Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәүдә үзәкләре, театр, концертларга йөрү өчен QR-кодны каян алырга?

11 октябрьдән QR-кодсыз бу урыннарга барып булмаячак.

news_top_970_100
Сәүдә үзәкләре, театр, концертларга йөрү өчен QR-кодны каян алырга?

11 октябрьдән QR-кодсыз кинотеатр, театр, сәүдә үзәкләре, фитнес үзәк, цирк, концертларга барып булмаячак.

QR-код — ул кибеттәге товарларда була торган, телефон белән "укып" була торган штрихкод. Анда кешенең кайчан вакцинация үткәне яки ковид белән авырып терелүе, ПЦР тест үтүе хакында мәгълүмат языла. Сәүдә йортларына кергәндә шушы кодны сораячаклар.

QR-кодны ничек алырга?

  1. Вакцинация узарга. Прививка алганнан соң бер елга QR-код бирелә.
  2. Ковид белән авырып терелгән очракта кешедә антитела барлыкка килә. Шул сәбәпле, ярты елга QR-код бирелә. Игътибар - бу бары тик ковид рәсми рәвештә теркәлгән очракта гына мөмкин! Әгәр дә сез хастаханәдә ковид симптомнары белән яткансыз, әмма рәсми рәвештә коронавирус теркәлмәгән икән, код бирелми. Шулай ук өйдә авырып яткан очракта да код бирелми.
  3. ПЦР тест тапшырган очракта, QR-код нибары 3 тәүлек - 72 сәгать кенә эшли. Аннары яңадан ПЦР тапшырырга кирәк була.

Вакцинациядән соң QR-кодны ничек алырга?

Дәүләт хезмәте порталында теркәлергә тиешсез. Алай гына түгел, ул сезнең "подтвержденная учетная запись" булырга тиеш. Әгәр алай түгел икән, СНИЛС номерын кертеп "подтвержденная" итегез, үзегез эшли алмасагыз, МФЦга барыгыз.

Вакцинациядән соң электрон почтагызны тикшерегез. Сезгә биш көн эчендә хат җибәрәчәкләр. Аннары "Госуслуги" да сезнең беренче вакцина үтүегез хакында язу барлыкка килә. Хат килмәсә, прививка узган урынга мөрәҗәгать итегез. QR-код беренче дозадан соң барлыкка килә.

QR-код "Госуслуги" сайтында һәм смартфондагы "Госуслуги" программасында булачак. Шулай ук "СТОП Коронавирус" сылтамасында да QR-код була.

Яки инде вакцинация үткән вакытта ничек алырга икәнен сорагыз.

Чит илгә барасыз икән, чит ил паспорты мәгълүматлары "Госуслуги" сайтына кертелергә тиеш.

Табиб сездә ковидны рәсми рәвештә теркәгән икән, QR-код Дәүләт хезмәтләре порталында булачак.

Әгәр кан тапшыргансыз һәм антитела бар икән, QR-код биреләме?

Юк. Антитела булу QR-код алуга мөмкинлек бирми.

Әгәр медицина күрсәтмәләре буенча прививка алырга ярамаса, ничек QR-код алырга?

Кызганыч, берничек тә мөмкин түгел. Бу очракта сез регуляр рәвештә ПЦР-тест тапшырырга тиеш буласыз.

QR-кодсыз кая барып була?

Теләсә кайсы азык-төлек кибетенә, кеченә генә көнкүреш кибетләренә, аптека, мунча, почта, җәмәгать транспорты, китапханә, парикмахерскаяларга бару өчен код кирәкми. Ягъни диван сатып алу яки сәүдә үзәгенә кереп кием алам дисәгез, QR-код кирәк булачак.

Вакцинацияне кайда үтеп була?

Теләсә кайсы зур сәүдә үзәгендә. Казанда - Мега, Южный, Парк-Хаус. Шулай ук «Сәйдәш» мәдәният үзәге, «Мәскәү", "Ленин" мәдәният үзәкләре. Моны 11енә кадәр эшләргә кирәк, чөнки 11еннән соң бу урыннарга бары тик коды булган кешеләр генә керә алачак.

Прививка алу өчен шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталында язылырга, поликлиникага мөрәҗәгать итәргә була. Авырлы хатын-кызлар өчен прививка алуның зыяны юк дип ышандыралар. Ә менә баланы ашатканда вакцинация үтү киңәш ителми.

QR-код булу битлек киюдән һәм дистанция саклаудан азат итми. Кодыгыз булып та, битлексез йөрисез икән, штраф салырга мөмкиннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100