«Сәхнәдә бөтен кешегә үз энергиясен өләште»: Айнур Фатыйховны соңгы юлга озаттылар
14 октябрьгә каршы төндә бар кешене тетрәндергән яңалык килеп иреште. Әле өч көн элек кенә Башкорстанның төп сәхнәсендә Республика көненә багышланган концертта чыгыш ясаган виртуоз баянчы, танылган музыкант Айнур Фатыйхов вафат булды. Нибары 37 яшьтә, гөрләп, яшьнәп яшәр чакта китеп барды ул.
Бүген Уфада танылган артист белән хушлаштылар. Аны соңгы юлга озатырга Уфа халкы гына түгел, Казаннан, Мәскәүдән дә килгәннәр иде. Баянчыны Уфаның Көньяк зиратына җирләделәр.
«Башинформ» агентлыгы артистны балачагыннан ук белгән, яраткан, аның белән бер сәхнәдә чыгыш ясаган шәхесләрнең истәлекләрен барлады.
Айдар Галимов, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты:
«Айнур минем хәтердә якты, киң күңелле, хулиган кеше булып калды. Мине „абзыкай“ дип атый иде. Бергә чыгыш ясаганнар истә калды. Алар кинәт була иде. Ул миннән „Йә, абзый, ярдәм итимме?“ дип сорый иде. Мин „Әйе, әлбәттә! Күпкә яктырак, кызыклырак булачак!“ дим. Ул минем нинди җыр җырлаячагымны алдан сорап та тормый, чыга да уйный. Шулкадәр гениаль, искиткеч талантлы булды. Минем өчен махсус эшләгән аранжировкалары калды, аның баянда уйнавы, аның бэклары яшәячәк. Гаҗәп инде, күпләр уйный, әмма бөтенесенә дә Аллаһтан андый энергетика бирелми. Озаклап укырга була, әмма артистизмны, энергетиканы, сөйкемле сөякне бары тик Аллаһ Тәгалә генә бирә. Айнур шундыйларның берсе иде, мондый музыкантны югалтуыбыз бик кызганыч. Яшисе дә, яшисе иде бит әле! Бик озаклап уйлаган, әмма эшләргә өлгермәгән бер җыр калды. Бәхил бул, дустым, урының оҗмахта булсын! Әти-әнисе — Хәлит абый һәм Лилия апага түземлек һәм сабырлык бирсен!»
Әминә Шәфыйкова, Башкортстанның мәдәният министры, Башкортстанның атказанган артисты:
«Айнур Аллаһ үпкән музыкант иде! Мин аны балачагыннан ук беләм, төрле чараларда чыгыш ясаганын хәтерлим. Әле нәни бала вакытта ук үзенә караган һәркемдә соклану уята иде. Төс-кыяфәткә дә бик сөйкемле иде Айнур, бик талантлы кеше булды. Без мәктәптә укыганда аның яныннан тыныч кына үтеп китеп булмый иде — һәрвакыт елмаясы килә, чөнки ул бик ачык, тере, актив кеше булды. Профессиональ музыкант булгач та, ул республикада баян мәктәбен, музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертте. Ул халыкара конкурслар лауреаты, артист. Айнур хәтта сәхнәдә беренче планда булмаса да, барыбер карашларны үзенә тартып тора иде. Шимбә, 10 октябрьдә дә нәкъ шулай булды. Бу ул катнашкан соңгы концерт иде. Ул Ришат Төхвәтуллин белән чыгыш ясады, аңа карап сөенеп утырдым: йөзендә үзенә генә хас елмаю балкый, бар күңелен биреп уйнады. Сәхнәдә булуы, уйнавы, чыгыш ясавы белән ләззәтләнүе күренеп тора иде. Безне ташлап китүе бик кызганыч».
Николай Махней, Айнур Фатыйховның баян буенча педагогы, Россия һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре:
«Айнурның әтисе Халит Фатыйхов мине «икенче әти» дип атый иде. Айнур башта мәктәптә минем класста укыды, аннан институтта да миндә белем алды. Миңа килгәндә аңа алты яшь, рус телен дә начар белән иде. «Әйдә киттек ашарга!» дип кулларымнан өстерәп ашханәгә алып бара иде. Ул чакларда ул әти-әнисенә караганда, вакытын минем белән күбрәк уздыра, миңа «абый» дип дәшә иде. Борчылса, ниндидер хаталары булса — шундук елый иде.
