Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сәгатьләр буе суга чират торабыз» - Казан тирәсендәге чишмәләр ни хәлдә?

Чишмә - безнең өчен җир астыннан бәреп чыккан су чыганагы гына түгел, ә тәнгә дәва, җанга сихәт бирә торган Аллаһы Тәгалә нигъмәте. Табышмакларда әйтелгәнчә, «Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк». Без Казан тирәсендәге кешеләр су ала торган чишмәләрне барладык.

news_top_970_100
 «Сәгатьләр буе суга чират торабыз» - Казан тирәсендәге чишмәләр ни хәлдә?
Салават Камалетдинов

Күлле авылы

Казанның Авиатөзелеш районында яшәүче Фәрдия ханым ире белән элек Күлле (Озерный) бистәсендәге чишмәгә йөргән. «Андагы чиратны күрсәгез сез, шаккатмалы! Кешеләр бик күп килә, хәтта башка шәһәрләрдән дә килүчеләр дә бар. Минем иптәш кызым ире белән ул чишмәгә төнлә йөри, чөнки башка вакытта чират зур. Су алыр өчен берничә сәгать көтеп торырга туры килгән чаклар да булгалады. Чишмәдән су алу уңайлы, барысы да җайлаштырылган, баскыч буенча аска төшәсе генә. Суы да бик тәмле, кайнаткач, юшкыны утырмый.

Моннан 15-17 еллар элек, әле Коры Елга бистәсенең яңа өлеше төзелеп беткәнче урамнарда колонкалар тора иде, суны шуннан да алгаладык. Ул су каян килә торган булгандыр, белмим, аны чәйгә, аш куярга гына тота идем. Шәһәр халкы, бигрәк тә безнең район кешесе күп йөри иде суга», — диде чишмә суы белән ясалган чәйнең тәмен белүче Фәрдия апа.

Семиозерка авылы

Шәһәрдән чыгып Биектау районына таба барганда сулыкларга бай Семиозерка авылы бар. Солонка елгасы да нәкъ менә шул яклардан ага. Бу авыл җирлегендә генә дә берничә чишмә бар. Алар гади генә түгел, ә изгеләрдән санала икән.

Семиозерка авылы кешесе Рамил Хәйретдинов: «Безнең авылыбыз территориясендә су чыганаклары күп. Иң танылганнары — Анисья түтәлләре (Анисьины грядки) һәм Святой ключ.

Бу чишмә монастырьдан ерак түгел урнашкан. Анда кешеләр төрле йолалар башкарып китәләр. Җәен дә, кышын да кеше бик күп була. Килеп су алыр өчен барысы да җайлаштырып эшләнгән. Чишмә буйларын җирле халык карап, җыештырып тора. Изге җир дип саналгангамы, кешеләр монда чүпләми, чисталык саклый. Әлегә кадәр су буйларына килеп, бер генә тапкыр да кешесез чак күргәнем булмады. Чишмәгә кадәр машина белән барып җитеп булмаса да, кышын да сукмак була.

Анисья түтәлләре чишмәсен дә мактыйлар. Моннан алган су озак торса да, бозылмый. Авыл халкы суны тикшертергә дип лабораториягә дә алып барып карады. Ул үзенең химик составы буенча Раифадагы чыганакныкыннан да әйбәтрәк булып чыкты. Составында көмеш тә бар.

Бу су яхшы гына түгел, ә шифалы да. Үземнең мисалымда сөйлим. Баланың аллергиясе бар иде, аның сәбәпләрен ачыклый алмадылар. Шул чишмә суын гына эчәргә, шул суда пешкән ризыкны ашарга киңәш иттеләр. Ничек булышадыр ул су, белмим, әмма авырганда аның ярдәме тими калмый», — диде.

Зур Ключи авылы

Казаннан ерак булмаган тагын бер чишмә — Яшел Үзән районы Зур Ключи авылындагы чишмә бар.

