“Сәләт”кә сәяхәт һәм фикерләр: "Татар мохите китә бара, ниндидер “тусовка” чараларына гына әйләнеп кала..."
“Сәләт”тә татар мохиты калмады. Ул җыр-биюгә, русча сөйләшүгә корылган “тусовка”га әйләнде. Программалар күбесенчә русча бара, нинди телдә барганын беркем карамый. Бу хәзер шундый нәрсәгә әйләнеп бетте: дәүләт акчаны бирәме? Бирә. Шул акчаны алып, үткәрергә кирәк". Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов шундый фикердә. "Татар-информ" хәбәрчесе "Сәләт"кә барып, татар мохиты бармы-юкмы икәнен генә түгел, балаларның яшәү шартларын да күзәтеп кайтты.
“Сәләт лагере”, “Сәләт баласы” - бу сүзне үз гомерендә бер генә тапкыр булса да, һәр бала, һәр ата-ананың ишеткәне бардыр. “Сәләт” - иң талантлы балаларны үзенә җыя. Һәрхәлдә, лагерьның шигаре шундый.
Кем өчендер “Сәләт”кә эләгү - күктәге йолдыз сыман.
Ә кемдер аннан ничек кайтырга белми.
“Сәләт”нең кайда икәнен белмәгән кеше сирәктер. Алексеевск районының Биләр тыюлыгында. Күпләр аны “Изге Чишмә” буларак белә. Казаннан машина белән өч сәгатьлек юл. Адашам дисәң дә, адашып булмый, лагерьга илтүче элмә такталар әллә каян юлны күрсәтеп тора. Лагерь территориясенә килеп җиткәч, сине җирдән чак кына калкурак чатырлар каршы ала. Утрак тормышлы чегәннәр төрбәләренә охшаш. Без барганда лагерьда музыка тавышыннан башка бер генә тавыш та юк иде. Балалар, әй, "сәлкешләр" диюем, барысы да махсус палаткалардагы дәресләрдә. Безне “Ел сәлкеше - 2017”, “Сәләт вики-мәктәбе” җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов каршы алды.
“Сәләт”тә татар телен белү – төп шарт түгел!
Аңа биргән иң беренче соравым татар теленә кагылышлы булды.- Сәлкешләр татарча гына сөйләшәме? Бирегә бары тик татар телен камил белгән балалар гына киләме? - дип сорадым аннан.
- “Сәләт”тә һава ул – татар теле. Су ул – рус теле. Икмәк – инглиз теле. Икмәксез без әзме-күпме берничә көн яши алабыз, сусыз бер-ике көн генә, һавасыз бер секунд та яшәп булмый, - диде Тимур. Шәп бит!
Ә чынлыкта бу матур сүзләр генә. "Сәләт"кә татар телен белмәсәң дә эләгеп була. "Татар-информ" хәбәрчесе сәяхәт вакытында күп тапкырлар моның шаһите булды. Алга китеп әйтик, биредә балалар үзара, гадәттә, русча аралаша.
Хан исемен йөрткән аланнар
“Сәләт-Биләр” форумының дүртенче сменасында “Сәләт”нең ике профильле командасы - “Санак”, “Эшмәкәр” һәм районнардан килгән балалар ял итә. Барысы 1200дән артык бала. Саннарны дәвам итсәк, 190 палатка, 32 чатыр, 7 арт-объект бар.Районнан килгән балаларны аерым 8 аланга бүлгәннәр. Кодрак хан, Кубрат хан, Алмас хан, Илкам хан, Аспарух хан, Атилла хан, Билге Каган – болар аланнар исемнәре. “Син кайсы аланнан?” - “Илкам хан”нан.
Минем бары бер генә теләгем бар: сәлкешләр биш көн эчендә бу хан исемнәрен әйтергә өйрәнеп, хәтерләренә сеңдереп, аннан соң да “Мин шул хан исемен йөрткән аланда ял иттем бит” дип, тарих китабы ачып укысалар ярар иде.
Аланнарның координаторы Альбина Кадыйрова сүзләренчә, бер районнан, бер төбәктән килгән балаларны мәҗбүри рәвештә төрле аланнарга бүләләр. "Үзләренә яңа дуслар тапсын өчен кирәк бу. Бер аланга, бер төркемгә эләккән балалар үзләре белән килгән иптәшләре белән генә йөриләр", - диде ул.
