Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сәхнәдә ирләр белән кочаклашып бию, зина кылу» — татар театры барлыкка килү серләре

Татар театры нинди шартларда барлыкка килгән? Нигә беренче татар актрисасын ирләр белән кочаклашып биюдә гаеплиләр? Бу сорауларга Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов ачыклык кертә.

news_top_970_100
«Сәхнәдә ирләр белән кочаклашып бию, зина кылу» — татар театры барлыкка килү серләре
"Татар-информ" архивы

1907 елда бөек Тукаебыз театрның халык тормышындагы урынын бәяләп һәм билгеләп болай яза: «Театр — яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә». Әлеге юллар халык шагыйренең алдан күрүчәнлеген, заман үзгәрешен оста тоемлавын ачык күрсәтә. Чыннан да, татар халкының рухи тормышын милли театрыбыздан башка күз алдына китереп булмый. Аллага шөкер, Татарстанда һәм Башкортстанда татар театрлары, аерым алганда, Казанда Г.Камал, К.Тинчурин, Г.Кариев, М.Җәлил исемендәге театрлар, Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада, Буада, Әтнәдә дәүләт театрлары, шулай ук Уфада «Нур», Туймазыда, Оренбургта татар театрлары уңышлы эшләп килә.

Дөрес, бүгенге җәмгыятьтә хәл-торышыбызга бәйле кыенлыклары да күз алдыбызда. Татар теленең мәктәпләрдә кысрыклануы, тормышта кулланышы кимү шартларында, татар җәмгыятендә театрларның киләчәге нинди булыр икән, дигән сорау туа. Шулай да бүгенге көндә татар театрлары эшли, халкыбызга алар кирәк икән, димәк, киләчәккә дә өмет белән карыйбыз. Күпләрнең тормышында зур урын алып торган театр дигән мәдәни учакның асылын һәм мәгънәсен тирәнрәк аңлау өчен, аның башлангычына, беренче адымнарына күз ташлап алыйк.

Татар театры тарихы шактый өйрәнелгән, бу турыда Һ.Мәхмүтов, И.Илялова, Н.Ханзафаров, Г.Арсланов, Б.Гыйззәт, Ю.Сафиуллин һ.б. хезмәтләре, шулай ук театр тарихы музее җитәкчесе Л.Шакирҗанова язмалары булып, бу сәнгатькә өлеш керткән күренекле шәхесләр тормышы, эшчәнлеге дә яктыртылган. Татар театрының 100 еллыгы уңаеннан да яңа хезмәтләр дөнья күрде. Сезнең сорауга бәйле, мин театр тарихының аерым сәхифәләрен хәтердә яңартып, кайбер мәсьәләләргә игътибарны киңрәк җәлеп итәсем килә.

«Татар театрының башлангычы халкыбызның йола-гадәт, бәйрәмнәренә кайтып кала»

Билгеле факт, татар театрының туган көне дип рәсми рәвештә 1906 елның 22 декабре санала. Ә рәсми танылу алганчы, аның авыр, катлаулы һәм каршылыклы юл үтүен аңларга тиешбез. Татар театрының башлангычы халкыбызның йола һәм бәйрәмнәренә барып тоташа: Сабантуй, аулак өй, җыен, кич утыру, карга боткасы һ.б. Алар барысы да халыкның күңел ачуы, сүз һәм хәрәкәт белән уй-фикерен, теләк-омтылышын чагылдыруы.

Татар халкының үзенә хас сыйфат-билгеләре бар. Әлеге уен-йолаларда әнә шулар чагыла: жорлык, тапкырлык, хезмәт ярату, өлкәннәргә хөрмәт, әдәп-әхлак кыйммәтләрен яклау-саклау һ.б. — болар татарны татар итә торган менталь сыйфатлар бит. Аулак өйләрдә, кич утыруларда башкарылган җырлы-биюле уеннар, йөзек салышулар, такмак әйтешүләр һ.б. — читтән карап торганда үзенә күрә театрлаштырылган тамаша булуын күрәбез. Шуңа да татар театры халкыбызның фольклорыннан, традицияләреннән, йола-гадәтләреннән, бәйрәмнәреннән аерылгысыз.

