Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөләйман балдагы турында хикәят

Сөләйман Яһүд иленең өченче патшасы

news_top_970_100
Сөләйман балдагы турында хикәят
"Сөләйман". Густав Доре гравюрасы
  • Сөләйман пәйгамбәр – (русларда Соломон) Исламда, Христианлыкта, Яһүд динендә пәйгамбәр һәм Яһүд иленең өченче патшасы. Атасы – Давыт пәйгамбәр. Сөләйман патшага Аллаһ җил һәм җеннәр өстеннән хакимлек бирә дип әйтелә. Пәйгамбәр хайваннарның телен аңлаган, аның белән бәйле күп кенә риваятьләр бар.

Сөләйман балдагы турында бик кызыклы хикәят бар. Сөләйман патшага яшь чагында балдак бүләк итәләр. "Бик авыр булган чакларда шуны кара",- дип әйтәләр.

Сөләйманның байлыгы зур була, ул бу балдак турында оныта да. Еллар үтә, ул инде ир уртасы була. Шулвакыт патшалыкта корылык китә, ачлык башлана, кешеләр үлә. Патша нишләргә белми, үзенең байлыкларын төяп, сәүдәгәрләрне ерак илләргә ризык сатып алырга җибәрә... Шунда ул балдакны исенә төшерә! Авыр чакта шуны карарга кушканнар иде бит! Ул балдакны алып карый. Анда "Бар да үтә", - дип язылган була.

Еллар үтә. Сөләйман патша олыгая. Аның бик акыллы хатыны була, ул аңа гомер буе акыллы киңәшләр бирә. Әмма хатыны үлеп китә... Аңа яшь кәнизәкләр белән дә күңелле түгел, әллә нинди акыл ияләре дә хатыны кебек киңәш бирә алмыйлар... Нишләргә? Патша кабат балдакны алып карый. Анда "Бар да үтә" дип язылган. Патша, гасабиланып, балдакны өстәлгә ташлый. Шунда ул балдакның эчке ягында да язу барлыгын күрә. Караса, анда "Бу да үтәчәк" дип язылган икән.

Тагын күп еллар уза. Сөләйман инде тәмам картаеп бетә, ул үзенең гомеренең соңгы көннәре якынлашканны аңлый. Аңа балаларына, оныкларына соңгы васыятьләрен җиткерергә, дөньялыкта калган соңгы эшләрен башкарырга кирәк. Шунда ул кабат балдакны исенә төшерә һәм үзалдында елмаеп куя - балдакта дөресен язган булганнар икән бит! Ул балдакны бер дә бармагыннан салмый, элекке көннәрен исенә төшереп, гел шуны укый. Еллар уза торгач, балдактагы "Бар да үтә", "Бу да үтәчәк" дигән сүзләр инде күренми дә башлаган икән. Әмма, шулчак патша балдакның кырына вак кына хәрефләр белән язылган тагын бер язу барлыгын күреп ала. Ул яктыга куеп, азапланып шул язуны укый. Анда патша "Берни дә үтми" дип язылган була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100