Сәләттә көн ничек уза?
Сәлкешләрнең көн тәртибе белән медиаүзәк белгече Фәнзилә Мостафина таныштырды.“Сәлкешләр сәгать 7дә торалар. Аннан соң “турытаяк”. Линейка инде бу. Монда аланнар бер-берсен сәламли, физкультура ясый. Аннан соң иртәнге аш. 10нан 1гә кадәр уку-укыту сессиясе. Бу вакытта дәресләр, мастер-класслар, уен формасында да үтә. 1дә төшке аш. Төрле аланнар чиратлап ашагач, ул 15.30га кадәр сузыла. Аннары йә интеллектуаль яки спорт уены. Кичке 6да кичке аш. Аннары кичке чара. Әйтик, бер көнне “Сәләт бии” дигән бию баттлында көч сынаштылар, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уены, КВНнар үтте", - диде белгеч.
"Балаларның шәхси вакытлары да бар, - дип сөйләп китте Тимур Шәйхетдинов. – Иртәнге аштан соң уку-укыту сессиясенә кадәр вакыт бар бит. Алар үзләренең төркемнәрендә төрлечә ял итәләр, күңел ачалар". “Татар-информ” хәбәрчесенең “Күңел ачу дигәндә, нәрсә күздә тотыла?” дигән соравына каршы ул: "Балалар үзләре ни уйлап таба, шуны эшли", - дип җавап бирде.
Чыннан да, соңрак без балаларның су сибеш уйнаганын күрдек. Бу – үзенә күрә күңел ачу чарасыдыр, димәк.
Америкадан килгән сәлкешкә вентиляция кирәк!
Төбәкләрдән дә, чит илләрдән дә балалар бар биредә, - дип сөйләп китте Альбина Кадыйрова. – Аксубай, Буа, Зәй, Яшел Үзән, Балык Бистәсе районнарыннан балалар шактый. Бу районнарда “Сәләт” клублары эшли. Свердловск, Әстерхан, Сызрань, Удмуртия, Төмән өлкәләреннән. “Сәләт Самара”дан зур бер делегация килде.
Америкадан килгән булгач, Сөләйманга шартлар икенче - безнең илдә бит һәрвакытта да чит ил кешеләренә аерым мөнәсәбәт. Сөләйман әле ул "Фәнсар" лагерендә, кунакханә шартларында яши, вентиляция юк дип зарлана. Американ малаен палаткага урнаштырсалар, нәрсә дияр иде икән?
Төркия сәлкеше аланнарны ярыштыруны аңламый
Төркиянең Истамбул шәһәреннән килгән Әхмәт Шакировка 17 яшь. Ул да Фәнсар лагерендә тора, шуңа күрә тормыш шартларына зарланмый.- Мин “Сәләт” лагерендә беренче тапкыр. Үзем тумышым белән Ульян шәһәреннән. Без аннан Төркиягә күченеп киттек. Лагерьда бөтен әйбер ошый. Минуслардан шуны әйтер идем, программа аланнарны ярыштыруга корылган. Бу аланнарны якынайтмый дип уйлыйм мин. “Фәнсар” лагерендә яшибез. Яшәү шартлары әйбәт. Ашату да яхшы. Бездә ризык майлы. Монда тәмлерәк һәм корырак. Җай чыкса, бирегә тагын киләчәкмен, - диде Әхмәт.
Аралашу, әлбәттә, рус телендә барды.
“Җылы су һәм душ кирәк”
Сәлкешләр һәм “башлык”лар белән сөйләшкәч, лагерь буенча “ирекле йөзү”гә чыктык. "Сәләт"тә булган балаларның яшәү шартларына зарлануын моңа кадәр дә ишеткән бар иде. Бу юлы минем күзгә ташланган төп үзенчәлек: бәдрәфләрнең яңартылуы. Элеккеге биобәдрәфләр урынына шәһәрчә бәдрәф кабиналары куелган.
"Сәләт" балаларны Иванов методикасы буенча чыныктыра: салкын суда баш юалар
Иң кыска вакыт эчендә чәчен юып алучы - Булат Вәлиуллин булды. Ул биредә кунак икән. Үзе - “Сәләт-Самара” аланы директоры. Аны “поддержать” итеп торучы да бар. Карина Цой. Булат белән Карина 12 елда “Сәләт-Раушан” аланында танышканнар.