Театр сүз һәм хәрәкәттән оеша. Һәр төр тамашаның нигезендә сүзле текст ята. Халкыбызның меңьеллык бай әдәбияты бар. Төрле чорларда язылган әсәрләргә күз салсак, аларның байтагында геройларның эш-гамәле еш кына диалог һәм монолог рәвешендә сурәтләнүен күрәбез. Аларда без югарыда искә алган күп кеше катнашындагы йола-бәйрәмнәр дә чагылыш тапкан. Бу әсәрләр без пьеса дип атый торган әдәби төрнең нигезе була алган, әмма ул чорларда пьесалар язылмаган, чөнки әсәрләрнең пьеса буларак мәйданга чыгу өчен билгеле бер җирлек, театрга шартлар булу, иҗтимагый фикер үсеше, халыкның аны кабул итәргә әзерлеге соралган.

«Рус театры татар театры формалашуга уңай йогынты ясый»

Татар театры формалашуга рус театрының да уңай йогынтысы була. Рус театры XVIII гасыр урталарында формалаша. Казан шәһәре рус мәдәнияте үзәкләренең берсе буларак, анда 1792 елдан алып театр уңышлы эшләп килә. Драматурглардан Галиәсгар Камал, Гаяз Исхакый, Гафур Колахмәтов, режиссерлардан Ильяс Кудашев-Ашказарский, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяларның истәлекләрен укып карасак, алар бик теләп рус театрына йөргәннәр, спектакльләрне мавыгып караганнар. Еш кына шулар тәэсирендә үзләренең күңелләрендә артист булу, театр оештыру теләге кабынган. Мисал өчен, Г.Камалның мондый истәлеге бар: рус театрында «Садко» дигән спектакльне караганчы, иптәше Борһан Шәрәф белән К.Насыйри сүзлеген файдаланып, әсәрне аңларга тырышалар. Шундый театр китаплары язсаң иде, дигән теләге туа.

«Төрек пьесаларының тәрҗемә ителүе татар телендә пьесалар язылуны тизләтә»

XIX йөзнең икенче яртысында, бигрәк тә соңгы чирегендә тәрҗемә эшенең киңәеп китүен дә әйтеп китәргә тиешбез, бер яктан, рус авторларыннан А.Островский, Н.Гоголь әсәрләрен тәрҗемә итүгә алынсалар, икенче яктан, төрек телендәге әсәрләр дә татарчага тәрҗемә ителә башлый. Нәмик Кәмалның «Зәваллы чуҗык» пьесасын Г.Камал «Кызганыч бала» дип тәрҗемә итә. Төрек пьесаларының татарчага тәрҗемә ителүе татар телендә пьесалар язылуга уңай йогынты ясый. Әлеге тәрҗемәләр алга таба сәхнәгә кую өчен әзер текст буларак файдаланылганнар.

Татар театры булдыру мәсьәләсе XIX йөзнең икенче яртысында ук куела. Аерым алганда, Кырымда чыга торган «Тәрҗеман» газетасы мөхәррире Исмәгыйль Гаспралы газета битләрендә татарлар өчен дә профессиональ театр булдыру кирәклеген язып, киң җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итә. Шунда ук Фонвизин иҗаты турында мәгълүмат бирә, «Женитьба» («Өйләнү») кебек әсәренең эчтәлеген ачып, аның татар тамашачысы өчен дә кызыклы булуын, сәхнәдә куеп, халыкка күрсәтү кирәклеген билгеләп үтә.

