Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сөембикә"гә - 105 ел. Татар кызларының әдәби-нәфис журналын кемнәр әзерли?

“Сөембикә – сезнең журнал, туташлар һәм ханымнар!” дигән бик тә популяр рекламаны ишетмәгән кеше юктыр. Без кечкенә чакта еш әйләнә иде ул телевизордан. Әле әнидән “туташ” белән “ханым” кем ул дип сораганым да истә. Күр әле, рекламасы ук белемгә өндәп торган бит!

news_top_970_100
"Сөембикә"гә - 105 ел. Татар кызларының әдәби-нәфис журналын кемнәр әзерли?

Без үскән чакларда “Сөембикә”не алдырмаган йорт булмагандыр. Ул – дәү әни һәм әниләрнең кадерле кунагы, ахирәте һәм тәмле сере кебек иде.

Менә шул нәфис, затлы журнал быел 105 яшьлек юбилеен тутырды. Бер гасырдан артык гомер! Бу – басма мәгълүмат өчен искиткеч зур сан. Аның дөнья күрүендә никадәр кеше хезмәте, тәҗрибә, идея һәм уйлар түгелгән дигән сүз.

“Сөембикә” – безнең күрше редакция. Без 12 катта утырсак, алар 11дә. Күптән түгел редакция хезмәткәрләрен күркәм юбилейлары белән котлап мендек.

Алдан шунысын әйтеп куйыйм, биредә җанга шулкадәр рәхәт тынычлык, иҗат атмосферасы, гармония хакимлек итә. Әллә коллективта гел хатын-кызлар эшләгәнгә, әллә хатын-кызлар журналын гүзәл затлар гына чыгарганга.

“Сөембикә” – “Азат хатын” – “Сөембикә”

Безне “Сөембикә” журналының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова каршы алды. Без бу көнне тулысынча “Сөембикә” атмосферасына чумдык. Журналның бай тарихы, иҗат коллективы белән таныштык. Хәтта редакция җыелышында катнашып, яңа санның ничек тууын да күзәттек.

- Журнал 1913 елда Якуб Хәлили җитәкчелегендә “Сөембикә” дигән исем белән чыга башлый. Аның максаты: милләт аналарын, милләт хатын-кызларын тәрбияләү була. Аннан соң ул “Азат хатын” итеп үзгәртелә. Бу вакытта аның төп лозунгы - колхозларда хатын-кызларны алгы сафларга чыгару, азат хатын итеп һәм аларның да бөтен эшкә булганлыгын күрсәтү була, - дип тарихын сөйләде баш редактор. - Бүгенге, хәзерге заман “Сөембикә”се шушы ике юнәлешне дә алып бара. Без, беренчедән, үзебезне шундый милләт аналары, милләт хатын-кызларын тәрбияләүче, икенчедән, хатын-кызларның хокукларын яклаучы, өстенлекләрен, булганлыкларын күрсәтүче милли журнал дип саныйбыз.

Чыннан да, 105 ел әйтергә генә җиңел сан. “Сөембикә” бүген икенче гасырлык тарихын яза. Төрле еллар, төрле исемнәр кичергән Сөембикә. Төрле мөхәррирләр мөхәррирлек иткән. Сугыш кайтавазы журнал язмышында аеруча да зур роль уйнаган. 1941 елдан “Сөембикә” 17 ел буе чыкмый торган.

- Күптән түгел бөтен коллективыбыз белән элеккеге мөхәррирләрне чәй табыны артына җыйдык. Анда бүген дә безгә рухи терәк булып торган элеккеге мөхәррирләребез Венера апа Ихсанова, Роза Туфитулова, Фирая Бәдретдинова һәм Ләйсән Юнысовалар килде.

“500 мең тираж, дөньяга яңгыраган конкурслар”

Гөлнара Сабирова сүзләренчә, журнал белән иткән һәр редактор чоры – аерым әһәмияткә ия.

Венера Ихсанова чоры - журналның 500 меңгә чаклы тираж белән чыккан вакыты. Ул чорда журнал бөтен Советлар Союзында яшәүче хатын-кызларга барып ирешә. 

