Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөембикә һаман да халык күңелендә...

Тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова Сөембикә ханбикә исемен мәңгеләштерергә кирәк дигән фикердә.

news_top_970_100
Сөембикә һаман да халык күңелендә...

Сагышларны сүтә-сүтә,

Айлар үтә, еллар үтә.

Безнең язмыш синең белән

Мәңге бергә, Сөембикә

Разил Вәлиев

Сөембикә, Сөембикә ханбикә… Олы тарихыбызда менә ничә гасырлардан бирле халкыбыз йөрәгендә мәңге төзәлмәслек яра да, азатлыкка омтылышыбызда фәрештәдәй изге җан һәм милләтебез язмышына битараф булмаучыларга үрнәк өлге дә ул Сөембикә ханбикә. Исемен, шәхесен пычратырга тырышсалар да, пычранмаган сафлык, намус иясе, буй җитмәслек гүзәл дә ул. Шул ук вакытта милләтебезнең иреге өчен, эзсез югалудан саклап калу өчен көрәшкән каһарман да, фаҗигале язмышлы ана да ул Сөембикә. Менә шуңа күрә дә, исеме, образы Казан ханлыгы чорыннан сакланып калган аз санлы елъязмаларда, халык авыз иҗаты әсәрләрендә генә түгел, буыннардан-буыннарга изге васыять итеп тапшырылып килгән амәнәт тә кебек.

Бала чагымның иң матур бер истәлеген язып үтәм. Безнең Әтнә районы Яңа Шимбер авылында яшәгән Сәләхи бабай белән Хәтимә апаларга елга бер мәртәбә кыш көне бер укымышлы ханым килә иде. Әбиемнең мине, 4-5 яшьлек оныгын ияртеп шул ханымның (бәлки ул остазбикә дә булгандыр) сөйләгәннәрен тыңларга алып барганын хәтерлим. Ни үкенеч, анда ишеткәннәремне язып барырлык түгел идем әле.

Шул кичтә мин беренче тапкыр «Сөембикә, Сөембикә ханбикә» дигән исемне ишеттем. «Сөембикә бәете»н дә беренче тапкыр шунда ишеттем. Озак сөйләде бу хакта кунак апа. Тыңлаучылар, елый-елый, Сөембикә исемен кабатладылар.

Әле дә исем китә. Сугыш барган еллар иде бит. Кеше кайгы диңгезенә чумган вакыт. Ничек итеп, үз кайгыларын бер якка куеп, Сөембикә язмышы өчен еладылар икән авылдаш апаларым? Әллә алар халкыбызның язмышына төшкән коллык газабын тирәнрәк аңладылар микән? Шулайдыр, иманым камил, чөнки авылыбыз тарихы, нугай кабиләләре нәселеннән килгән авылдашларыбыз фаҗигасе дә Явыз Иван сәясәте белән тыгыз бәйләнгән бит. Хәзер дә татар һәм нугай халыклары тарихына чөй кагучылар бар. Әмма юкка. Тарих күптән үз бәясен бирде инде.

Сөембикә исеме халык хәтерендә. Шөкер аның образы тарихи әсәрләрдә, фәнни хезмәтләрдә, рәсем һәм музыка сәнгатендә гәүдәләнү тапты. Әмма, ни кызганыч, ни үкенеч, бүгенге көнгә кадәр үзе яраткан Казанына кайтып, постаментка басып халкыбызны сөендерә алмады. Ни өчен? Ничә гасырлар элек яшәгән бу изге затның бөеклеген бүген дә күтәрә алмаучылар булгангамы?

Татар халкы яраткан, хөрмәт иткән Сөембикә хакында олуг тарихчыбыз Һади Атласи сүзләрен искә төшерик. «Сөен-бикә Казаннан китә башлагач, аның кадерен белүчеләр күбәйде. Сөен-бикә Казаннан киткәндә Казан халкының ире-хатыны, кызы, зурысы һәм кечкенәсе Казан елгасына чаклы озата барулары, яшьләрен агыза-агыза үксеп елаулары, күп кешенең Зөягә чаклы Сөен-бикә артыннан барулары — барысы да Сөен-бикәнең Казан өчен сагынырлык кеше булганлыгын аңлаталар иде», — дип яза ул.

Сагынырлык кеше дигәч, Атласи Сөембикәнең шундый катлаулы, авыр чорда ил белән идарә итә алырлык, тәвәккәл, зур ихтыяр көченә ия булган, акылын, гыйлемен һәм хөрмәт иясе, югары әхлаклы кеше булганын күз алдында тоткан, димәк. Алай гына да түгел ханбикәнең үз халкына мәхәббәтен дә, олы һәм кечеләрне хөрмәт итә белгән гаделлеген дә искә төшерергә онытмый галимебез. «Ул, Казан олугъларыны дәрәҗәләренә карап багышладыгы кеби, Казанның урта һәм түбән дәрәҗәдәгеләрене дә онытмыйдыр, һәркайсына үзенең сыеннан өлеш чыгарадыр иде. Аның шушы эшләре Казан халкының күңеленә бик нык урнашкан булганлыгы өчен, алар Сөенбикәне бик тиз генә оныта алмадылар. Ул үзе күңелләрдә калдыгы кеби, аның исеме дә телләрдә калды» (Һади Атласов. Сөенбикә. — Казан, 1914. Б.56-57).

Без заманында борынгы тарихны да, урта гасырлар тарихын да өйрәнгән идек. Искә төшерсәк, кешелек җәмгыяте үсешен алга җибәрүдә тиңдәшсез өлеш керткән идарәче хатын-кызларның аз булмаганын күрәбез. Көнбатыш илләре тарихында да, мөселман илләре тарихында да мисаллар бар. Мисал өчен, Англия королевасы Елизавета I үз илен көчле диңгез державасына әйләндерә алган. Испания королевасы Кастилия Изабелла XVI нчы йөз башында, таркалып беткән дәүләтен берләштереп, көчле дәүләт оештырган. Төрки мөселман дәүләтләре тарихын карасак, тәхеткә беренче булып утырып, акылы һәм тәвәкәллеге белән күпләрне сокландырган Разия хатунны күрәбез (1232 ел).

17 яшьлек Сөембикәне Җан Галигә биргәндә дә Йосыф Морза шундый бурыч куя. «Алтын Урда таркалды, кызым. Казан ханлыгы тирәсенә берләшә алсак иде. Шуңа бөтен көчеңне, тырышлыгыңны куй. Акылыңа ышанам. Риза булсаң, кызым, милләтеңнең, ватаныңның, халкынның данын коткарып калачаксын. Мин сиңа ышанам», — ди. 18 ел гомерен багышлый Сөембикә бу ышанычны акларга.

Әйе, онытмады халык үзенең ханбикәсен. Октябрьгә кадәр һәм аннан соң да татарлар яшәгән авылларда Сөембикә исемен кыз балаларына бирде, аның рухына багышлап Коръән укытты, догаларын укыды, мәҗлесләрендә «Сөембикә бәетен» һәм мөнәҗәтләрен әйтте. Бу истәлекләр миллионнарныкы икәнен кем кире кага алыр икән?

Боларга өстәп, кыз балалар өчен ачылган мәктәпләргә Сөембикә исеме бирелүе хакында әйтеп китәр идем. Мәсәлән шундый исемдәге мәктәп Троицк шәһәрендә 1909/1910 уку елында ачыла. Кыз балалар өчен ачылган бу мәктәпне оештыруда зур тырышлык күрсәткән кеше — Төркиядә алган белемнәре белән татар, башкорт, казах халыклары арасында зур хөрмәт казанган Габдрахман Әхмәрев. Ул, киләчәктә бөек рәссам булып танылачак Чынгыз Әхмәревның әтисе. Соклангыч хәл бит: әтисе кыз балалар өчен «Сөембикә» мәктәбе ача, улы Чыңгыз, халкыбызның ханбикәсенең гүзәл рәсемен ясап, миллионнарны тетрәндерә, уйланырга мәҗбүр итә.

Үз баласына Сөембикәнең матур образын сеңдерә алган Габдрахман агага ничек рәхмәт әйтмисең ди?

