Сәламәтлеккә файдалы булсын өчен күпме йокларга кирәк?
Сорауга “Ваше здоровье” нейроклиника үзәге җитәкчесе Юлия Трошина җавап бирә:
- Күпме йокларга кирәк дигәндә, төгәл нормасы яшь үзенчәлекләренә бәйле рәвештә карала. Балаларга күбрәк йокларга кирәк, билгеле. Яңа туган бала 16 сәгатькә кадәр йоклый ала. Урта яшьләрдәге халык өчен йокы режимы – 7 сәгать.