Роза Туфитулова чоры - иҗтимагый эшләр белән, хатын-кыз хокукларын яклау белән бәйле чорлар. Ул вакытта “Сөембикә” канаты астында “Ак калфак” бөтен татар хатын-кызлар оешмасы оеша. 1991 елда “Азат хатын” “Сөембикә”гә үзгәртелә. “Гыйффәт туташ”, “Киленбикә” кебек зур, бөтен дөньяга яңгыраган конкурслар оештырыла.

Фирая Бәдретдинова чорындагы “Сөембикә” - җылылык, хатын-кызлык чоры. Ул вакытта “Асылъяр” дигән бик матур кушымта дөнья күрә башлый. Һәр чорның үз тарихы, һәр чорның истә калырлык мизгелләре бар, - диде баш мөхәррир.

“Бүгенге “Сөембикә” – хатын-кызлар өчен ир-ат карашы

Бүгенге “Сөембикә” укучылары журналның заманча булуын таныр. Әмма ул - өй җылысын, хатын-кыз, аналык җылысын саклаган журнал. Басманың тугры укучылары да, аны кулына беренче генә алып караучылар да игътибар иткәндер, соңгы елда журнал битләрендә ир-ат фикеренә мәйдан бирелде.

– Хатын-кыз өчен гел хатын-кызлар гына сөйләп тору бөтеләй башкача яңгырый. Без шактый кызыклы авторлар алып килдек. “Ирләр күзлегеннән” рубрикасына Рәмис Латыйпов, Римзил Вәлиев, Данил Сәфәров, Нияз Игъламовлар язды, ягъни фикерле ир-атлар үзләренең карашларын җиткерде, - диде Гөлнара Сабирова.

“Сөембикә”нең соңгы еллардагы үзгәрешләренә тукталсак, яңа рубрикаларны әйтеп узарга кирәктер. Гаилә, хатын-кызга мөнәсәбәт буенча, “Ир фикере” рубрикасы чыгып бара. “Өч фикер” дигән рубрикада бер үк темага ир-ат һәм хатын-кыз җавап бирә, шулай ук психолог әлеге фикерне җөпләп, белгеч буларак киңәшен әйтеп куя.

– Нинди генә даимилек булса да, заман да, фикер дә үзгәрә. Һәрвакыт яңарып тору кирәк. Язмалар кыскарак булырга тиеш. Шундый шартларда да басма матбугатны яраттырырлык итәргә кирәк, без заман белән бергә атларга тиешбез. Ирләр күзлегеннән ниндидер яңалык әйтү җитеп бетми әле безгә. Даими авторлар булдырасы, аерым бер рубрика бирәсе килә.

Яңа сәхифәләрдән “Әбием сабаклары”н әйтер узар идем. Һәрберебез диярлек үзенең әбисе турында язып чыкты инде. Татар гаиләсендә әби үзенә бер аерым урын тота. Ул изге һәм ак кеше. Бала тәрбиясенә зур өлеш кертә ул. Мин бүген әбисез үскән, ике-өч яшеннән балалар бакчасына йөргән, нянялар белән калган балаларны бик кызганам. Әби тәрбиясе алган бала башка төрле булып үсә, аның күңеле баерак, күңеле җылырак була, табигатьтәге үзгәрешләрне әйбәтрәк күрә, дөньядагы вакыйгаларны башка күзәлектән карый. Әлеге сәхифәдә әбиләрдән алган җылылыкны бүлешәсебез килде, - диде баш редактор.

Әдәби-нәфис журнал булса да, “Сөембикә”дә социаль проблемаларга зур игътибар бирелә.

- Милли телләр проблемасы – моннан да читтә кала алмыйбыз. “Сөембикә” хатын-кыз журналы дип әйтәбез икән, ана теле бит ул - балага әнидән бирелә торган амәнәт. Бездә әхлак темасы да, гаилә проблемалары да, психологик, социаль, икътисади, сәяси темалар да - барысы да бар. Юкка гына журналның өстенлеге аның еллар буенча тупланган аудиториясендә түгелдер. Тугры укучылары аның һәрбер үзгәреш чорын кабул итә, үз фикерләрен җиткерә, - ди Гөлнара Сабирова.

“Проблемалар бездә дә бар”

Заман үзгәрә барган саен, журналның басма вариантын кулга тотып укучы буын сыегая бара. Шуңа күрә язмаларны интернетка чыгару, укучыларны виртуаль дөньяга туплау – заман таләбе. “Сөембикә” дә искәрмә түгел. Ул - интернетта актив эшләүче журнал.

