news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сәүдә үзәгенең дүртенче этажыннан егылып төшкән хатын бер кызны имгәткән - видео

41 яшьлек хатын хастаханәдә үлгән, 27 яшьлек кызның хәле бик авыр.

news_top
Сәүдә үзәгенең дүртенче этажыннан егылып төшкән хатын бер кызны имгәткән - видео

Красногорск шәһәреннән килгән хатын-кыз Мәскәүдәге сәүдә үзәгендә дүртенче каттан егылып төшкән. Ул Боткинский хастаханәсендә җан биргән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 30 октябрьдә була. Шаһитлар бу хәлне видеога төшереп тора. Кадрлардан күренгәнчә, 41 яшьлек хатын-кыз егылыр алдыннан чүгәли. Аннары сәүдә үзәгенең дүртенче катындагы култыксага ята. Берничә мизгел эчендә ул аска төшеп китә.

Бу хатынга сакчы ир-ат игътибар итә. Ләкин яныннан узып китә. Берничә секундтан бу хатын аягын култыкса аша сала һәм аска егылып төшә. Өстән егылган хатын беренче кат буйлап барган 27 яшьлек хатын-кыз өстенә килеп төшә. Хәзер бу хатын да хастаханәдә ята. Аның хәле авыр, диелгән әлеге хәбәрдә.

Үлгән хатынның ике баласы ятим калган. Танышлары сүзе буенча, ул алкоголь һәм наркотиклар кулланмаган. Хәзер аның үлеменең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар