Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәидә Мөхәммәтҗанова Муса Җәлилнең «Җырларым» җырына төшерелгән клибын тәкъдим итте

«Җырларым» - Муса Җәлилнең тоткынлыкта иҗат иткән, «Моабит дәфтәрләре» циклына кергән шигырьләренең берсе.

news_top_970_100
Сәидә Мөхәммәтҗанова Муса Җәлилнең «Җырларым» җырына төшерелгән клибын тәкъдим итте
Клиптан скриншот

«Әсирлектә булганда, ул азатлык турында күп язган. Ялкынлы, иреккә талпынучы йөрәге белән язган. Аның җаны дошманга нәфрәт белән тулган һәм шул ук вакытта Ватанына мәхәббәттән өзгәләнгән.

Ул бер нәрсә — азатлык теләгән. Югалткан азатлыкны. Аңа әсирлектән котылу насыйп булмаган, ләкин ул азатлыкны шигырьләрендә таба алган.

Муса Җәлил… Безнең шагыйрь. Безнең сугышчы. Безнең герой.

«Моабит дәфтәрләре» белән бергә безнең буынга батырлык, көрәш, өмет моңнары җитте. Төрмәнең куркыныч диварларында 116 шигырь иҗат ителгән. «Җырларым» — аларның берсе.

«Җырларым» — татар музыкасына бөтенләй яңа караш. Сәидәнең һәм яшь композитор Радмир Шәйхетдиновның дөнья карашларын, күңел тойгыларын чагылдыру», — ди клипны тәкъдим итүчеләр.

«Туган тел» һәм «ОстаТатар» — клипны чыгару

Миләүшә Сибгатуллина — продюсер, режиссер

Адель Галәмуетдинов — оператор-постановщик, монтаж

Лиза Малышева-Җәлил — скрипка

Руслан Галимов — рояль артында

Искәндәр Мостафин — аранжировка, яздыру, сведение һәм мастеринг

Лиза Малышева-Җәлил — скрипка партиясе

Максим Мулин — фортепиано партиясе

Татьяна Брагина — бэк-вокалны яздыру


Җырларым

Муса Җәлил


Җырларым, сез шытып йөрәгемдә

Ил кырында чәчәк атыгыз!

Күпме булса сездә көч һәм ялкын,

Шулкадәрле җирдә хакыгыз!


Сездә минем бөтен тойгыларым,

Сездә минем керсез яшьләрем.

Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,

Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.


Мин кабыздым җырда ялкын итеп

Йөрәгем һәм хаклык кушканны.

Җырым белән дусны иркәләдем,

Җырым белән җиңдем дошманны.


Алдый алмас мине түбән ләззәт,

Вак тормышның чуар пәрдәсе,

Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю-

Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.


Үлгәндә дә йөрәк туры калыр

Шигыремдәге изге антына.

Бар җырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма.


Җырлап үттем данлы көрәш кырын,

Җырлап килдем тормыш языма.

Соңгы җырым палач балтасына

Башны тоткан килеш языла.


Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңрар җыр булып.

1943, 26 ноябрь

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100