Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җәсәден алып кайта алмыйбыз»: Лия Шәрипованың әнисе Доминиканада ковидтан үлгән

Бертуган Лия һәм Алинә Шәриповаларга әниләренең җәсәден Татарстанга алып кайту өчен күтәрә алмаслык суммалар кирәк.

news_top_970_100
«Җәсәден алып кайта алмыйбыз»: Лия Шәрипованың әнисе Доминиканада ковидтан үлгән
https://www.instagram.com/localina13/

Элек ТНВ каналында эшләгән Лия Шәрипова һәм аның бертуганы Алинә Шәриповаларның әнисе Доминиканага ялга барган җирдән вафат була. Бүгеге көндә кызлар аның җәсәден Татарстанга алып кайта алмый.

Рәмзия ханым ялга кызы Алинә, кияве һәм оныгы белән барган була. Диңгез буенда үткәрелергә тиешле ял әлеге гаилә өчен аянычлы тәмамлана. Рәмзия ханым, ковид йоктырып, хастаханәгә эләгә һәм чит илдә вафат була. Бүгенге көндә әниләренең җәсәден Татарстанга алып кайту өчен кызлардан күтәрә алмаслык суммалар таләп ителә. Алар бу хакта инстаграмда яза һәм шәхси кайгысына битараф булмаган кешеләрдән ярдәм сорый. 

«Безгә бүген авыр хәбәр җиткерделәр. Әниебез вафат. Аның җәсәден туган илебезгә алып кайту белән ритуаль хезмәтләр шөгыльләнәчәк. Кызганычка каршы, безнең өчен бу күтәрә аллмаслык акчалар. Әнинең гәүдәсен Доминиканадан Мәскәүгә алып кайту өчен 13500 доллар, Мәскәүдән Азнакайга — 57 мең сум кирәк. Әнине дәваланган хастаханәгә дә 30000 долларга якын бурычыбыз җыелды. Ул бурычны капламыйча, хастаханә безгә әнинең җәсәден бирмәячәк»», — дип сөйли Лия үз сәхифәсендә. 

Алинә сүзләренчә, чит илгә килеп төшү белән әнисе үзен начар хис итә башлаган. «Аның температурасы күтәрелде, хәлсезләнде. Без моны башта акклиматизация дип уйладык. Әмма аның хәле начарлана барды. Авырый башлавына өченче көн дигәндә, табиб чакырттык. Ул ясаган экспресс-тест әнидә ковид булуын күрсәтмәде. Температурасы югары булгач, әнине Пунта-Кана хастаханәсенә яткырырга булдык. Анда биргән өстәмә анализ нәтиҗәләре буенча, әнидә ковидның дельта штаммы булуы ачыкланды. Әнине Санто- Доминго шәһәренә, Abreu хаастаханәсенең кызыл зонасына күчерделәр. 

Без ахырга кадәр әнигә тиешле ярдәмне күрсәтерләр һәм без аны ялның соңгы көне булган 12 октябрьдә үзебез белән алып кайтып китәрбез дип өметләндек. Кызганычка каршы, әниебез тернәкләнмәде. Аның өстенә, иминият компаниясе 12 октябрьгә кадәр булган 40 мең долларлык дәвалау курсының бәясен каплады да, алга таба чыгымнарны үзебез түләргә тиешлеген хәбәр итте. Бездән якын кешебезне дәвалаган өчен тәүлегенә 5 мең доллар акча сорадылар. 

Дельта — иң кырыс штаммнарның берсе. Әнинең үпкәсенә генә зарарланып калмыйча, ашказаны, бөерләре белән дә проблемалары башланды. Әнине ИВЛга тоташтырдылар, трахэотомию ясадылар. Әмма бу да көтелгән нәтиҗәләр бирмәде.

Безнең Anex tour, ERV иминият компаниясе, Доминиканадагы Россия консуллыгы, Россиянең һәм Татарстанның сәламәтлекне саклау министрлыгына мөрәҗәгатьләребез ярдәм итмәде, кайберләре гозеребезне бөтенләй җавапсыз калдырды», — дип сөйләгән Алинә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100