Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәүдәгәрләрчә карабодай (рецепт)

Лениногорск районы "Заман сулышы" газетасыннан "Сәүдәгәрләрчә карабодай" рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Сәүдәгәрләрчә карабодай (рецепт)

Ингредиентлар: 300 грамм сыер ите, шул ук күләмдә карабодай, 200 грамм гөмбә (ниндие булса да ярый), 1 кишер, 1 суган, 4 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы томат пастасы, 1 чәй калагы шикәр комы, тәменчә укроп,  кара борыч,  тоз.

Эш тәртибе: Кәстрүлдә яки тирән табага үсемлек мае салып итне кызарганчы кыздырып алырга, шуннан суган салып утны азрак сүрәнләтергә. Бераздан туралган гөмбәләрне, аннан кишер белән тоз, тәмләткечләр өстәп, кыздыруны дәвам итәргә. Аннары карабодайны, томат пастасы, шикәрне салып тагын 3-4 минут кыздырырга. Шуннан кайнар су салырга. Ул ярмадан 2 см күтәрелеп торырга тиеш. Су салгач, утны киметеп бетерергә, шулай пешсен (20-30 минут чамасы).

Сәүдәгәрләрчә карабодай пешеп чыккач аңа яшел укроп өстәгез. Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100