Шундый шартларда беренче татар драма әсәрләре языла: Габдрахман Ильясиның «Бичара кыз»ы (1887), Фатих Халидинең «Рәдде бичара кыз»ы (1888). Шул рәвешле, татар театрының нигезендә ятачак драматургиянең беренче адымнары ясала. Ә инде XIX йөз ахырында Г.Камалның «Бәхетсез егет», Г.Исхакыйның «Өч хатын белән тормыш» драмалары дөнья күрә.

XIX йөз ахырында татар театрының җәмәгатьчелеккә чыгуына әзер булуы турында рус матбугаты да яза. Мисал өчен, «Волжский вестник» һәм «Казанский телеграф» газеталарында Казан татарларының театр булдыру мәсьәләсен көннән-көн активрак күтәрүе, бу эшкә алынучы кешеләр булу турында мәгълүматлар бирелә.

Иҗтимагый фикер үсеше

XIX йөзнең икенче яртысы татар дөньясында мәгърифәтчелек һәм аның икенче баскычы булган җәдитчелек хәрәкәте белән бәйле. Җәдитчеләр, дини реформа белән бергә, мәдәни реформаны кискен яклыйлар, татар халкын сәяси яклау мәсьәләсен күтәрәләр. Мәдәният үз эченә берничә тармакны ала: китап бастыру, газета-журнал булдыру, мәктәп-мәдрәсәләрне үзгәртеп кору һ.б. Татар милли буржуазиясе мәйданга чыга, сәүдә эше арта. Бу — җәдит мәдрәсәләрен булдыру, дөньяви фәннәр укыту, рус телен өйрәнү мәсьәләсен алга куя. Буржуазия заманга бәйле алдынгы карашлы, укый-яза белгән (рус телен дә белгән) эшчеләрне таләп итә.

Тагын бер мөһим фактор: бу чорда татар халкы милләт буларак формалашу процессын кичерә, аның мәнфәгатен яклау максатында сәяси партияләр төзелә башлый («Иттифакъ»). Мәйданга татар театрына зур өлеш кертүче авторлар килә: Галиәсгар Камал, Гаяз Исхакый, Г.Коләхмәтов һ.б.

«Беренче спектакльләр бик үк камил булмагандыр…»

Татар театрының башлангычы аерым өйләрдә, мәдрәсәләрдә спектакльләр күрсәтү белән бәйле була. Татар укытучылар мәктәбе («Татарская учительская школа») шәкертләренең 1890 еллар ахырында Н.Гоголь әсәрен сәхнәләштерүләре билгеле. Фатих Әмирхан үзенең истәлегендә 1903 елда И.Терегулов фатирында Татар укытучылар мәктәбе укучыларының спектакль күрсәтүе турында яза. Фәтхи Борнаш та беренче татарча спектакльләрнең аерым йортларда уйналуын билгеләп үтә.

Бу спектакльләрне оештыруга «Шимбәчеләр» дип аталган түгәрәк вәкилләре зур өлеш кертә. Татар укытучылар мәктәбендә һәм татар мәдрәсәләрендә укучы алдынгы яшьләрне берләштергән түгәрәк оеша, алар беренче спектакльләрне аерым йортларда һәм мәдрәсәләрдә уйнауны башлап йөрүчеләре була. Бу урында Исмәгыйль һәм Гариф Габитовларның исемнәрен атап китү урынлы булыр. Билгеле инде, әлеге беренче спектакльләр камиллек ягыннан бик үк мактанырлык булмагандыр, аларны бит мәктәп укучылары һәм шәкертләр уйный. Әмма әлеге шартларда профессиональ татар театры формалашуга ныклы җирлек әзерләнә.

1906 елның 22 декабрендә Галиәсгар Камал тәрҗемә иткән «Кызганыч бала» һәм «Гыйшык бәласе» әсәрләре уйнала. Ул хәзерге Максим Горький урамындагы өченче йортта («Яңа клуб»та) куела. Моңа кадәр исә киң җәмәгатьчелеккә ике тапкыр татар телендә спектакльләр куелган булуы мәгълүм. Беренче булып 1905 елның 21 апрелендә Уфада Гаяз Исхакыйның «Өч хатын белән тормыш» әсәре уйнала, икенчесе 1906 елның бишенче маенда Казанда төрек теленнән тәрҗемәдә «Гыйшык бәласе» дигән әсәр тәкъдим ителә.

