Сәфәр вакытында намаз ничек кыскартыла?
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында дини кагыйдәләргә кагылган төрле сорауларга җавап бирәләр.
Әссәламүгаләйкүм, хәзрәт. Мосафир үзен сәфәрдә 14 көннән азрак булам дип ниятләп чыгып китә, әмма сәфәре инде 17нче көн дәвам итә. Бу кеше өч көннән өенә кайтасын төгәл белә, аңа хәзер намазларны кыскартыргамы?
Вәгаләйкемәссәлам. Сезнең очракта, мосафир намазларын кыскартуын дәвам итә, чөнки ул сәфәр халәтендә 15 яки аннан да күбрәк тәүлеккә каласын белмәгән. Димәк, аның нияте тулысынча формалашып җитмәгән булган.
Мондый очракларда, мосафирның теге яки бу җирлектәге сәфәр көннәре, өйгә кайтып китү вакытын төгәл белгәннән соң, санала башлый.
Югарыда телгә алынган урында никадәр вакыт яшәвенә карамастан, ул биредә өч көнгә каласын төгәл хәл иткән – менә бу аның мосафирмы-юкмы икәнен билгеләүдә хәлиткеч фактор булып тора да инде, диелә җавапта.