Каринаның әнисе татар, әтисе корея тамырлы урыс. Алар белән әңгәмә кордык.
– Нигә салкын суда юынасыз, Булат?
– Башны юсаң, җиңеләеп китәсең. Җәйге душ бар-барын. Анда спортсменнар юына. Хәзер менә яңгырлар китте бит әле, бик эссе түгел. Мондагы атмосфера кадерле, калганы барыбер. Шәп дуслык атмосферасы. Монда барысы да программа нигезендә, буш вакыт юк диярлек.
– Мондагы кыр шартларында яшәү уңайсыз түгелме?
– Монда әле хәзер яхшырды. Зур палаткалар куйдылар. Элек кечерәк иде, 3-4 урынлык кына. Бәдрәфләр яңарды. Душ кабиналары бар. Әмма алар күп түгел, анда бөтен кешене дә кертеп булмаячак. Менә бөтен кеше шунда барып юына алса, әйбәт булыр иде.
Әңгәмәгә Карина кушылды:
–Без беренче тапкыр “бу нинди җир?” дип килгән идек. Хәзер инде 6нчы ел, сагынып киләм. Палаткада яшәү үзенә бер романтика. Без монда шәһәрдән туеп киләбез. Шартлары әллә ни булмаса да, бер атнага түзәсең инде. Плюслары күбрәк. Ашату әйбәт, бик ошый. Биш тапкыр ашаталар. Раковиналар өч урында. Иртән әзрәк чират җыела-җыелуын. Әмма тиз генә тешне чистартырга, битне юарга ике-өч минут вакыт җитә. Шулай да, җылы су булса, әйбәтрәк булыр иде. Кызларга авыррак монда, - ди Булат.
Чыннан да, безнең күз алдында гына да дүрт-биш кыз озын-озын толымнарын юды. Егетләргә рәхәт ул, бер юешли дә сыпырып төшерә. Чәчемне салкын суда юу буенча эксперимент ясаган кеше буларак әйтәм: рәхәт нәрсә түгел ул. Баш җиңеләеп китсә дә, барыбер рәхәт түгел. 2013 елда, фатирыбызда җылы суны туктаткач, салкын су белән баш юып, бөерләремә кадәр суык үткән иде.
Әле бит җәен баш юып кына калып булмый, юынасы да килә? Нишләргә? Мохит хакына түзәргәме?
“Өстебездә кырмыскалар йөри һәм... "Сәләт"тә җитәкчелеккә генә юынырга ярый?"
Раковиналар яныннан палаткалар буйлап киттек. Сәлкешләрнең күбесе “өйдә” иде. Бу дәресләр бетеп, төшке ашка әзерләнгән вакыт. Бер күч кызлар тезелеп утырган палатка янына килеп туктадык. Билгеле, алар урамда, һавада утыра. Ник дисәң, палатка эченә баш тыгарлык түгел, мунча да мунча, палатка да мунча. Биредә 11 кыз яши икән. Шуның өчесе – Адилә, берсе Аделина.Кызлар мине үзләренең көн тәртибе, яшәү рәвеше белән таныштырды.
– Капчык эчендә йоклыйбыз. Шунысы начар: кырмыскалар йөри, өскә дә менәләр. Төнлә ашасаң, кырмыскалар күбрәк активлаша. Башны раковина астында салкын суда юабыз. Сәлкешләргә юынырга ярамый. Волейбол, баскетбол уйнаучылар юына. Нишләп ярамый? Анысын белмим шул. Оештыру комитеты һәм волонтерлар гына юына, - диде Буадан Адилә Гималтдинова.
“Бу – минем беренче һәм соңгы лагерем”
Азнакайдан килгән 13 яшьлек Адиләгә лагерь бөтенләй ошамаган.– Безне барыбызны да төрле аланнарга бүлделәр. Мин монда болай буласын белмәдем, килми идем. Минем беренче көннән өйгә кайтасым килә. Сагынам. 11әү яшибез. Килмим башка, Ходай сакласын. Беренчедән, монда кырмыскалар. Бүген битемә менгәннәр иде... Икенчедән, душ юк. Өченчедән, әти-әни юк монда. Мин үз гомеремдә дә лагерьда булганым юк иде. Һәм бу минем беренче һәм соңгы лагерем, - диде ул күз яшьләре аша.
