news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сәидә Мөхәммәтҗанова Камилә Вәлиева белән очрашкан

Кызлар Казанның истәлекле урыннарында йөргән.

news_top
Сәидә Мөхәммәтҗанова Камилә Вәлиева белән очрашкан
Фото социаль челтәрдән

Яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова Казанда фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева белән очрашкан. Ул кичке Казанда бергә төшкән фотолар куйган.

Кызлар Казанның истәлекле урыннарында булган.

«Матурым, синең белән очрашуга шат идем. Барысы да яхшы булачак. Синең янәшәңдә ышанычлы кешеләр генә булсын», — дип теләгән җырчы дустына.

«Матур кызлар — Татарстан горурлыгы», «Эх, татар сылулары. Бәхетле булыгыз», дип теләгән социаль челтәр кулланучылары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар