Сәидә Мөхәммәтҗанова «Сөембикә моңы» җырына клип төшергән
Кантатаның музыкасын Луиза Батыр-Болгари, сүзләрен Гөлназ Гарипова язган.
Сәидә Мөхәммәтҗанова Сөембикә-ханбикәгә багышланган яңа клип төшергән. «Сөембикә моңы» музыкаль-тарихи җырының видеосы ютуб челтәрендә Сәидәнең каналында чыкты.
Клипта Сәйдә музейда йөри, аннары ул үзе Сөембикә образында киенеп, Татарстанның дәүләт камера хорына кушылып җырлый.
Сөембикә турында кантата ике өлештән тора, әлегә аның беренче өлеше куелган.
Кантатаның музыкасын Луиза Батыр-Болгари, сүзләрен Гөлназ Гарипова язган. Җырның исемен русчага «Песнь-плачь о Сююмбике» дип тәрҗемә иткәннәр.
Клип Казанда 2020 елда төшерелгән диелә видео аннотациясендә.