!!!Сәламәтлеккә зыян салмас өчен, гөмбә җыйганда ниләрне истә тотарга кирәк?
Сорауга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы, Казан шәһәре 7нче хастахансенең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина җавап бирә:
- Беренче чиратта, гөмбәне полиэтилен, пластик савытка түгел, һава йөрешле кәрзиннәргә җыярга кирәк.
- Икенчедән, җыеп кайткач, кыска вакыт аралыгында араларга, чистартырга, аерырга тырышыгыз.