Зур Ключи авылы үзидарәсенә шалтыратып сорашкач, анда эшләүче хезмәткәр бу чишмә турында болай диде: «Ул „пруд Святой“ дип атала. Халык инде аны үзенчә изге дип кенә атап йөртә. Кешеләр күпләп йөри анда. Элек ул ачык һава астында иде, хәзер бина эшләп куйдылар. 2021 елда ачылышы булды. Аның территориясен матурлап ясап бетерәсе генә калды. Чишмә территориясе ел саен авылыбызның башкарма комитеты һәм мәдәният йорты ярдәмендә җыештырыла. Краннан агып торган су булгач, үзем чишмәгә йөрмим. Кешеләр аның суы чиста, юшкыны утырмый, дип бик мактап эчәләр».

Казанның Новаторов урамы

Казан уртасында ук — Новаторов урамыннан ерак түгел бер чишмә бар. Аны яндекс картасыннан да табып була, тик исеме күрсәтелмәгән. «Бу чыганак — табигать могҗизасы бит. Совет мәйданы тукталышыннан 1,5 км ераклыкта гына урнашкан. Юл агачлык аша үтә. Чишмәгә төшү юлы бик текә. Матур урын, суны чисталыкка тикшермәдем», — дип комментарий калдырган бер барган кеше.

«Чишмә суын эчәргә яратучылар монда су алырга килә. Ул чыганак шәһәрдән астарак урнашкан. Монда төрле пычрак сулар да агып төшүе ихтимал. Суның анализы да төрле була ала», — дип яза бер шәһәр кешесе.

Әлеге чыганак турында Совет районында яшәүче бер ападан сораштым. «Ул якларда чишмә бар икәнен беләм. Новаторов урамына керәме икән ул? Ул бит тимер юлның теге ягында урнашкан. Балалар белән анда чаңгы шуарга да барганыбыз бар, чишмәсен күрмәдем. Тагын да эчтәрәк булдымы икән, төгәл генә әйтә алмыйм. Безнең мәктәп коллективы укытучыларының анда суга йөргәнен ишеткәнем юк», — диде Совет районының бер мәктәбе укытучысы.

Әки бистәсе

Совет районына караган Әки бистәсендә шул исемдәге чишмә бар.

«Бу чишмәгә кеше суга бик күп килә, чират торып алалар. Янәшәдән үтеп китүчеләр дә туктап су ала. Ул кышын да катмый, гел агып тора. Без аның территориясен җыештырып, матур итеп ясап куйдык. Рәшәткәсен яңарттык, аяк астына вак таш җәйдек», — дип сөйләде Әки чишмәсе тирәсен җыештыручыларның берсе Ирина Хәкимова.

Усад авылы

Ралия апа шәһәребезнең икенче — Лаеш ягындагы чишмәләр турында сөйләде. 

«Усад авылындагы Ихлас мәчете чишмәсенә суга йөрибез. Ул суның тәмлелеге — искиткеч! Әзрәк баллырак тәм дә килә димме соң… Кеше аэропорттан эштән кайтканда кереп, өйләренә су ала. Краннар да бар, матур итеп эшләнгән», — дип бик хозурланып сөйләде Ралия апа.

Әлеге чишмә турында күбрәк белергә теләп Ихлас мәчетенә шалтыраттык.

«Скважинадан килә ул су. Махсус казыттык. Суга халык күп йөри. Ял көннәрендә өчәр тонна су алып китәләр. Ул ачык тора, теләгән кеше кереп ала, краннар куйдык. Бик матур бина эчендә ул, видеокүзәтү аша андагы тәртипне карап торабыз. Мәчет эшчеләре тәртиптә тота бу урынны. Суын бик яраталар, кеше өзелми. Казаннан махсус шушы суга дип киләләр. Суны чистарту өчен фильтрлар куелган, аларны карап, тикшереп торабыз. Бу чишмәне халыктан җыелган акчага эшләдек. Шулай ук мәрхүм Ришат Тәлгать улының ярдәме күп булды.

