Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәламәтлекләре чикле кешеләр акча эшли алсын өчен, нишләргә?

“Солнце внутри” фонды җитәкчесе Юлия Әхмәтҗанова: “Мөмкинлекәре чикле кешеләр дә акча эшләргә тели. Без аларга булышырга әзер”, - ди. Гомумән, социаль эшмәкәрләр ярдәмгә мохтаҗларга булышлык күрсәтүдә дәүләттән уңышлырак эшли ала, дип саный ул. 

news_top_970_100
Сәламәтлекләре чикле кешеләр акча эшли алсын өчен, нишләргә?
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советында "Татарстанда эшмәкәрлек үсеше: тәҗрибә һәм перспективалар" дип аталган түгәрәк өстәлдә дәүләт структуралары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре социаль эшмәкәрлек үсеше турында фикер алышты. Чарада катнашучылар фикеренчә, социаль эшмәкәрлек җәмгыятьтә ярдәмгә мохтаҗларга булышлык күрсәтеп, шактый гына акча экономияли ала.

Чараның башында ук, модератор, Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрләр берләшмәсе президенты Рәфыйк Шәйхетдинов түгәрәк өстәлнең өч максатын билгеләде:

1. “Социаль эшмәкәрлек” термины турында конкрет фикер формалаштырырга.

2. Кайсы якка хәрәкәт итәргә икәнен ачыкларга.

3. Татарстанның Иҗтимагый палатасы карамагында компетенцияләр үзәге төзергә.

- Иҗтимагый дәүләт институтлары вәкилләре эшмәкәрлек вәкилләре буларак, социаль ышаныч һәм социаль капитал төшенчәләрен заманча аңлауга китерүче көчләр булып тора. Бу бүгенге чынбарлыкның яңа төшенчәләре. Без бүген фикер алышу гына түгел, ә кайбер карарлар кабул итү бурычын да куябыз. Карар кабул итмәсәк, безнең сөйләшү нәтиҗәсез булачак. Кардиналь карарлар кабул итәргә уйламыйбыз. Алдан безгә барысын да ачыкларга кирәк, - диде Рәфыйк Шәйхетдинов.

Социаль эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме мөһим

Иҗтимагый палатаның икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерү комиссиясе җитәкчесе Айрат Гыймадетдинов әйтүенчә, "Бердәм Россия" партиясенең социаль эшмәкәрлек белән кызыксынуы арткан.

- Бу бик шатлыклы күренеш, чөнки социаль җаваплылык һәм социаль эшмәкәрлек мәсьәләләре җәмгыять өчен бик актуаль һәм файдалы. Күрүебезчә, эшмәкәрлек салымнар түләү һәм эшче урыннар булдырудан тыш, социаль проектларны да гамәлгә ашырса, җәмгыять үсешенә бик зур өлеш кертә. Бу юнәлешләр аеруча игътибарга лаек.

Социаль эшмәкәрлек турында сөйләшкәндә, дәүләт ярдәменең мөһимлеген ассызыкларга кирәк. Стратегик мәгълүмат агентлыгы белешмәләренә караганда, кайбер төбәкләрдә социаль эшмәкәрлек оешмаларына бушлай мәйданнар бирү йөзләгән миллион сум акча экономияләүгә китерә. Социаль эшмәкәрләр бу очракта көндәшлеккә сәләтлерәк, алар социаль мәсьәләләрне аз чыгымнар белән хәл итәләр. Һәм күпмедер дәрәҗәдә, дәүләт структураларына караганда, аларның хезмәтләренә ихтыяҗ зуррак. Инвалидлар һәм картлар йортларын тәэмин итү белән социаль эшмәкәрләр шөгыльләнсә, бу дәүләт учреждениесе шөгыльләнүгә караганда 2 тапкыр арзанракка төшә, - диде ул.

Айрат Гыймадетдинов әйтүенчә, мәсьәләнең ни дәрәҗәдә актуаль булуын чит ил практикасы да күрсәтә. Мәсәлән, Франциядә социаль өлкәдәге шәхси капиталның өлеше 50%, АКШта - 70%, Германиядә - 93%, Россиядә - 2-3% тәшкил итә.

Социаль эшмәкәр - кем ул?

Социаль өлкә инновацияләре үзәге җитәкчесе Антон Дыганов эшмәкәрлек үсеше проблемаларын ачыклады. Ул хәзерге вакытта Татарстанда социаль эшмәкәрлек үсешенә бик зур игътибар бирелүен әйтте. Моның белән Икътисад үсеше министрлыгы, Иҗтимагый палата, Стратегик инициативалар агентлыгы шөгыльләнә.

Ләкин әлегә кадәр хәл ителеп бетмәгән мәсьәләләр бар.

