Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сәер үлем». Яшь укытучы мәетен зиратта тапканнар

31 яшьлек хатынның ике кызы ятим калган.

news_top_970_100
«Сәер үлем». Яшь укытучы мәетен зиратта тапканнар
https://pixabay.com

Пермь өлкәсендә 31 яшьлек укытучы хатын мәетен зиратта тапканнар. Ул Можга шәһәрендә туып үскән. Аннары Очерга күченгән. Биредә ул мәктәптә физкультура укыта. Аннары бер ир-ат белән таныша, бергә яши башлыйлар һәм ике кызы туа. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Мәрхүмәнең исемен үзгәртеп, Анастасия дип бирәләр. Аны укучылары да, ата-аналар да бик яраткан. Бик көчле, игелекле һәм күңелле кеше иде, диләр.

Эштә бар да яхшы булса да, Анастасиянең гаилә тормышы бик үк бәхетле булмый. Танышлары сүзләренчә, ире аңа гел хыянәт итә, ир белән хатын шуның өчен талашып тора. Соңгы тамчы — иренең бер сөяркәсе балага уза.

«Иртән ул эшкә килде. Карап торышка бар да яхшы иде. Ул беркайчан да эчендәген кешегә күрсәтмәде. Аннары ни булганы аңлашылмый. „Иренә шалтыратып, үз-үзенә кул салам дип әйткән, ире шунда ук килеп җиткән“, — дип сөйләүчеләр дә бар. Башкалары исә „Настя беркемгә шалтыратмаган, ире эзләп тапмагач, GPS аша аның кайда булуын ачыклаган һәм зиратта тапкан“, диләр. Настя авыр булганда гел шунда йөри», диелә бу хәбәрдә.

Күпләр Настя үз-үзенә кул сала алмый дип саный. Бу турыда социаль челтәрләрдә дә язалар. Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, Анастасия табылган урында көрәш эзләре дә була. Хәзер әлеге вакыйга сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100