Сәламәтлек өчен иң файдалы балык нинди?
Сәламәтлек өчен иң файдалы балык нинди?
Дөньядагы иң файдалы балык - боганид сагалагы (боганидский голец). Бу хакта тикшерү нәтиҗәләренә сылтама белән Росрыболовство җитәкчесе Илья Шестаков сөйләгән, дип яза РИА Новости.
Боганид сагалагы Себер елгаларында яши. Бу балыкта бик күп микроэлементлар, күп күләмдә омега-3, туендырылмаган май кислоталары бар.
"Тик сагалаклар массакүләм куллану өчен күп түгел", - дигән Илья Шестаков "Российская газета"га.
Росрыболовство башлыгы иваси сардинасына да игътибар итәргә киңәш бирә. Бу балык та омега-3 күләме буенча сагалактан калышмый.
Иваси сардинасы Советлар Союзы заманында бик таралган балык иде. Бер ара ул бетеп алды, ләкин берничә ел элек аны яңадан күпләп тота башладылар. Хәзер иваси сардинасының тозланганы да, туңдырылганы да сатыла, ул һәр базарда бар.