news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сәламәтлек өчен иң файдалы ризык билгеле

Брокколи онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшергә ярдәм итә, шунлыктан табиб аны иң файдалы яшелчә дип атады.

news_top
Сәламәтлек өчен иң файдалы ризык билгеле
pixabay.com/ru

Сәламәтлек өчен иң файдалы продукт — брокколи. Бу хакта «Россия 1» телеканалы эфирында табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников сөйләде, дип яза РИА Новости.

«Әгәр сәламәтлек өчен иң файдалы продуктны ата дисәләр, бу брокколи, дияр идем», — дип белдерде ул. Мясников сүзләренчә, бу яшелчә онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшергә ярдәм итә.

Шул ук вакытта ул үзе брокколлины яратмавын әйтте, әмма аның тәменә ияләшү җиңел, диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар