Сәүдә үзәгендә бер ир-ат биш яшьлек баланы өченче каттан аска ыргыткан

Американың Миннеаполис шәһәрендәге сәүдә үзәгендә бер ир-ат парковканың өченче катыннан чит кеше баласын тотып ыргыткан. Бу турыда Mirror басмасына сылтама белән РЕН ТВ каналы хәбәр итте.
Биш яшьлек баланың анасы бу хәлне күреп каты итеп кычкыра. Сабый астагы кат идәнендә хәрәкәтсез ята.
Хәзер хокук саклаучылар җинаять эшен тикшерә, балага һөҗүм иткән кешенең мотивларын ачыклый. Сәүдә үзәге вәкилләре бу эштә тулысынча ярдәм итәләр, диелгән бу хәбәрдә.

Урынга килеп җиткән табиблар аның исән булуын ачыклый. Сабый җитди имгәнә. Аны тиз арада хастаханәгә китерәләр.
Полиция хезмәткәрләре бу җинаятьтә шикләнеп 24 яшьлек егетне тоткарлаган.