Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сәхнәдән чын профессионал булып китте". Фәния Хәлиуллова "Елама, ярсыма" җырын җырлаганда сәхнәдә егылып үлә

"Сәхнәдән чын профессионал булып китте". Фәния Хәлиуллова "Елама, ярсыма" җырын җырлаганда сәхнәдә егылып үлә

news_top_970_100
"Сәхнәдән чын профессионал булып китте". Фәния Хәлиуллова "Елама, ярсыма" җырын җырлаганда сәхнәдә егылып үлә
Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәренең "Восход" мәдәният йортында концерт вакытында "Карлыгач" музыкаль ансамбле җитәкчесе Фәния Хәлиуллова сәхнәдә "Елама, ярсыма" җырын җырлаганда егылып үлгән. Бу хакта Вконтактедагы "Димитровград Новости" төркеме хәбәр итте.

Концертта булучылар бу чыгышны видеога төшергән.

Шаһитлар язуынча, җырчының тромбы өзелгән.

"Сәхнәдән чын профессионал булып китте".
"Талантлы кеше".
"Матур, сәләтле ханым. Мәңгелек хәтер!"
"Бик яхшы кеше иде. Урыны җәннәттә булсын!"
"Туганныры һәм якыннарының кайгысын уртаклашам! Бик яхшы педагог һәм яхшы кеше Фәния Саматовна!"
"Күпме балаларны тәрбияләп чыгарды".
"Фәния Саматовна якты, изге күңелле кеше! Якты хәтер аңа!"
"Кызым бу хәбәрне ишетеп елады. Аны укытучы буларак кына түгел, киң күңелле кеше буларак та яраттык".
"Кичә генә Фәния Саматовнага чәчәкләр бирдем, соңгы тапкыр бирүем булган. Ә берничә минуттан ул мәңгегә безне ташлап китте".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100