Палаткалардагы "җәһәннәм"
Кызлар сүзләренчә, палаткадагы эсселек төнге 12ләрдә сүрелә һәм иртәнге биштә кабат кыздыра башлый. Шулкадәрле кыздыра ки - балалар 12 гә кадәр йокларга ята алмауларын, 5 тән соң торып утыруларын сөйләделәр. Җылы душ юклыкны да өстәсәң, балаларның, аеруча кызларның хәлләре бер дә мактанырлык түгел.Телефонны “зарядить” итү – проблема түгел
Уңайлыклар дигәннән, тәмле ашаталар, ялан кырда булсаң да телефоныңны зарядка белән тутыралар, сәламәтлекне – медиклар, тәртипне – полиция саклый. Тагын ни кирәк? Әйтик, телефонны зарядка белән тутыру өчен кызыклы гына конструкция бар биредә.
– Сәләт өченче ел рәттән экологиягә зур игьтибар бирә. Әлеге вагон КГЭУ ярдәме белән булдырылган. Балалар монда үз телефоннарын зарядка алырга калдыра алалар, - дип сөйләде Тимур Шәйхетдинов. – Монда барысы да бик җиңел. Беренче ысул: кояш энергиясеннән барлыкка килүче электр энергиясе телефонга күчә. Шул процессны тизләтер өчен, велосипедка утырып, педальләрне әйләндерергә кирәк. Болай иткәндә, зарядка тизрәк җыела.
Ә инде телефоныңны караучысыз калдырырга куркасың икән, рәхим ит, махсус чатырга тапшыр. Әлеге чатырлар иртәнге 7дән кичке 11гә кадәр эшли. Аларны “Изге чишмә” волонтерлары кабул итә. Һәр телефонга үз урыны бар, калдырган кешегә махсус талон бирелә. Күзәтү камерасы да куелган. Әлеге чатырда берьюлы 500 телефон зарядить итеп була. Лагерьда мондый чатырлар икәү.
Сәлкешләргә карбыз, пицца, шаурма кирәк
Читкә китеп әйтик, мондый ритуалларны, гадәттә, төп максат итеп кешеләрне берләштерү һәм бер рух бирүне максат итеп куйган оешмалар - мәсәлән, секталар, кайбер сәүдә ширкәтләр куллана. Төрле елларда Сәләттә булган кичәге сәлкешләр, үзләре дә "Сәләт"не, яратып, секта дип йөртә.
Алда әйтеп үткәнемчә, сәлкешләр ашаудан зарланмый.
– Тәмле ашаталар. Өстәлне үзебез әзерлибез. Тәмле пешерәләр дә. Бүген кәбестә ашы, карабодай белән тавык ите ашадык, - дип җавап бирде кызлар.
Малайлар иң яраткан ризык дип итне саный. Карбыз, пицца, цезарь салаты булса да каршы түгел алар. Шаурма теләүчеләре дә бар. Сүз уңаеннан, лагерь территориясендә “Түбәтәй” татарча фаст-фуд кухнясы да эшләп килә. Әмма сәлкешләр мондагы ризыкларны кыйбатрак диделәр. “Өчпочмак 45 сум. Үзе кыйбат, үзе кечкенә”, - диде бер сәлкеш.
Кухняда кырмыскалар да, тычканнар да юк
Лагерь кухнясы өчен төп җаваплы Роза ханым сәлкешләрнең бар ризыкны да яратып ашавын билгеләп үтте.– Бөтен ризыкны да тәмле дип ашыйлар. Камыр ризыкларын яраталар. 5тә җыелышабыз үзебез. Коллектив зур, барыбыз бергә 12 хезмәткәр. Шуның икесе пешекче, унысы кухня хезмәткәре. 8 яртыда балаларга иртәнге аш ашабыз. Көн саен свежий ипи килә районнан. Балалар яратып ашагач, безнең дә күңел була. Казан “санэпидлары” килеп тикшереп тора. – Чисталыкка +5 дип әйтеп киттеләр. Безнең зонада кырмыскалар да, тычканнар да юк, - диде Роза ханым.
