Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәламәтлек өчен иң файдалы балык нинди?

Сәламәтлек өчен иң файдалы балык нинди?

news_top_970_100
Сәламәтлек өчен иң файдалы балык нинди?
Дөньядагы иң файдалы балык - боганид сагалагы (боганидский голец). Бу хакта тикшерү нәтиҗәләренә сылтама белән Росрыболовство җитәкчесе Илья Шестаков сөйләгән, дип яза РИА Новости. 

Боганид сагалагы Себер елгаларында яши. Бу балыкта бик күп микроэлементлар, күп күләмдә омега-3, туендырылмаган май кислоталары бар. 

"Тик сагалаклар массакүләм куллану өчен күп түгел", - дигән Илья Шестаков "Российская газета"га. 

Росрыболовство башлыгы иваси сардинасына да игътибар итәргә киңәш бирә. Бу балык та омега-3 күләме буенча сагалактан калышмый. 

Иваси сардинасы Советлар Союзы заманында бик таралган балык иде. Бер ара ул бетеп алды, ләкин берничә ел элек аны яңадан күпләп тота башладылар. Хәзер иваси сардинасының тозланганы да, туңдырылганы да сатыла, ул һәр базарда бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100