Кешеләргә иң изге сәдака — су, пәйгамбәребез салләллаһу галәйһиссәләм шулай дигән. Кеше сусыз тора алмый бит», — дип җавап бирделәр Усад авылындагы Ихлас мәчетендә.

Казанның Җәүдәт Фәйзи урамы

Казанның «Гаилә» мәчете территориясендә дә Салкын чишмә бар. Бирегә дә халык тәмле су артыннан килә. «Артезиан суы чыганагы бар. Анда фильтрлар, краннар куелган. Теләгән кеше килеп, су алып китә. Без аның өчен түлибез, счетчиклары бар. Су сыйфатын да тикшереп торабыз», — дип аңлаттылар мәчеттә буралган скважина турында.

Казан тирәсендәге тагын кайбер чишмәләр:

1.    Раифа чыганагы Яшел Үзән районының Раифа бистәсндә урнашкан (монастырь территориясендә).

2.    Питрәч районының Тау Иле авылында шул ук исемдәге «Тау Иле чишмәсе» бар. «Аннан бик күп кеше су ала, якын-тирә авыллардан да киләләр. Ялларда су алырга чират тезелә», — диде Гөлүзә Василова. Ленино-Кокушкино авылында «Апакай» дип аталган, бер-берсеннән бик ерак булмаган ике чишмә исәпләнә.

3.    Казан шәһәре Вахит районы Һади Такташ урамында чиста сулы колонка бар. Картадан күренгәнчә, Һади Такташ урамы тукталышыннан якынча 500 метр ераклыкта. Дөрес, бу чишмә түгел, әмма суын кулланалар.

4.    Лаеш районы Габишево бистәсе, Муса Җәлил урамы, 18 нче йорт. Мәчет янында ук чишмә бар. Урта Девятово авылында Горская урамыннан ерак түгел шул авыл исемен йөртүче чишмә бар. Тагын бер чишмәләре авыл зираты янында.

5.    Казанның Аракчино бистәсендәге Барлык диннәр гыйбадәтханәсе территориясендә дә (Иске Аракчино урамы, 4 йорт) Әни чишмәсе бар.

6.    Биектау районы Олы Кавал авылындагы «Кәлимә», ә Әлдермеш авылында «Сөйдеркә» чишмәсе ага.

«Казан тирәсендә су кими бара»

Шәһәребезнең су байлыгы һәм аның чисталыгы турында КФУның табигатьне төзекләндерү һәм судан файдалану кафедрасы мөдире, профессор, биология фәннәре докторы Нәфисә Минһаҗева белән сөйләштек.

Чишмәләр — җир асты суларының өскә чыгу урыны. Су җир өслегенә якын да, ерак та ята ала. Мәсәлән, Зәңгәр күл тирәсендәге су чыганаклары бик тирәннән килә. Суның җир өслегенә якынрак урнашуы ешрак очрый.

Күп чишмәләребезне без тарих битләреннән үк беләбез. Мәсәлән, Казан Кирмәнендәге чишмә (Тайницкий ключ). Казансу елгасының суы сульфатлы, аны эчәргә ярамый. Ә Кирмәндәге чишмә Казансуның икенче ягында, сул ярында урнашкан, эчәргә яраклы булган. Казансуның уң як ярындагы чыганаклар сульфатлы, ә сул яктагылары — гидрокарбонат, кальцийлы.

Шулай ук иң танылганнары арасыннан Питрәч районыннан агып килә торган Киндерле елгасы тирәсендәге чишмәләрне атарга була. Ул Киндерле, Сосновка, Белянкино, Чебакса авыллары аша үтә. Киндерле елгасы җир асты су чыганакларыннан килгән сулар белән туена. Биредә 1860нчы елларда су алу корылмасы төзелә.

Киндерле елгасының кушылдыгы — Көмеш чишмә (Серебрянный ключ). Чишмәләрнең сулары бик яхшы, тәмле, минераллар күп, шунлыктан кайнаткач төптә юшкыны кала. Заманында 1866 елда ук галим, атаклы Александр Бутлеров әлеге суның эчәргә яраклы булуы турында әйткән.