“Балаларның күбесенчә башы авырта”
Балалар сәламәтлеген медицина хезмәткәрләре кайгырта. Биредә практика узучы Илзирә Нуруллина сәлкешләрнең зарлары турында сөйләде."Балалар безгә ешрак баш, тамак, эче авыртып яки черкиләр тешләгәч килә. Күпчелек баш авырту, кояш сугудан мөрәҗәгать итәләр. Ике бригадада 4 кеше дежурлык итә. Табиб һәм фельдшер. Тәүлек буе биредә шәфкать туташы эшли", - диде ул. Аның сүзләренчә, лагерь сменалары вакытында ашказаны җәрәхәте ачылу яки сукыр эчәк авырту кебек яман авырулар күзәтелмәгән. Андый очрак була калса, авыруны Чистай хастаханәсенә озаталар.
“Сәләт” Арчада туган, максаты - татар телен үстерү булган
Википедиядә болай язылган: “Сәләт” яшьләр оешмасы 1994 елда оешкан. Аңа нигез салучылар – Җәүдәт Сөләйманов, Хәлил Гайнетдинов. “Сәләт” - Татарстан Республикасының сәләтле балалар һәм яшүсмерләрен бергә туплаучы яшьләр оешмасы.“Сәләт” иң элек төгәл фәннәр һәм санау технологиясе белән кызыксынган балалар өчен компьютер лагере буларак оеша. Беренче компьютер лагере Арчада, Арча педагогия училищесы һәм Арчаның беренче номерлы физика-математика мәктәбе базасында оеша. Инициатива авторлары – КДУ доценты Җәүдәт Сөйләманов һәм физика-математика мәктәбе директоры Хәлил Гайнетдинов. Лагерьда Татарстанның 7 районы һәм шәһәрләреннән, шулай ук Мәскәүдән 65 бала катнаша.
1995 елдан “Сәләт” оешмасы Татарстанның балалар һәм яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты (Хәзерге яшьләр эшләре министрлыгы) канаты астына керә: финанс һәм оештыру ягыннан ярдәм ала. Шул елны “Сәләт” клубы ачыла.
1997 елда Биләр тарихи-мәдәни тыюлыгы территориясендә беренче “Сәләт” слеты уза. Шулай итеп, Арчада туган “Сәләт” Биләргә күчә.
"Сәләт"тә балалар саны арта. Шуның белән бергә, безнең карашыбызча, аның беренчел идеясенә үзгәрешләр керә.
Кичәге “Сәләт” бүгенгедән аерыламы?
Ул еллардан бирле инде шактый сулар аккан. Элек “Сәләт”кә төрле фән олимпиадаларында, республика конкурсларында җиңүчеләр, уку алдынгылары барса, хәзер исә барча бала – сәләтле. Грамотага кытлык заман түгел хәзер. Мәктәптә дә, мәктәптән тыш та әллә нинди бәйгеләр үтеп тора, тот та катнаш. Хәзер бит һәр катнашучыга Грамота бирәләр. Менә шул. Кыштан акча җыярга кирәк инде аннары. 18 көнлек лагерьда катнашу өчен – 10 мең сум акча кирәк.Акчаң бар икән, "Сәләт"кә юл ачык. Татар телен белүең таләп ителми. Татар телле балалар арасына күпсанлы рус теллеләр килеп кергәч, билгеле, аралашу теле рус теленә әйләнә.
Элекке "Сәләт"тә сәләтле балаларны югары категорияле белгечләр укыта иде. Хәзер меңләгән балага КФУ белгечләрен китерү мөмкинме? "Сәләт"тә лекция укучылар арасында беренче-икенче курс студентлары булган очраклар да бар.
“Сәләт”тә татар мохите бик аз"
“Татар-информ” “Сәләт” лагеренда булып кайткан 14 яшьлек Сәлимәнең хис-кичерешләрен дә уртаклашты. Сәлимә 16 көнлек лагерьга юлламаны 10 мең сумга сатып алган. Әмма ул “Сәләт- Эшмәкәр” лагере форумында биш кенә көн булган. Кайтып киткән.– Лагерь бизнес һәм эшмәкәрлек темасына багышланган. Балалар 16 көн дәвамында әлеге темага багышланган лекцияләр тыңлый. Без Биләргә 15 июль көнне автобус белән килеп төштек. 16сы көнне программа, лекция, уеннар һәм кичке чаралардан торган лагерь тормышы башланды.
