«Сәүдә даһие»: Төркиядә «Мерседес» филиалы җитәкчесе Әтнә егете Әхмәтвәли Мәңгәр
Төркиядә яшәгән татар шәхесләре исемлегендә иң күренеклеләренең берсе — Әхмәтвәли Мәңгәр. Төркиядә ул 1939 елда нигез салган Әхмәтвәли Мәңгәр холдингы - «AVM Holdıng» бүгенге көндә дә эшли.
Гомере чит илләрдә узган, дөнья күләмендә билгеле Германия маркалары Mercedes-Benz һәм Bosch компанияләре белән эш йөрткән, аларның Төркиядәге вәкиле булган татар эшкуарының исеме Ватанга туксанынчы елларда кайтты дип әйтә алабыз. 1996-2004 ел аралыгында Әхмәтвәли Мәңгәрнең кызы җитәкләгән вакыф ярдәме белән Казанда 23 төрле китап басылган.
Мәшһүр бизнесменның хезмәте вакыф чыгарган «Татарстан-Төркия: мәдәни багланышлар (1992-2003)» («Тамга» нәшрияты, 2004) дип аталган китапта аерым урын алып тора. Шулай ук «Гасырлар авазы» нәшрияты бастырган «Әхмәтвәли Мәңгәр. Хатирәләр һәм истәлекләр» дигән китапның дөнья күрүе олуг шәхесне Казан галимнәренә, зыялыларына танытты.
Китаплар кирилл хәрефләрен танымаган Төркия татарларын күз алдына тотып латин графикасы белән татарча нәшер ителгән. Шул ук вакытта алар Татарстанда латин графикасына күчү-күчмәү турында алып барылган каты бәхәсләрнең бер хатирәсе кебек.
Быел Әхмәтвәли Мәңгәрнең (1891, 14 декабрь — 1978, 10 ноябрь) тууына 130 ел тулганны искәртеп, аның тормыш юлына, хезмәтләренә кагылышлы хатирәләр белән уртаклашырга булдык.
Cәүдә эшендә тәвәккәллек таш яра
Әхмәтвәли Мәңгәрнең (төрекчә исеме шул рәвешле языла) кызы Сафия Имренең «Әтием Әхмәт Вәли Ибраһим Мәңгәр» дип аталган китабы 1993 елда Истанбулда дөнья күрә. 32 битлек бу басманы холдинг сайтыннан бушка йөкләп алырга мөмкин. Китап сатучыларда аның бәясе 1000-1200 сум тирәсе тора. 1994 елда ул татарчага тәрҗемә ителгән һәм «Казан утлары» (1994, 7 нче сан) журналында басылган. Төрекчәдән татарчага Фәрит Бичури һәм Дамир Гыйсметдин тәрҗемә иткән.
Сафия ханымның хатирәләреннән бер өзек: «Әтием — Әхмәтвәли Ибраһим Мәңгәр, үзенең әйтүенә караганда. 1891 елнын 8 декабрендә, ә паспорты буенча 1892 елда Казагыстанның төньяк чигенә якын Петропавловск - Кызыльяр шәһәрендә туган. Әтинең атa-бабасы Татарстан җөмһүриятенең башкаласы Казан Арты, төгәлрәге, Мәңгәр авылыннан. Әниемнең нәсел очы Казан губернасы Сабабаш авылыннан. Әтиемнен кайсы бабасы Себергә күчеп киткәнен белмибез, ләкин дәү әтиебез Мөхәммәтҗан Ибраһимның Петропавловскига барып урнашканы мәгълүм. Әтием Мөхәммәтҗан Ибраһим белән Аден Бануның унөченче, ягъни актык баласы булган.
Дәү әтием Мөхәммәтҗан Ибраһим әфәнде укымышлы кеше булган, озак вакыт яһүдләр белән эш иткән. Ул Казахстан һәм Төркмәнстаннан җыйган малларны Англия, Италия, Германия кебек көнбатыш илләренә җибәргән. Ләкин әтием 12 яшендә чагында дәү әти ревматизмнан вафат була».
Сафия ханым әтисенең сәүдә юлына басуын бу рәвешле тасвирлый: «Әти балачактан ук сату-алу эшләрен яраткан һәм моңа маһир булган. Мәктәптә укыганда балаларга карандаш, каләм, дәфтәр, бозгыч (бетергеч) саткан. Тапкан акчаны әнисенә биреп барган. Әтием кибеттә, өстәл астына одеял жәеп, шунда йоклаган. Туганыбыз Ибраһимовның кибете Кызылъярдан 40 чакрымнарда урнашкан Мәүләт авылында икән. Себергә ишелеп-ишелеп килгән кешеләр бөтен кирәк-яракны шул кибеттән сатып алганнар. Яңа күчкән кешеләр бигрәк тә икмәккә мохтаж булганнар. Шуңа күрә алар өчен әтием туганнары белән бергә тиз генә пекарня салып биргән.