- Кем ул социаль эшмәкәр, аларны кем һәм нинди критерийлар буенча бәяләргә мөмкин, чөнки бу объектив контроль һәм социаль эшмәкәрләр реестрына керү өчен кирәк. Һәм иң мөһиме, социаль эшмәкәр булуның максаты. Кызганыч, хәзерге закон проектында социаль эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен бернинди дә уникаль чаралар каралмаган, - диде Антон Дыганов.

Аның әйтүенчә, республикада социаль эшмәкәрлек үсеше проблемалары 4 июльдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак утырышта күтәреләчәк.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле Оксана Терехина социаль хезмәтләр күрсәтүгә дәүләтнеке булмаган оешмалар җәлеп ителү планлаштырылганын әйтте. Бүгенге көндә "Демография" милли проект кысаларында социаль хезмәтләр күрсәтү буенча төрле милек формасындагы оешмаларны, төрле оештыру-хокукый формаларны җәлеп итү бурычы тора, дип белдерде Оксана Терехина. Бу күрсәткеч 2025 елга 19,1% тәшкил итәргә тиеш. Бүгенге көндә исә бездә 118 дәүләт оешмасы һәм 19 дәүләтнеке булмаган оешма бар.

Юлия Әхмәтҗанова: Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә акча эшләргә тели, без аларга ярдәм итәбез

“Солнце внутри” физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр эшчәнлегенә ярдәм фонды директоры Юлия Әхмәтҗанова 18 яшьтән зуррак инвалидлар белән эшләүләрен сөйләде. Фондның миссиясе - аларны җәмгыятькә җайлаштыру. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең акча эшләү, табыш алу теләге зур. Алар кулдан төрле эшләнмәләр ясый.

- Без сату ярминкәләрендә катнаштык, "Солнце внутри" кибете булдырдык. Эшләнмәләр яхшырак сатылсын өчен, татар сувенирлары ясарга кирәклеген аңладык. Безнең мастер инвалидларны татар сувенирлары ясарга өйрәтә. Бауман урамында урнашкан кибетебездә аларны сатабыз. Безнең кибет турында “Инде” басмасы да язды. Коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлегебез нәтиҗәле булды, - дип сөйләде Юлия Әхмәтҗанова.

Хәзерге вакытта “Солнце внутри” фондына бина кирәк. Фондка туристлар йөрми торган урамдагы бинаны тәкъдим иткәннәр (фотода). 

- Бу бинаны безгә бердәнбер бина дип тәкъдим итәләр. Һәм моның белән дәүләткә матди ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәр коммерцияле булмаган оешма очраша. Без моны волонтерлар белән җыештыра да алыр идек, әлбәттә. Ләкин ул уңайсыз җирдә урнашкан. Әгәр дә социаль ярминкәгә сайланып алынсам, мин Рөстәм Миңнехановка проблемаларыбыз турында бик яхшы итеп сөйләр идем. Табыш алучы яки социаль хезмәтләр күрсәтүче коммерцияле булмаган оешмаларның үсеше өчен нишләргә кирәк икәнен аңлатыр идем мин аңа, - диде Юлия Әхмәтҗанова.

Очрашуда яңгыраган тәкъдимнәр Татарстан Президентына да җиткереләчәк

Рәфыйк Шәйхетдинов та социаль эшмәкәрлек үсеше өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде. Ул үзенең берничә тәкъдимен кертте. 

- Беренчедән, социаль эшмәкәрлек өлкәсендәге вәзгыятьне анализлап, киңәшләр биреп, махсус юл картасы төзергә кирәк. Икенчедән, Иҗтимагый палата карамагындагы компетенцияләр үзәге булдырырга. Өченчедән, 2020 ел башында республика күләмендә социаль эшмәкәрлек үсешенә багышланган форум үткәрәсе иде. Безнең ресурслар ярдәмендә, дәүләт гаять зур уңышларга ирешә алачак! - диде ул.

Ә менә Антон Дыганов исә, социаль эшмәкәрлек өлкәсендә компетенцияләр үзәге булдыру ихтыяҗы юк дип саный.

- Икътисад үсеше министрлыгы инициативасы буенча оештырылган Социаль өлкә инновацияләре үзәге компетенцияләр үзәге буларак эшли. Тагын бер структура төзү, минемчә, кирәкми. Социаль эшмәкәрлек үсешенә багышланган форумга килгәндә, быел ноябрь аенда бездә ярминкә узачак. Хәзер аны социаль эшмәкәрләр слеты белән берләштерү турында сүз алып барыла. Ул Президент өчен тәкъдим итү чарасы булачак. Анда бер мәйданчыкта коммерцияле булмаган сектор да, социаль якка юнәлтелгән эшмәкәрлек тә булачак, - дип сөйләде Дыганов.

Ахырда Рәфыйк Шәйхетдинов түгәрәк өстәлдә булган тәкъдимнәрнең катнашучыларга таратылачагын белдерде һәм алга таба бу темага фикер алышу, һичшиксез, дәвам итәчәгенә ышандырды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100