Сәүдә үзәгендә Wi-Fi челтәренә тоташуның нинди куркынычы бар?
Кибермошенниклар җәмәгать урыннарында ялган Wi-Fi ноктасы ясый.
Россиядә яшәүчеләрнең 74 проценты җәмәгать урыннарында Wi-Fi челтәренә тоташа. Кафе, кунакханә, аэропорт, сәүдә үзәгендә уртак интернет челтәренә тоташкан кешеләр кибермошенникларның корбаны булырга мөмкин. Бу турыда ESET антивирус компаниясенең релизында хәбәр ителә.
Сораштыруда катнашучыларның 66 проценты Wi-Fi ярдәмендә социаль челтәрләрдә аралаша, 43 проценты хәбәрләр укый, 24 проценты почтасын тикшерә, 10 проценты исә банк сервисларына керә, интернет-кибетләрдән әйберләр сатып ала.
Җәмәгать урыннарында Wi-Fi кулланганда шәхси белешмәне югалту ихтималы бар. Моның өчен кибермошенникка трафикны урлау да җитә. Мәсәлән, кибермошенник ялган Wi-Fi ноктасы ясый, ул чынга охшаган була. Шуннан җинаятьче үзенә кирәкле мәгълүматны җыеп ала. Мәгълүмат шифрланмаган булса, җинаятьченең эшен тагын да җиңеләя. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.