Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәидә Мөхәмәтҗанова «Кәрия-Зәкәрия» татар халык уен-җырын башкара

«СалаваTik» YouTube каналында яңа җыр дөнья күрде.

news_top_970_100
Сәидә Мөхәмәтҗанова «Кәрия-Зәкәрия» татар халык уен-җырын башкара

Татар халык уен-җыры «Кәрия-Зәкәрия» яңа составта башкарыла. Нәни җырчыларга Татарстанның моңлы былбыл-сандугачы, Беренче каналдагы «Голос. Дети» тапшыруы финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова да кушылды.

«Бүгенге заман балаларының яркан җырчыларын үзебезнең проектка җәлеп итеп, бераз яңалык кертергә булдык. „Салаватик“лар бу фикерне бик шатланып кабул иттеләр. Танылган җырчы белән бергә җырлау — алар өчен бер имтихан. Тик балалар үзләрен сынатмады. Көннән-көн шомаралар, сәләтләре күзгә күренеп арта. „Кәрия-Зәкәрия“ җырын сайлап алгач та, күз алдына Сәидә Мөхәммәтжанова килеп басты. „Халык җырларын аннан да оста башкаручы булмас“ дигән фикергә килеп, Сәидәгә мөрәҗәгать иттек. Үзенең графигы бик тыгыз булуга карамастан, Сәидә ризалыгын белдерде, проектта бик теләп катнашты. Нәни тамашачылар да бу видеоны яратып кабул итәрләр дип ышанабыз», — ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

«СалаваTik» проекты татар халык җырларын популярлаштыруда зур эш башкара. «Әпипә», «Чума үрдәк, чума каз», «Күрсәт әле, үскәнем» кебек халык җырлары балалар тарафыннан яратып кабул ителде, YouTube та берничә дистә мең карау җыйды. Татар халкы элек-электән авыр эштән соң җыелып күңел ачарга яраткан. Мондый җыеннар вакытында җырлы-биюле уеннар бик популяр булган. «Кәрия-Зәкәрия» — әнә шундый борынгыдан килгән уен-җырларның берсе.

Уен тәртибе буенча балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясап басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:

Бу — бик яхшы җырлаучы,

 Бу — бик яхшы җырлаучы,

Аның җырлавы яхшы —

Аннан үрнәк алыгыз.

Бу — бик яхшы биюче… һ. б.

Салмак темпта җырланган куплеттан соң түгәрәктәгеләр, кул чабып, такмак әйтәләр:

Кәрия, Зәкәрия коммая,

Кәрия, Зәкәрия коммая:

Кәри комма, Зәкәрия,

Зәкәрия коммая…

Бу вакытта уртадагы бала түгәрәктән бер иптәшен сайлап ала. Һәм, аны түгәрәк эченә алып кереп, бии-бии әйләнә башлый. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен үзәктә калдырып, үзе түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана. Уен шулай дәвам итә.

Җырлы-биюле проектта «Салаватик»лар Сәидә Мөхәммәтҗанованың сәләтләрен мактыйлар, ул — оста биюче дә, матур җырлаучы да, яхшы укучы да. Бу уенны төрле сәләтләр белән дәвам итеп була, әйтик, оста буяучы, әйбәт йөзүче… Балалар бакчасында да бу уенны балалар яратып уйныйлар, «Салаватик»ларга кушылып жырларлар дип өметләнәбез. «Танылган җырчыларны проектка алга таба да җәлеп итәчәкбез. Инстаграмда да үзебезнең махсус аккаунт булдырылды. Шуннан яңалыкларны күзәтеп барыгыз» — ди «Салаватик»лар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100