Талантның 50 проценты Аллаһтан булса, калган иллесе әлбәттә, зур хезмәт иде. Ул чынлап та, алны-ялны белми эшләде. 15 яшендә мәктәп залында ике өлештән торган чып-чын концерт куйды, моны санаулы кешеләр генә булдыра ала. Аннан Шаляпин залында дәүләт имтиханы, анда ул иң югары баллын «отлично с плюсом» алды. Аны Гнесинктагы күренекле педагог үз классына алмакчы иде, әмма Айнур «Бары тик Николай Ивановичта гына укыйсым килә» дип Уфада калды. Ул халык көйләрен дә, классиканы да искиткеч яхшы уйный иде, һәркем дә болай булдыра алмый. Укуын бетергәч тә без тыгыз элемтәдә булдык, ул ясаган аранжировкаларын миңа тыңлата иде. Соңгысын җырчы Мәликәгә ясаган иде, шундый гармонияле, «тәмле» итеп ясалган иде ул. Бик кызганыч, шулай иртә хушлашырбыз дип уйламаган да идек»…
Ришат Төхвәтуллин, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты:
«Айнурны күптән белә идем, Уфада укыдым бит. Аңа эләгү мөмкин хәл түгел иде, ул зур музыкант булды, бөтен кеше аңа омтылды. Аны чакырдым, ризалашты, әмма ул вакытта ничектер барып чыкмады. Тагын биш ел узды. Ел ярым элек сезон башланыр алдыннан баянчым авырып китте һәм кабат Айнурның номерын җыйдым. Ул «Әйдә, эшләп карыйк, бергәләп иҗат итәрбез, эшләрбез!» диде, бу — аның сүзләре. Мин аны Түбән Камадагы концертыма чакырдым. Хезмәттәшлек шулай башланып китте.
Безнең бик яхшы тандем барлыкка килде, Айнурның әти-әнисе дә сөенде. Һәм безгә дә шундый кеше кирәк иде. Без укыдык, шөгыльләндек, ул миңа шулкадәр күп яңа нәрсәләр сөйләде. Бөтен Россия буйлап гастрольләребез бара, ул бик бәхетле иде, гастрольләр башлануын көтте. Соңыннан пандемия аркасында концертлар бетте һәм студиядә эшли башладык. Студия минем Казандагы өемдә, ул вакытта Айнур белән бергә яшәдек, һәр көн эшли, спорт белән шөгыльләнә иде. Аның белән бергә эшләвем бәхет булды, бөек кеше белән аралашам дип хис итә идем.
Ул һәркемне яратты, бер кеше турында да начар сүз сөйләмәде, ул яктан үрнәк булды. Яраткан бик күп сүзләре бар иде. Күрешкәндә «О, братковский!» дип әйтә иде. Безгә «братушканчики» дип йөрде. Эмоциональ булганы өчен без аны «Тигр» дип йөрттек. Гел позитив булды, «Ник сөмсерегез коелды?» дип әйтә иде. Кинәт кенә җырлап җибәрергә яки «Безгә сәхнәгә чыгарга вакыт түгелме инде?» дип кычкырып җибәрергә мөмкин иде. Әлбәттә, йомшак яклары бар иде инде, әмма ул барысын да таланты белән каплый иде — сәхнәгә чыга һәм барысын да кичерәсең. Мондый музыкантлар юк, хәзер миннән «алга таба нишлибез?» дип сорыйлар. Мин хәтта хәзер ничек буласын да белмим. Ул миңа аранжировкалар ясады, баянны, бэк-вокал партияләрен яздырды, мине болардан азат итте.