Иртәнге 7дә “подъем”. Безне “Сәләт-Эшмәкәр” аланы, торабыз, турытаякка җыелабыз” дигән сүзләр белән уяталар. “Турытаяк” ул линейка дигән сүз. Көненә ул 7 тапкырдан да кимрәк узмый.
Аннан соң иртәнге аш. Солы яки перловка ярмасыннан ботка, булочка һәм писүкле чәй. Чәйгә шикәрне жәлләп тормыйлар.
Иртәнге аштан соң сәлкешләр “турытаякка” баса һәм лекцияләргә язылып, шунда таралыша. Лекцияләр төрле. Кемдер Инстаграм, ютуб турында сөйли, кемдер брендлар, IT технологияләр турында белем уртаклаша. Көн саен берничә лекция уза. Әмма аларга язылып калу могҗизага тиң. Кызыклы лекцияләргә язылырга чират. Һәм син соңгы булып язылып, өлгердем дип җиңел сулап куярга өлгермисең, сине сызып аталар.
Күпчелек лекцияләр спикерны тыңлап үтә. Әмма арада шундыйлары да бар, лекцияне өстәл уеннары яки профессиягә кагылышлы башка уеннарны уйный-уйный тыңлыйсың. Аннан соң кызу кояш астында тагын “турытаяк”. Шуннан соң гына төшке аш. Төшке ашка кайнар аш һәм күпчелек бәрәңге боткасы белән кәтлит бирәләр.
Шуннан соң кичке чарага әзерлек башлана. Ул “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” кебек интеллектуаль уен да, бию баттлы яки КВН да булырга мөмкин.
Кичке чарадан соң гадәт буенча “турытаяк”. Шуннан соң палаткаларга таралырга рөхсәт. Әмма барысы да җайлы гына түгел. Форумда 1000нән артык бала һәм 30 бәдрәф. Аның 15е кызларныкы, 15е малайларныкы. Раковиналар да шул чама. Юыну һәм чиратта тору өчен вакыт бик әз.
Шартлар турында ни әйтә алам: палаткада яшәү “это вам не шутки”. Идәнгә бер валчык төшә икән – кырмыскалар җыелуын көт тә тор. Алар бөтен җирне үз итә – идәндә, йокы капчыгы һәм хәтта чемоданга да кереп тула. Палаткаларда 10ар кеше яши, урын бик тар.
Алда әйткәнемчә, бәдрәф һәм раковиналар бу кадәр кеше санына исәпләнмәгән, алар бик аз. Кичке чаралардан соң чиратта басып торырга туры килә. Палаткага кайтуга, йокларга кушалар.
Кичке линейка вакытында “сонник” тараталар. Бу банан, әфлисун, вафили яки сок. Әйдаманнар аны: “Сонник”ны иртән ашагыз” дип тарата. Чыннан да, кич ашасаң, кырмыскалар синең белән бергә йоклый.
“Сәләт”тә начар ашаталар димәс идем. Ризыкны пластик савытта бирәләр. Әмма ашап чыккач, шундый күренешкә тап буласың. Барлык калган ризык - ботка, аш, чәй, чыгу юлына куелган бер зур савытка салына. Бу бик ямьсез күренеш.
Мин форумда чакта яңгыр явып узды. Көчле, яшенле яңгыр. Бәхеткә, мин бер көн алдан, кырмыскалардан качып, палатканың түренәрәк урнашкан идем, шунлыктан минем урын-җирем һәм әйберләрем яңгырга чуммый калды. Калган кызлар, палаткага яңгыр суы үтеп кергәч, барлык әйберләрен уртага тау итеп өяргә мәҗбүр булды.
Әгәр яшәү шартлары һәм уңайлыклар белән уку-укыту, күңел ачу программаларын чагыштырсаң, әлеге программалар алгарак чыга. Лагерьне мавыктыргыч лекцияләр, аланнар арасындагы ярышлар һәм уеннар кызыклы итә. Әмма алда саналган шартлар артка сөйри.
Тагын шуны әйтәсе килә: “Сәләт”тә татар мохите дә, татарча сөйләшүчеләр дә аз. “Милләтебез хәзинәләре” лагеренда татар мохите күбкә шәбрәк!
“Татар-информ” “Сәләт” лагере хакында фикерләр дә җыйды.