- Әлбәттә, ниндидер яңа юнәлештә үсәсе килә. Безгә яңа сайт кирәк. Ул журнал сайты гына булырга тиеш түгел, ул бөтен татар хатын-кызларын берләштерә торган бер мәйдан булырга тиешле. Бу юнәлештә сөйләшүләр алып барабыз, ул планыбыз тормышка ашар дип уйлыйм. Социаль челтәрләрдә аудиторияне киңәйтү өстендә эшлибез. Әлбәттә, бөтен татар журналистикасына кагылышлы проблема бездә дә бар – белгечләр җитмәү. Интернетта эшләү буенча бигрәк тә. Аңа безне беркайда да укытмыйлар, өйрәтмиләр. Рус телле белгечне табу да кыен әле. Ә татар телле һәм бөтен заманча технологияләрне белгән кешеләрне табу бөтенләй икенче, - ди редактор.

Сер түгел, бүген һәр басма алдына баскан проблема ул – газета-журналны укучыга җиткерү. Бәяләр арту да, вакытлы матбугатны таратырга алынучы хат ташучылар булмау да аяк чала.

– Шуңа күрә альтернатив юнәлешләрне үстерергә кирәк. “Сөембикә” - авырлыкларга карамастан, үзенең абруен тоткан һәм үз сүзен җиткерә белгән журнал. Без киләчәктә дә шушы максатларыбызга тап төшермәбез дип уйлыйм, - диде “Сөембикә” журналының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова.

“Редакциянең әтисе дә, әнисе дә, чирек гасыр гомерен журналга багышлаучылар да бар”

Алда әйтеп үткәнемчә, биредә хатын-кызлар гына эшли. Читтән караганда, редакция коллективы кырмыска оясы белән бер. Һәркем үз уена, үз эшенә чумган.

Редакциягә кергән кешене иң беренче итеп офис-менеджер Нәфисә Әскәрова каршы ала. Аның “Сөембикә”дә эшләвенә 16 ел икән инде.

– Ул - безнең редакциянең әнисе һәм әтисе. Ул булмаса, бездә тәртип югалган кебек. Нәфисә кемнең ничәдә, кайда булачагына кадәр белә. Шулкадәр тәртип һәм җылылык бирүче кеше ул. Бөтен документлар тәртиптә, килгән, чыккан хатлар барысы да исәпкә алынган, - диде аның турында баш мөхәррир.

Менә бу өстәл артында утыручы мөлаем ханым - Лилия Гәрәева. Ул журналда халык ярата, үз итә торган сәхифәләрне алып бара. Пешерергә-төшерергә, бакча эшләренә өйрәтә, хуҗабикә киңәшләре белән бүлешә. Укучылардан килгән хатны да беренчеләрдән булып ул укый. “Сөембикә” белән бер казанда кайный башлавына 7 ел булган.

“Социаль, икътисади, сәяси темаларны яктыртучы, данлы, исемле, медальле журналистыбыз - Мәдинә Афзалова бу безнең. Татар журналистикасының легендасы дип әйтергә була”, - диде хезмәттәше турында Гөлнара Сабирова. Мәдинә ханымның журналистикада – 43, “Сөембикә”дә өч дистә ел тирәсе стажы бар.

“Корректор дигәч, күп очракта хәреф хатасы санаучы кеше генә килеп баса. Безнең корректорыбыз Фирдәвес Исмәгыйлева – хәреф хатасы тикшерүче генә түгел, журналның эчке тәртибен саклаучы кеше дә. Ул бөтен күңеле белән эшли. Үз эшенә тугры кеше. 43 ел эш стажының 19 елын әлеге журналга багышлаган.

Эльмира Закированы белмәгән кеше юктыр. Ул – бер буын татар журналистларын тәрбияләгән кеше, озак еллар “Ялкын” журналының әнисе булып торды. “Ялкын” га 33 ел гомерен багышлаган, шуның 15 елы редактор вазыйфасында үткән. Бүген ул “Сөембикә”нең әдәби мөхәррире. Хикәяләр, шигърият, җыр тарихлары – барысы да аның аркылы керә. Эльмира Закированың “Сөембикә” дә эшли башлавына да 7 ел үтеп киткән инде.

