Сәламәтлек саклау буенча түрә хатын авыл халкын дәвалау «рентабельле түгел» дип саный
Сәламәтлек саклау министры тәүлек әйләнәсе эшли торган хастаханә авыл халкына ашау яки төн куну өчен кирәк микән дип гаҗәпләнә.
Байкал аръягының Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе Анна Шангина төбәктәге Харгун авылында яшәүче кешеләрне дәвалау белән шөгыльләнү «рентабельле түгел» дип белдергән. Түрә хатын бу авылда тәүлек әйләнәсе эшли торган стационар ачуны зур супермаркет ачу белән чагыштырган. Шангина Харгун авылы халкы белән очрашкан. Бу РЕН ТВ каналы очрашу видеосын күрсәтте.
Харгун авылы халкы медицина ярдәм алу өчен Хилок шәһәренә район хастаханәсенә барырга туры килүдән зарлана. Алар зур чиратларда утырып, вакыт узуын әйтә. Ашыгыч ярдәмне бөтенләй дә көтеп җиткереп булмый, диләр. Кешеләр авылдагы хастаханәнең хәерче булуын, медицина оешмасының кредит бурычлары түләнмәвен дә сөйли, җирле хакимиятнең берни эшләмәвеннәна зарланалар. Бу турыда «Пятый канал» хәбәр итте.
Төбәкнең сәламәтлек саклау министры Анна Шангина моны болай аңлата: мәсәлән, ни өчен авылда зур сәүдә челтәренең супермаркеты юк? Чөнки кибет үз-үзен акламый. Шундый ук мантыйк буенча, Харгунда хастаханә ачу да мәгънәсез, ди ул.
«Әйтегез әле миңа, ни өчен Харгунда гипермаркет юк? Ни өчен юк? Чөнки гипермаркет биредә эшли алмый, ул рентабельле түгел. Ә хәзер медицина турында сөйләшик. Ә хәзер медикларның рентабельлеге турында сөйләшик», — ди Анна Шангина тавышын күтәреп.
Шуннан соң сәламәтлек саклау министры авыл халкыннан аларга тәүлек әйләнәсе эшли торган хастаханә ник кирәк булуын белешмәкче була. «Төн кунар өченме, әллә ашау өченме?» — дип гаҗәпләнә ул, диелә хәбәрдә.