Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәер гамәл: Сахалинда эшчеләр пычрак кар өстенә чиста кар сипкәннәр

Сәер гамәл: Сахалинда эшчеләр пычрак кар өстенә чиста кар сипкәннәр

news_top_970_100
Сәер гамәл: Сахалинда эшчеләр пычрак кар өстенә чиста кар сипкәннәр
Южно-Сахалинск шәһәрендә эшчеләр пычрак кар өстенә чистасын сибеп, аны тигезләп йөргәннәр. Шаһитлар бу хәлне видеога төшереп, интернетка элгәннәр, хәзер бу видео социаль челтәрләрдә тарала.


Лента.ру сайты язганча, эшчеләргә аэропорт тирәсендәге территорияне матурларга дигән йөкләмә бирелгән булган. Пычрак карга чистаны сибәргә кушылган. "Армиядә дә мондый хәл күрмәссең", - дип яза видео астында социаль челтәр кулланучылары.

Журналистлар бу матурлауны шәһәргә халыкара бәйгедә катнашучы спортчылар килү уңаеннан уйлап тапканнар дип фаразлый. "Дети Азии" халыкара спорт уеннары шәһәрдә 8-17 февраль көннәрендә узачак.

Шәһәр хуҗалыгы идарәсендә журналистларга бу фаразның дөреслеген раслаганнар. Чыннан да, шәһәрдә карны чыгару һәм объектларны тәртипкә китерү буенча контроль көчәйгән. "Әмма видеодагы ситуация абсурд булып тоела, ә инде бу эшләрнең надзор ведомстволары боерыгы белән башкарылуы тагын да абсурдрак. Инициатива авторлары ачыкланачак", - дип язылган идарәнең рәсми сайтында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100