«Яңарышны кабул итмәүчеләр шикаятьләр язып, спектакльне туктата»

Тәүге спектакльләрнең зур каршылык белән баруын беләбез. Фатих Әмирхан истәлегендә шундый кызыклы факт урын алган. 1906 елның 22 декабре иң салкын көннәрнең берсе була. Театрга киткән яшьләрнең кайбер ата-аналары бу эшне гөнаһлы дип санап, балаларын чакырып кайтару өчен «Яңа клуб» бинасы янына җыела. Эчкә керергә ярамый, чөнки «гөнаһ». Балалары залдан чыкмый. Ишек төбендә шактый басып торганнан соң, туңып беткәч, кире өйләренә кайтып китәргә мәҗбүр булуларын искәртә әдип.

Театр барлыкка китерү, спектакльләр уйнау омтылышы татарлар күмәкләшеп яшәгән башка төбәкләрдә дә күзәтелә. Истәлекләрдә Уфадагы «Галия» мәдрәсәсе шәкертләренең спектакльләр күрсәтү очраклары билгеләп үтелә. XIX йөз ахыры — XX йөз башында Оренбург шәһәре татар мәдәнияте үзәкләренең берсе була. Монда киң җәмәгатьчелеккә спектакль күрсәтү омтылышы ясала. Татар укытучылар мәктәбендә укыган Ильяс Кудашев-Ашказарский 1905 елның 3 декабрендә үк Грибоедовның «Акыллылык бәласе» дигән әсәрен сәхнәгә кую теләге белән йөри, хәтта белдерүләр дә тарата. Әмма бу эшне «гөнаһ» дип санаган карагруһчылар, аерым дин әһелләре, яңарышка киртә куючылар, күптөрле шикаятьләр белән шәһәр башлыкларына мөрәҗәгать итеп, спектакльне туктата.

«Труппада эшләүчеләрнең һәрберсе һәйкәл куярга лаеклы»

Рус инкыйлабына бәйле халык күтәрелеше, шуның нигезендә патшаның матбугат һәм сүз иреге турында манифестлары үзенең эшен эшли: Ильяс Кудашев-Ашказарский 1907 елда Оренбургта, ниһаять, Островскийның татарчалаштырылган һәм үзгәртелгән «Галимлек вә наданлык» дигән спектакльне куюга ирешә. Ул, «Мосафир артистлар җәмгыяте» труппасы оештырып, Идел буе шәһәрләре буйлап беренче гастрольгә чыга, шул исәптән Казанда, Түбән Новгородтагы атаклы «Мәкәрҗә» ярминкәсендә спектакльләр куялар. Труппага хәзерге Норлат районы Күлбай-Мораса авылында туып үскән Габдулла Кариев (Миңлебай Хәйруллин) килеп кушыла.

Театр труппасына беренче хатын-кыз актриса буларак Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская килә. Моңарчы хатын-кызлар ролен ирләр башкара торган була. Труппа зур матди кыенлык кичерә: алар йә иганәчеләр ярдәмендә, йә сатылган билетлар хисабына гына яши. Шәһәрдән-шәһәргә күчеп йөрергә, киемнәр сатып алырга, ашау-эчү, торак шартларын кайгырту — барысы да шактый зур чыгым сорый. Әле шуның өстенә һәр җирдә дип әйтерлек иске карашлы кешеләрнең көчле каршылыгына очрыйлар. Аларның театр эшенә бирелгәнлеге, аның кирәклеген, халыкны яңарышка илтүдә зур урын алып торганлыгын аңлаулары бары соклану хисе уята. Татар театр труппасын оештырып, башлангычында торучыларның һәммәсенә һәйкәл куяр идем.

