Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәер үлем: Башкалага чыршы бәйрәменә килгән укучы кыз вафат булган

12 яшьлек кыз бала хостелда җан биргән.

news_top_970_100
Сәер үлем: Башкалага чыршы бәйрәменә килгән укучы кыз вафат булган

Среднеуральск шәһәреннән Мәскәүгә Кремль чыршысына килгән укучы кыз бала вафат булган. Бала хостелда сәер үлем белән үлгән, дип яза «МК» сайты.

4 гыйнварга каршы төндә башкаладагы хостелларның берсендә 12 яшьлек кыз бала җан биргән. Аның нәселдән килгән авырудан үлүе ихтимал, диелгән әлеге хәбәрдә.

«МК» сайтына үз чыганагы хәбәр иткәнчә, 3 гыйнвар кичендә 12 яшьлек кызның хәле китә. Бала бик каты коса башлый.

Мәрхүмә кыз әти-әнисе белән «Артист» хостелында туктаган. Төн уртасында бирегә ашыгыч ярдәм килгән. Табиблар килгәндә кыз бала комада була, озак та тормыйча җан бирә.

Әнисе сүзләренчә, кызда Ли синдромы була. Бу — генетик нәселдән килә торган авыру. Әлеге синдром нерв системасы үсешенә йогынты ясый, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100