Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәхнәдә чыгыш ясаганда җырчыларны цунами агызып киткән - видео

Сәхнәдә чыгыш ясаганда җырчыларны цунами агызып киткән - видео

news_top_970_100
Сәхнәдә чыгыш ясаганда  җырчыларны цунами агызып киткән - видео
 Индонезиянең Танджунг-Лесунг шәһәрендә концерт вакытында җырчыларны цунами агызып алып киткән. 

Фаҗига яр буендагы сәхнәдә Seventeen төркеме җырлаган вакытта була. 

Дилан Сахара исемле җырчы егет хәбәрсез югалган. 

Цунами кичә кич Индонезиянең көнбатыш районнарында барлыкка килә. "43 кеше һәлак булган, 584 кеше каза күргән. Ике кешене таба алмаганнар", - дип хәбәр иткән иде РИА Новости иртән. Франс-пресс яңа мәгълүматлар китерә - 168 кеше һәлак булган.

Табигый каза нәтиҗәсендә йортлар җимерелгән.

Цунами диңгез, океанда җир тетрәү нәтиҗәсендә барлыкка килә торган дулкын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100