Соңгы тапкыр Республика көненә багышланган концертта бергә чыгыш ясадык. Чыгыш алдыннан аның кисәк кенә температурасы күтәрелде, хәле начарланды. Әмма, берни дә булмаган кебек чыгыш ясады, соңыннан гына сәхнәдә аздан гына егылмый калганын әйтте. Соңыннан ул абыйсы белән Уфада калды, хастаханәгә ятарга тиеш иде. Мин аңа көндә шалтыратып, белешеп тордым. Үләренә бер сәгать кала аның белән видеоэлемтә аркылы сөйләштем, бик борчулы иде, үзен сәер тотты. Соңыннан элемтә өзелде, кабат шалтыраттым һәм беренчесендәге кебек сөйләште. Нәрсә булганын хәзер беркем дә әйтә алмый инде…»
Шаура Сарбаева, махсус музыка мәктәп-лицеенең элекке директоры, Россиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре:
«Ул укырга кергәндә мин завуч идем, ә ул укып бетергәндә директор булдым. Аның бөтен мәктәп тормышы минем күз алдында узды. Аның ничек кергәнен хәтерлим. Үзенең табигый таланты белән комиссияне шундук „аяктан екты“. Музыкаль, артистизмы көчле иде, бер урында гына басып тора белмәде, гел биеп торды. Әгәр берәр нәрсә килеп чыкмаса, елый иде — нечкә күңелле булды. Мондый талантлы балалар сирәк була. Ул безнең мәктәпнең горурлыгы булды, бөтен концертларны бизәде — мәктәптә генә түгел, хөкүмәт концертларында да катнашты. Башта гармунда уйнады, аннан баянда өйрәнде. Чын виртуоз! Аңа тиңнәр юк иде, имтиханнарда аңа бервакытта да „дүртле“ куймадылар. Бәйгеләрдә катнашып гел лауреат була иде. Дәүләт имтиханында фәкать аңа гына „отлично с плюсом“ куйдылар. Максатчан, артистизмы көле булды. Әти-әнисеннән күчкән һәм Аллаһтан бирелгән талант иясе. Аларның дәресләренә кергәч гел игътибар итә идем: Айнурның бармаклары һәрвакыт хәрәкәтләнеп тора — ул өстәлдә, тезләрендә уйный иде. Аны бик кадерләдек, тузан да кундырмадык. Аның бервакытта да кыен хәлдә калдырмаячагын белә идек. Безнең мәктәп укучысы булуы белән горурландык. Айнур безнең мәктәпнең абруен югары күтәрде. Сәхнә аның стихиясе, тормышы булды».
Диас Кәримов, пианист һәм композитор, Франкфурт-на-Майне (Германия) шәһәрендәге Музыка академиясе доценты, Айнур Фатыйховның сыйныфташы:
«Без Айнур белән 1990-2001 елларда Уфа дәүләт сәнгать институты каршындагы мәктәп-лицейда бергә укыдык. Беренче сыйныфтан башлап, 11гә кадәр. Минең иң яхшы Дустым, классташым, күп нәрсәдә үрнәк кеше. Аңа ияреп бөтен малайлар да спортка кереп китте, бигрәк тә турникта тартыла башладылар, әмма Айнурга тиңнәр булмады. Ул беренчеләрдән булып, джаз һәм импровизация белән мавыгып китте, ул вакытта академик пианист идем, шунда минем өчен кызыклы һәм яңа булган аккордлар тезмәсен күрсәтте, тыңлау өчен музыкалар тәкъдим итте. „Яңа исемнәр“ дип аталган концерт программасы белән йөргәндә, Айнурның чыгышларга, музыкага һәм һөнәргә ничек җаваплы караганын, эшне һәм ялны төгәл аерганын күрдем. Классик репертуарны һәм техниканың барлык төрләрен шулкадәр яхшы белгән мастер, академик кысалардан азат булган музыкант юлын сайлаган Айнур сәхнәдә балкып торды, бөтен кешегә үз энергиясен өләште. Тагын бер мизгел искә төште. 1 сыйныфта укыганда икәү кочаклашып елап утырган идек, безне килеп алмаслар да, мәктәптә калырбыз дип курыктык. Әнием исеменнән һәм үзем тирән кайгыны уртаклашам. Рухы шат булсын!..»
Гали Алтынбаев, Башкорт дәүләт филармониясе аккомпаниатор-концертмейстеры, Башкортстанның халык артисты:
«Мин аның өчен өлкән абый идем, аның эчен-тышын белә идем дип әйтә алам. Ул да минем кебек гармун белән туган. Ул „Картлач, әйдә уйныйбыз“ дип әйтә иде. ничек уйнасын алдан сөйләшеп куймыйбыз, кабатлап торасы юк, чыгабыз да уйныйбыз. Аның белән таңга кадәр импровизация ясап утырырга була иде. Архивта уртак язмалар, фотолар калды… Аның кебек музыкантларны Россиядә бармак белән генә санарга була. Бик зур югалту, мондый кешене алмаштыру авыр. Ул кулына эләккән теләсә кайсы инструментта уйный ала иде. Үзенчәлекле, чын мәгънәсендә иҗатчы булды, үзенең уйнавы белән теләсә кемне күләгә дә калдыра ала иде. Гел шалтыратышып, аралашып тордык. Күңелемдә еш кына „Озакка гына җитсә ярар иде“ дигән уй килә иде, чөнки ул сәхнәдә шулкадәр „яна“ иде. Хәзер аның турында гениаль иде дип кенә әйтә алабыз…»