Мәктәп хакында бер-ике генә сүз. Ул — җәдиди мәктәп. Аның тормыш өчен иң әһәмиятле ягы шунда — биредә дин һәм дөньяви фәннәр иң алдынгы ысул белән укытыла. Әле Рәсәйдә мондый мәктәп өчен мөгаллимәләр табу кыен вакыт. Габдрахман Әхмәрев «Сөембикә» мәктәбенә аларны төрле шәһәрләрдән эзли һәм таба да. Алар арасында Кәттә Курганнан Маһирә Латыйпова, Германиядә белем алып кайткан Марьям Черкасова, Галия Буби, Нәфисә Төхфәтуллиналар бар. Мәгариф тарихыбызда исемнәре алтын хәрефләр белән язылырдай атаклы педагогларыбыз Газиз һәм Хәҗәр Әдһәмовлар, Закир Бакиров, Мәймүнә Шәфигуллиналар биредә эшли.

Бу хәлне милләт язмышына, аның киләчәгенә битараф булмау белән генә аңлатып була.

Ә без? Без хәзер Сөембикәбезнең исемен генә түгел, аның хакындагы дөрес истәлекләрдән дә качабыз төсле. Сөембикә исемен йөрткән манараның кайчан төзелгәнен инде ничә тапкыр атаклы археологлар, галимнәребез раславына карамастан, төзелү елларын көчәнә-көчәнә үзгәртеп күрсәтү өчен фәнни хезмәтләр язабыз. Явыз Иван алып киткән китапханәсен эзләүчеләрне дә хәзер үзәк каналлар Иван Грозный китапханәсен эзләүчеләр дип күрсәтә. Эндәшмибез, шулай җайлы безгә.

1920 елдан — 1922 елга кадәр яңа оешкан Татарстаныбызда ревком рәисе, Совнарком рәисе булып эшләп, ярты миллионнан артык (600 мең) халыкны ач үлемгә дучар иткән Сәетгалиевнең исеме мәңгеләштерелгән. Ә Сөембикәнеке юк. Ни өчен?

Әле ярый Чаллыда Сөембикә урамы, Казанда Сөембикә кафесы бар. Манара хакында әйттем инде.

Менә ничә еллар актив җәмәгать эшлеклесе Әлмира ханым Әдиятуллина башкалабызга Сөембикә исемендәге мәчет төзетү өчен тырыша. Исән генә булсын, авырып китте. Ул мәчетне күрергә язсын үзенә. Атаклы җырчыбыз Гөлзада Сафиуллина бары йөрәге кушканга, яшь талантларны Кырымда җыеп, «Сөембикә варислары» дигән конкурс үткәреп килә. Рәхмәт үзенә.

Казахстан башкаласы Астанада да Сөембикә урамы бар диләр. Озакламый Сөембикәне дә үз кызыбыз дип әйтерләр әле казахлар (Аллаһ сакласын!).

Тагын бер истәлек. Фронтовик язучы Мәгъсүм абый Насыйбуллин Юрмалага ял итәргә баргач ничек итеп күңелсез хәлгә очраганын сөйләгән иде.

Англиядән килгән язучылар аны оялтканнар икән. «Ник сез татар язучылары шундый патшабикәгез белән горурлана белмисез? Ни өчен сездә Шекспир трагедияләре кебек Сөембикәгә багышланган әсәрләр юк? Дөньяда тиңдәше булмаган ханбикәгезнең исемен пычраталар, ә сез дәшмисез? Нинди халык сез?» — дигәннәр. Мәгъсүм абый бу сүзләрне күренекле журналистыбыз Шәех абый Зәбировка сөйләгәндә елады. Үзем шаһит.

Горурланырлык шәхесләр бар бездә, Аллага шөкер. Тик без Мәскәүдән рөхсәт алгач кына бөек шәхесләребез белән горурлана алабыз шул.

Үз тарихыбызга битараф булмасак, без бу 2019 елны «Сөембикә елы» дип игълан иткән булыр идек. Рәхмәт «Мәдәни җомга» газетасына. Татар рәссамы, сынчы Камил Муллашев хакында матур гына мәгълүмат бирде. Бу милләттәшебез инде 2002 елдан бирле ханбикә Сөембикәнең һәйкәлен шәһәребездә кую уе белән яна икән. Инде төрле варианттагы макетларын да Конгресс башкарма комитетында калдырып киткән. Насыйп булыр микән безгә ул һәйкәлгә карап горурлану? Касыйм шәһәрендә дә Сөембикәгә һәйкәл куела дип яздылар күрше өлкә газеталары.

Без дә өметләник. Халкыбызның рухын күтәрүдә ярдәменә өметләник Сөембикәнең. Үзенең дә рухы шатлансын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100