Бу урында мин укучыларыбызга Айгөл Әхмәтгалиеваның «Туташ» (2019) романын укырга тәкъдим итәм. Анда С. Волжскаяның тормыш һәм иҗат юлы тасвирлана. Әлеге кыз баланың театрга килүен, ата-анасы һәм якыннары тарафыннан нинди көчле басымга дучар булуын, шундый шартларда да үзен татар мәдәниятенә, халыкка хезмәткә багышлавын тыныч кына укып булмый. Ә бит һәр төр карагруһчылар С. Волжскаяның уенын «сәхнәдә ирләр белән кочаклашып бию» дип бәяләп, күпме гайбәт тараталар, хәтта «зина кылуда» гаеплиләр. Аның шундый шартларда үзен яклап, саклап кала алган рухи көченә баш ияргә, сокланырга гына кала.Бу театрга, яңарышка хезмәт итүнең гаҗәеп матур үрнәге! ГТукай С. Волжскаяга атап шигырь яза, аны татар мәдәнияте өстенә чыккан кояшка тиңли.

«Сәйяр» атамасын Тукай тәкъдим итә»

Шушы шартларда И.Ашказарский труппага җитәкчелек итүдән китәргә карар кыла, 1907 елда аның урынына җитәкче булып Габдулла Кариев кала. Монда ул үзен оста оештыручы һәм талантлы артист итеп таныта. Үзе исән вакытта ук Г.Кариевны «татар театрының атасы» дип йөртәләр. Театр труппасы 1908 елдан «Сәйяр» («күчеп йөрүче») дип атала башлый, әлеге исемне Габдулла Тукай тәкъдим итә.

1918 елга кадәр труппа Россиянең күпсанлы шәһәрләрендә гастрольләрдә булып, халыкның рухи дөньясына, дөньяга карашына зур йогынты ясый. Татар театрының оешуына, аның музыкаль театр булып үсеп китүенә зур йогынты ясаган шәхесләрнең берсе — Солтан Габәши. Ул Г.Тукай, С. Рәмиев әсәрләренә җырлар язып танылу ала, соңрак спектакльләргә көйләр яза башлый. 1917 елда Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» пьесасы сәхнәгә куела, ә аңа көйне С. Габәши яза. Алга таба ул «Таһир-Зөһрә», «Йосыф-Зөләйха» кебек әсәрләргә көйләр яза.

Бу чорда театр труппалары татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә оеша. 1912 елда С. Волжская «Сәйяр»дән берничә кеше белән Уфага китә һәм «Нур» театрына нигез сала. 1915 елда Оренбургта Вәли Мортазин-Иманский тарафыннан «Ширкәт» труппасы оештырыла. Әстерханда да татар театр труппасы оешуы билгеле.

1908 елда «Сәйяр» һәм Әзәрбайҗан театры артистлары бергәләп эшләү фикеренә килә. Аларга танылган артист һәм оештыручы Хөсәен Араблинский җитәкчелек итә.

Азәрбайҗан һәм татар артистларының уртак труппасы «Казан-Кавказ ширкәте» дип атала. Алар Идел буеннан алып Түбән Новгородка кадәр төрле шәһәрләрдә гастрольләрдә була. Аларның репертуарында көнкүреш вакыйгаларына нигезләнгән татар әсәрләре (Г.Камал «Кызганыч бала», «Беренче театр», «Бәхетсез егет» һ.б.), рус авторларыннан Островский, Гоголь әсәрләре, Азәрбайҗан драматургларының трагедияләре була. Соңгылары күтәренкелек, сәхнәдә үзгә бер пафос, көнчыгыш романтизмы рухындагы купшылыкка нигезләнгән әсәрләр тәкъдим итә. Аларның бер елга якын бергәләп эшләве Казан һәм Азәрбайҗан артистлары өчен тәҗрибә туплау, осталыкка өйрәнү ягыннан уңышлы адым була. Алга таба «Сәйяр» әлеге труппа уйнаган әсәрләрне репертуарына кертә.