Бүгенге көндә су белән бәйле вәзгыять бик кызганыч хәлдә. Су алу корылмасы эшләп тора, Киндерле елгасы кибә башлады. 2021 елның җәе дә коры килде. Узган елның август аенда Белянкино авылы тирәсендә елга бөтенләй диярлек бетте, әз генә калды. Көмеш чишмә дә бик кимеде. Аскы өлешен казып бетергәннәр. Ул Киндерле елгасына коя иде, андагы җирләр бик матур иде. Берничә ел элек ул чишмәне торбага ага торган итеп куйдылар. Җәй көне шикаятьләр күп булгач, үзебез үк барып карадык. Казылган, күмелеп калган урыннары да бар. Хәзер чишмә елгага кадәр барып җитә алмый. Бик ямьсез күренеш.

Әки чишмәсе бар. Быел волонтерлар аның территориясен җыештырып, матур итеп төзекләндереп куйдылар. Бу чишмә дә кибә башлаган иде. Моңа җәйнең коры килүе дә йогынты ясый.

Урта Кабан күле тирәли дә чишмәләр бар иде. Бу — Первомайский бистәсе тирәсендә. Ул чыганаклар турында риваятьләрдә дә сөйләнә. Минем хәтерләвем буенча, әле 80-90нчы елларда да анда чишмәләр бар иде. Универсиадага дип шәһәрне төзекләндерү вакытында алар юкка чыктылар. Хәзер алар турында берни дә ишеткәнем юк. Су спорт төрләре сарае тирәсендә дә чыганаклар бар иде. Кызганыч, төзелешләрдән соң алар юкка чыга.

Чишмә сулары, гадәттә, чиста була. Әлбәттә, ул җирлектә зарарлы матдәләр полигоны булмаса. Сирәк кенә булса да, Казанда да җир астыннан килүче суларның пычрануын күзәтергә була.

Әгәр дә кеше су белән ямьсез кылана икән, ул китә, юлын үзгәртә. Мәсәлән, Чишмәле урамы тирәсендә чишмәдән агып чыккан су күл хасил итә иде. 2009 елда аны күмеп бетерделәр диярлек. Җирле халык та ризасызлык белдерде. Ул вакытта аны саклап кала алдык, дөресрәге, ул хәзер күбрәк ясалма күл инде, җир астыннан чыгып торган чыганагы югалды аның. Еш кына су, күл, елга һәм башка сулыкларның тере булулары турында ишетергә туры килә. Бу дөрестер дә, чөнки су — ул ресурс түгел, ә яшәү тирәлеге.

Соңгы 10-20 ел белән чагыштырганда гына да Казанда төче су запаслары кимеде. Без аларны тиешенчә карый, саклый белмибез, кызганыч. Бездә кечкенә сулыклар бик күп: 200гә якын. Тик алар бөтенесе бергә бер зур күлгә дә җыелмый. Аларны саклап, карап тотарга кирәк тә бит, ә бездә алар тирәли һаман нәрсәдер салалар, коралар.

Табигать үзеннән-үзе бертуктаусыз тернәкләнеп тора алмый, аның ресурслары чикле. Безнең кафедра табигатькә кеше китергән казаларны төзәтә алырлык белгечләр әзерли, тик без бервакытта да табигатьне тулысынча тернәкләндерә алмаячакбыз. Тернәкләндерү дигәндә дә еш кына сүз ясалма әйберләр турында бара.

Су, чишмәләр — ул безнең бәяләп бетермәслек хәзинәбез, — дип аңлатты белгеч.

Татар кешесе өчен чишмә су чыганагы гына түгел, аларның күбесе безнең өчен изге дә. Без чишмәне илаһилаштырабыз. Тәмле су яратубызны сулыкларны карау, саклау, кадерләү кебек гамәлләребез белән дә күрсәтә алсак иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100