Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәүдә үзәгендәге ташламалар аркасында гаять зур чират һәм этеш-төртеш булган - видео

Казанның Фучик урамындагы «Франт» сәүдә йортында ташламалар игълан ителгәч, гаять зур чират барлыкка килгән.

news_top_970_100
Сәүдә үзәгендәге ташламалар аркасында гаять зур чират һәм этеш-төртеш булган - видео

Социаль челтәрләрдә сәүдә йортындагы чират видеосы куелды. «Франт» ишеге төбендә чират, кешеләр акырыша», — дип язалар.

Видеолардан аңлашылганча, сәүдә үзәге, ябылу сәбәпле, бәяләрен төшергән. Кешеләр иртә таңнан килеп чиратка тезелгән, кибет ачылгач, этеш-төртеш башланган.

«Кешеләр, хурлыкка төшмәгез, кеше булып калыгыз!» — дип язалар социаль челтәрләрдә.

Комментарийларда кибет киштәләренең буш диярлек булуы, чиратта торуның, этеш-төртешнең юкка булуы хакында язалар.

«Ташламаларны бөтен җирдә дә яраталар. Аның өчен кешеләрне хайван дияргә кирәкми. Кешеләр үзләре яши алганча яши. Бәяләр арта, хезмәт хакы шул ук. Безнең хөкүмәтне сүгегез!»

«Ә бәлки сугыш башланадыр? кешеләр әзерләнә».

«Ач ел түгел бит инде».

«Киштәләрдә берни юк бит».

«Нинди надан кешеләр — балалары белән килгәннәр».

«Кильки өчен бер-берсен үтерергә әзер кешеләр», — дип язалар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100