Рәсми дәүләт театры оешу: «Салих Сәйдәшев килү белән татар театры яңа баскычка күтәрелә»

Илдә гражданнар сугышы башлангач, «Сәйяр» труппасы 1918 елда Самарага китә, аннан Көнчыгыш шәһәрләренә барып чыга. Авыр шартлар Казанга кайтырга мәҗбүр итә. Ә инде 1920 елда Г.Кариев вафат була. Бу чорда төрле фронтларда Фәтхи Бурнаш, Шамил Усманов кебек шәхесләр фронт театрларын оештыруда актив катнаша. 1920 елда Беренче үрнәк татар драма труппасы барлыкка килә. 1921 елда «Сәйяр», «Нур» театрлары артистларының бер өлешеннән аерым «Беренче үрнәк татар труппасы» оеша. Әмма алар ныклап эшләп китә алмый.

1922 елда хөкүмәт тарафыннан, рәсми татар профессиональ театрын оештыру максатында, Казанга Кәрим Тинчурин чакырыла һәм Кызыл Октябрь исемендәге Беренче татар дәүләт драма театры оеша. Җитәкчесе итеп К.Тинчурин билгеләнә. Ә ул, үз чиратында, янына атаклы композитор Салих Сәйдәшевны чакырып китерә.

Салих Сәйдәшев килү белән татар театры яңа баскычка күтәрелә. Атаклы композитор көй язган «Зәңгәр шәл», «Казан сөлгесе», «Сүнгән йолдызлар», «Наемщик», «Кандыр буе» кебек әсәрләр бүгенге көндә классика буларак татар сәхнәләреннән төшмичә уйналып килә икән, бу әлеге шәхескә бирелгән иң зур бәя. Ул чор спектакльләренең халыкта хуплау табуында, автор, артистлар, режиссерлар өлешеннән тыш, Сәйдәшнең музыкант буларак та роле гаять зур. Татар халкы җыр-моңны ярата, шуңа да күңелендә киң урын алган музыкаль спектакльләрне аеруча яратып кабул итә.

«Татар театрын оештырган шәхесләрне зур хөрмәт белән искә алырга тиешбез»

1923 елда Казанда театр техникумы ачыла. Бу — артистлар әзерләү мәсьәләсен уңышлы гына хәл итүгә китерә. 1926 елда татар театры академия театры дигән исем ала. 1939 елда аңа Галиәсгар Камал исеме бирелә, ягъни «Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры» дип атала башлый. Ә инде 1933 елда Татар дәүләт күчмә театры (бүген ул К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма театры) оеша.

Татар театрының беренче адымнары дигән вакытта оештыручы һәм актер булып эшләгән олы шәхесләребезне ихластан, зур хөрмәт белән искә алырга тиешбез: Гөлсем Болгарская, Касыйм Шамил, Зәйни Солтанов, Шакир Шамильский, Мохтар Мутин, Нури Сакаев, Фатыйма Ильская һ.б.

Театрның нигезендә әдәби текст ятуын белгән хәлдә драматурглар буларак татар театрының оешуына, репертуарын баетуга зур өлеш керткән шәхесләребездән Галиәсгар Камал, Гаяз Исхакый, Гафур Коләхмәтов, Сәгыйть Рәмиев, Идрис Богданов, Фатих Әмирхан, Мирхәйдәр Фәйзи, Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш һ.б. тормыш юлын, эшчәнлеген һәм иҗатын өйрәнү һәм аларны бүгенге укучы-тамашачыга тәкъдим итү изге бурыч, намус эше булып тора. Алар, татар театрының олы миссиясен тирәнтен аңлап, тормышларын халыкка хезмәт итүгә, рухи дөньябызны әхлакый кыйммәтләр белән баетуга багышлаган шәхесләр буларак, иң олы хөрмәткә лаек. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100