“Җаваплы сәркатибебез - Лариса Маликова”, - дип таныштырды редактор. – Бу вазыйфа аның мисалында бөтен әйберне үз эченә ала. Аңа бөтен эшне тапшырырга мөмкин. Инициативалы кеше, бер әйбергә карата да битараф түгел. Һәрнәрсәгә үзенең фикере булган, аны кыю итеп әйтеп бирә алырлык кеше. Журнал эшчәнлегенә килгәндә, аннан башка журналны күз алдына да китереп булмый. Чөнки ул аның башыннан алып ахырына кадәр эшләп чыга: макетын да төзи, версткасын да эшли, фотоларны да үзе таба, авторлар белән дә үзе эшли. Сайт һәм социаль челтәрләрне дә контрольдә тота. Һәрдаим идеяләр белән яна. Бер сүз белән әйткәндә, “Сөембикә”нең йөрәге. Лариса ханымның “Сөембикә”дә эшли башлавына ноябрьдә 25 ел була икән.

Чирек гасыр гомерен журналга багышлаган тагын бер хезмәткәр - Гөлнур Сафиуллина – Хәсәншина. Ул – баш мөхәррир урынбасары. “Һәр кешенең күңеленә кереп, беркемгә дә әйтә алмаган серләрен тартып чыгара, һәм аны шулхәтле күңелгә тиярлек итеп язучы, беркемне дә битараф калдырмый торган журналист. Журналистикада үзенең исеме бар. Аның язмаларын укыдың да оныттың түгел. Чөнки ул язганчы үзе дә язма геройлары белән яшәп ала”, - диде урынбасары турында Гөлнара Сабирова.

Җитәкче урынбасары Рәмзия Кашапованы баш мөхәррир “Мода һәм стиль эталоны” дип бәяләде. Әлеге ханым реклама һәм подписка, техник яклар өчен җавапы. Киенүеннән күренгәнчә, милли стильне ярата һәм шуны башкаларга да җиткерә. Бүген журнал кысаларында “Сөембикә белән матур бул” проекты бара. Аның эше районнар буйлап йөреп, хатын-кызларны белгечләр белән бергә киенергә өйрәтүдән гыйбарәт.

“Нинди фигурага нинди кием килешә, нинди киемнең модасы чыкмый, быелгы сезонда нинди стильләр актуаль кебек сорауларга җавап табарга булышабыз”, - ди Гөлнара Сабирова.

Редакция коллективына яңарак кына килеп кушылган һәм яңа сулыш өргән Чулпан Галиәхмәтова- Юнысова тиз арада үз кешегә әйләнгән.

“Тиз эшли, шул ук вакытта аналитик фикерле, җитди проблемаларны күтәреп алып, шуның төбенә төшеп яза торган журналист”, - дип бәяләде аны редактор.

Редакциянең фотографы да хатын-кыз - Ксения Богданова.

Коллектив белән танышкач, шундый фикергә килдем: биредә битараф кешеләр эшләмидер. Монда һәр журналист язма геройлары тормышы белән яши.

“Сөембикә”не Татарстанда – хатын-кызлар, чит төбәкләрдә –ир-атлар күбрәк укый”

“Сөембикә”нең бүген биш мең тирәсе тиражы бар. Әбунәчеләрнең күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итә. Аның каравы читтә яшәүче милләттәшләрдән күбрәк ирләр укый икән.

- “Сөембикә”не чит илләрдә күпләп алдыралар иде. Хәтта “Сөембикә” – читтәгеләр өчен әлифба булды дип хатлар яздылар, - ди Гөлнур Сафиуллина. – Элек татар мәктәпләре юк иде бит. Безне алдырып, балаларын татарчага өйрәткән гаиләләр бар. Үзгәреш чорлары башланганда дини догаларны “Сөембикә” бастыра башлый. Шул елларда да ул халыкның өмете булган. Үзгәрешләр заманында Үзбәкстанда яшәүче күпме әбунәчеләр өзелеп калды. Журналны алдыра алмауларын язып, ике ел буе туктаусыз хатлар килде.

“Татар-информ” хәбәрчеләре коллективның уртак җыелышында катнашып, Яңа ел санының кайбер серләрен дә белде. Әмма сер – сер инде ул, әйтмим. Шуны гына әйтә алам: бик бай эчтәлекле, тирән мәгънәле, затлы һәм матур журнал күрәчәк. Үз кулларыгызга алып укыгач, “әйткән иде бит” диярсез! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100