Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәламәтләндерү лагереннан – хастаханәгә: Кырымга ял итәргә киткән Татарстан балалары агуланган

Кырымның «Лучистый» лагеренда ял итүче иллегә якын бала һәм биш вожатый ризык белән агуланып хастаханәгә эләкте. «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе әлеге гадәттән тыш хәл турында соңгы мәгълүматларны туплады.

news_top_970_100
Сәламәтләндерү лагереннан – хастаханәгә: Кырымга ял итәргә киткән Татарстан балалары агуланган

Агуланган балаларның беренче төркеме медицина пунктына 15 июльдә үк мөрәҗәгать иткән

Кырымдагы «Лучистый» балалар сәламәтләндерү лагеренда өченче профиль сменасы уза. Анда Татарстаннан 200гә якын бала һәм 20гә якын педагог катнаша. Смена 8 июльдә башланган, 15 июльдә кичке аштан соң лагерь медпунктына тәүге мөрәҗәгать килгән. 16 июльдә төнге өчләр тирәсендә балалар һәм педагогларда агулану симптомнары (косу һәм диарея) күзәтелә башлаган.

Евпатория шәһәр хастаханәсенә 56 кешене (51 бала һәм биш вожатый) китергәннәр. Пациентлар хастаханәнең йогышлы авырулар бүлегендә дәвалана, хәлләре уртача. Аларга тиешле бөтен ярдәм күрсәтелә, тормышларына бернинди дә куркыныч янамый, дип хәбәр итте Кырым Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш балалар инфекционисты Людмила Прокудина.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Публикация от Sonya Vorontsova(@s.vorontsova)

Вәзгыять Татарстан Президенты һәм республика сәламәтлек саклау министрының шәхси контролендә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балаларның хәле турында аңа оператив төстә хәбәр итеп торырга йөкләмә бирде. «Лучистый» лагерендагы вәзгыятьне шулай ук Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков та шәхси контроленә алды.

«Министрлык Кырым Республикасындагы коллегалар белән тыгыз бәйләнештә тора. Алар Татарстан табибларына лагерьдан китерелгән балаларның хәле турында оператив рәвештә мәгълүмат бирә», - дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе вәкилләре Кырымдагы коллегалары белән элемтәгә керде. Татарстан белгечләре тиешле бөтен ярдәмне күрсәтергә әзер, дип искәртте Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, Кырым хакимияте вәкилләре дә медицина хезмәте күрсәтү буенча эшнең ничек алып барылуы турында татарстанлыларга оператив рәвештә мәгълүмат бирә.

Татарстанның балалар омбудсмены Кырымда агуланган балалар янында булган

16 июльдә Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Евпатория хастаханәсенә балаларның хәлен белергә килде. «Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина хастаханәдә балалар белән очрашты, табиблар белән аралашты», - диде Лилия Галимова.

Тикшерү комитеты «Лучистый» лагерендагы әлеге очрактан соң тикшерү үткәрә

Тикшерү комитеты Кырым лагеренда Татарстаннан килгән балалар агуланганнан соң тикшерү эшен башлады, дип хәбәр иттеләр РФ Тикшерү комитетының Кырым Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән.

«Евпатория бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан балигъ булмаган балалар агуланып хастаханәгә китерелгәннән соң тикшерү үткәрелә. Әлеге хәлне ачыклауга юнәлдерелгән чаралар күрелә», - дип белдерделәр Тикшерү комитетында.

Агулануның сәбәбе - норовирус

Роспотребнадзорның Кырым Республикасы һәм Севастополь буенча Төбәкара идарәсе хезмәткәрләре Татарстан балалары һәм педагогларының агулану сәбәбен билгеләде. Хастаханәгә беренчеләрдән булып мөрәҗәгать итүчеләрне тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, агулануның сәбәбе – норовирус. Ведомствода искәртүләренчә, инфекциянең чыганагы әлегә ачыкланмаган.

«Инфекция чыганагын һәм аны тапшыру факторларын билгеләү максатыннан лаборатор тикшеренүләр комплексын үткәрү дәвам итә. Дезинфекция чаралары комплексы гамәлгә ашырыла», - дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.


Эксперт: Организм норовирусны ротовируска караганда җиңелрәк кичерә

Вирус-эчәк инфекциясе дип йөртелә торган ротовирус кебек үк, норовирус та вируслы диарея өзлегүенең сәбәбе булып тора, диде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш штаттан тыш белгече Халит Хәйретдинов.

«Норовирус ротовирус инфекциясеннән аерылып тора. Ротовирус вакытында авыр формаларның да үсеш алуы мөмкин. Организм норовирусны ротовируска караганда җиңелрәк кичерә, - диде табиб.

Эчәк гөмбәсе буларак билгеле норовирус белән күбесенчә коллективлардагы балалар авырый.

«Норовирус кискен гастроинтерит рәвешендә уза, ягъни кешенең температурасы күтәрелә, әледән-әле костыра, әмма ахыры һәрвакытта да яхшы тәмамлана. Бер-ике көннән соң симптомнар бик тиз юкка чыга. Өзлегүләр булмый диярлек», - дип искәртте Халит Хәйретдинов.

Аның әйтүенчә, әгәр балаларга әлеге авыруның җиңел формасы белән чирләүче кешеләр хезмәт күрсәткән булса, алар авыруны сабыйларга йоктыра ала. Әмма бу вариантларның берсе генә.

«Симптоматик рәвештә дәваларга кирәк. Бүгенге көндә бу вируска каршы дарулар юк. Косык һәм сыек тәрәт белән сыеклык бик күп югалу сәбәпле, организм сыеклык белән тулыландырыла. Әгәр авыр форма икән, ул вакытта инфузион терапия үткәрелә һәм төрле сорбентлар кулланыла», - диде белгеч.

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы: Балалар салат белән агуланган

Кырымның «Лучистый» лагеренда ял итүче балалар салат белән агуланган булырга мөмкин. ТР Яшьләр эшләре министрлыгының рәсми сайтында шул хакта хәбәр ителә.

«Хәзерге вакытта Роспотребнадзор хезмәткәрләре лагерьда азык-төлек пробасын алды, шулай ук ял итүчеләрнең нәрсә белән агулануын ачыклау максатыннан тиешле анализлар үткәрде. Бүгенге көндә балалар лагерьда ротовирус инфекциясе йоктырган дигән фараз икенче планга күчкән, ял итүчеләрнең салат белән агулануы төп сәбәп буларак карала», - диелә министрлык сайтында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100