Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәламәт булыр өчен ничә тапкыр отжимание ясарга кирәк?

Отжимание ясау организмда төрле мускулларны ныгыта, ә иң мөһиме - үзбәяне дә арттыра икән.

news_top_970_100
Сәламәт булыр өчен ничә тапкыр отжимание ясарга кирәк?
https://pixabay.com/

Гарвард университеты галимнәре көнгә ничә тапкыр отжимание ясау сәламәтлеккә файда китерүен ачыклаган. Йөрәк мускулын ныгыту һәм гомерне озынайту өчен ничә отжимание ясарга кирәк икәнен ун ел буена өйрәнгәннәр. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган. 

Тикшерүдән соң ачыкланганча, берьюлы кырык тапкыр отжимание ясаган ир-атларның йөрәк-кан тамырлары авырулары белән чирләү куркынычы ун отжимание ясаучылардан 75 процентка кимрәк булуы ачыкланган.

Тикшеренүдә катнашучылар бу отжиманиеләрне 1 минут дәвамында ясый. «Ялкауларча гына» ун минут буена егерме отжимание ясау саналмый.

1 минутта ясый ала торган отжиманиеләр саны сезнең йөрәк-кан тамырлары системасы белән нинди процесслар баруын гына күрсәтә, ул авыруларның сәбәбен аңлатмый.

Әгәр отжимание ясау бик үк барып чыкмаса, йөрәкнең сәламәтлеге турында уйланырга кирәк дигән сүз. Дөрес тукланыгыз, канда шикәр күләмен тикшереп торыгыз, йөрәкне ныгыта торган башка киңәшләрне үтәгез.

Әлбәттә инде, отжимание ясарга өйрәнегез. Бу бик катлаулы күнегү түгел, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100