“Хәзер “Сәләт” - дәүләт акчасын туздыру гына. Мин анда бүтән бармыйм”
Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитеты җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов:“Сәләт”нең эчтәлеге ул, татар балаларын, талантлымы ул, талантсызмы, аларны җыеп, милли рухта, татар мохитенә кертү иде. Бөтен программалар шушы милли рухта булырга тиеш. Безнең яктан, дәүләт ягыннан да ярдәм алды бит ул. Әмма әкренләп аннан бөтен татар мохите китә бара. Анда шул лозунглар белән генә кычкыру, ниндидер “тусовка” чараларына гына әйләнеп кала. Эчтәлеге юк.Мин “Сәләт”кә балалар белән очрашырга бер-ике тапкыр бардым. Бүтән бармыйм. Очрашуга керәм, алар белән татар телендә, татар мәсьәләсендә сөйләшмәкче булам, аларга кызык түгел. Шундагы программа татар мохитенә корылса, кызык булыр иде. Минем белән, башкалар белән очрашу кызык булыр иде балаларга.
Ә анда барып җыелып, бергә җырлап-биеп, русча аралашып йөрүдән мәгънә бармы? Программалар күбесенчә русча бара, беркем карамый-нитми нинди телдә барганын. Бу хәзер шундый нәрсәгә әйләнеп бетте: дәүләт акчаны бирәме-бирә, шул акчаны алып, үткәрергә кирәк.
Менә хәзер мисал өчен “Болгар”да 600 урынлык кунакханә ачыла. Мин бөтен чараларны Болгар җирендә уздырыр идем. Анда чынлап та дин дә бар, тарих та бар, барысы да бар. Биләр – Биләр инде ул, мин аңлыйм, анда син куйган палаткадан башка мохит юк. Болгарга барып, бала тулысынча тарихны, динне сизеп кайта”, - диде Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов.
"Татар рухы “Сәләт”тә бар, депутатларда юк"
Галим һәм журналист Илшат Сәетов: "Мин татар теленә ярдәм итә торган һәртөрле хәрәкәт яклы. “Сәләт” яшьләр оешмасының төрле аспектлары бар, ләкин балаларга татар телен өйрәтүне, балаларны берләштерүне, лагерьләр оештыруны бик әйбәт эшлиләр. “Сәләт”нең төрле максаты бардыр, мин җитәкчеләрнең ниятен белмим. Әмма җәмәгатьчелеккә юнәлтелгән максатлар – татар телен үстерү, сәләтле балаларны татарлыкка җәлеп итү һәм “Сәләт” моны берникадәр дәрәҗәдә уңышлы башкара. Җәүдәт абыйның төрле эшчәнлекләре бар, шуңа куелган максатларына ирешәләр дип уйлыйм.
Дәүләт Думасындагы депутатларның эшчәнлегенә карасак, “Сәләт” белән чагыштырсак, татар рухы “Сәләт”тә бар, депутатларда юк. Ә инде “Сәләт”не 19нчы гасыр ахырындагы авыл тормышы белән чагыштырсак, бәлки “Сәләт”тә дә юк дип әйтеп буладыр. Рухның нәрсә икәнен белер өчен депутатлар бит закон кабул итә алмый. Рух нәрсәдән гыйбарәт булуын белер өчен. Ләкин татар теле – беренче шарт. Татар теле булмаган җирдә рух та булмый, шуңа күрә депутатлар, башкалардан нидер эзләгәнче, әзрәк үз күзләренә карасыннар башта.
Дәүләт Думасында яңа гына кабул ителгән туган телләрне ата-аналар теләге белән укыту турындагы закон проектына берни дә әйтмәделәр, ә конкрет татар теле буенча эшли торган оешмага бәйләнеп яталар. “Сәләт” – иҗтимагый оешма. Депутатлар дәүләт эше белән шөгыльләнергә тиеш. Алар татар рухының мәнфәгатьләрен якларга тиеш. Алар, кызганыч, аны эшли алмагач, бер сүз дә әйтмиләр, каршы да килмиләр, җитмәсә башкаларны сүгеп утыралар. Бу бит инде дөрес түгел. Ясасынннар икенче, өченче “Сәләт”. Биш “Сәләт” ясасыннар. Татар милли университеты ачсыннар. Татар телле менә дигән мәктәп ачсыннар".