1909 елда Хәлил абый белән әтием, кибеттән китеп, үзләренә яңа эш башлыйлар: чит илләр өчен тире, йон, чәй җыялар. Гомумән, Россиядә татар, башкорт, казах сәүдәгәрләре бөтен тире, йон һәм йомырка сәүдәсен үз кулларында тотканнар. Ул елларны Казахстанның эчке төбәкләренә, Шәркый Төркестанга чит илләр, шул исәптән урыслар да бик керә алмаганнар. Чөнки алар өчен мондагы халыкның дине, яшәү рәвеше аңлашылмаган, чит булган. Фәкать банк хуҗалары гына чит ил кешеләре булган.
Әтием, мал табар өчен, төрле төбәкләрдә, ярминкәләрдә күп йөргән, азмы-күпме табыш алган. Ләкин киң җәелеп китә алмаган. Бәлкем шуңадыр, ул хәтта тәҗрибәле сәүдәгәрләрнең сүзләренә колак салмыйча, Германиянең Россия һәм Монголиядә ачылган йон туплаучы «Штукен К» фирмасы бүлекчәсе белән эшли башлаган. Кайвакытта сәүдә эшендә тәвәккәллек таш яра. 22 яшьлек егеткә Штукенның Монголиядәге вәкиле булып эшләү, алман сәүдә системасын, нимескә хас булган төгәллеккә һәм тәртипкә өйрәнү, әлбәттә, зур бер мәктәп була. Әтием ул чакларда керемнәрдән тыш зур гына премияләр алганын да үз хатирәләрендә язып калдырган. Бүген дә «Штукен» фирмасы Көньяк Африкадан йон җыя Һәм Төркиядә «Алтын йолдыз» («Бойнерлар») фирмасы белән эшли. Кызык, 2 ел әүвәл бу фирманың кешесе, киләчәктә дә бергә эшләү мөмкинлекләрен өйрәнү өчен булса кирәк, безне эзләп килгән иде… Димәк, әти тарафыннан яуланган абруй әле дә аның компаньоннарының хәтерендә яхшы саклана…»
1917 елдагы инкыйлаб бик күп татар шәхесләренең язмышын үзгәрткән вакыйга. Шул исәптән, милли җанлы сәүдәгәр Әхмәтвәлинең дә тормыш юлы бөтенләй башка тарафларга юл ала. Ул гражданнар сугышы вакытында ак гаскәрләргә ярдәм иткәне өчен коммунистлар тарафыннан кулга алына. Соңрак бер татар сакчысы ярдәме белән атка атланып әсирлектән кача. Монголия һәм Кытай якларында күп сәүдә иткәнгә бу җирләрне бик яхшы белә, өстәвенә, остa җайдак та булган. Кыскасы, аны куып тота алмаганнар.
Инкыйлаб сәүдә эшләренә зур зыян китерә, «Штукен» фирмасы белән дә элемтәләр өзелә. Яшьлек елларында татарлар корган җәмгыятьләрдә актив булганы өчен аның исеме Ерак Шәрыкта билгеле була инде. Шуңадыр, татар мөһаҗирләре (Япониядә 25-30 мең кеше) аны Корылтай җитәкчесе итеп сайлаганнар. Корылтай, кызганычка каршы, бер тапкыр гына Маньчжуриянең Мукдеп шәһәрендә җыела алган.
Берара сәүдә эшләрендә шактый кыенлыклар күреп, бөлген хәлдә яшәсә дә, 30нчы елларда сәүдәгәр янәдән аякка баса. Америка компанияләре белән хезмәттәшлек итеп, зур күләмдә мал, дөя, сарык йоны, бәрән тиреләре сату белән алга чыга.
Кызы язуына караганда, төннәрен Сталин сәясәте нигезендә сөрелгәннәрнең, һәлак булганнарның исемлеген радиода тыңлап утыра…
1938 елны Әхмәтвәли Мәңгәр, бар эшен калдырып, яңадан юлга кузгала. Япония Маньчжурия белән Кытайны яулап алгач, Төркиягә китәргә карар кыла. Гаиләсе белән Япония һәм Америка аша Германиягә килә, биредә аңа Багдадта бер фирма төзергә тәкъдим итәләр.
Бу чор турында кызы язганнардан:
«Икенче Бөтендөнья сугышы башланып китү сәбәпле, Багдадтагы эш нәтиҗәле булып чыкмады. 1938 елның ахырында төрек илчелегеннән сөенечле хәбәр алдык һәм 1939 елның 14 гыйнварында Истанбул шәһәренә килеп төштек. Германнарның сугышны оттыруы белән әтинең төрки халыкларның азатлыгы хакындагы хыяллары юкка чыкты дияргә була. Янә көн күрү кайгысы, тормыш очен акча эшләү кебек мәсьәләләр беренче чиратка басты.
Әтием сугыш елларында хезмәттәшлек иткән Линдемани Мелчерс Нюрнберг трибуналы тарафыннан ирегеннән мәхрүм ителә. Ләкин 5 ел узгач, бу хөкемне нигезсез дип табалар һәм Мелчерсны иреккә чыгаралар. Линдемани әфәнде, Кытайда намуслы эшләгәнен исәпкә алып, әтиемә сугыштан соң таркалу хәлендә булган «Бош», «Мерседес», «ВДО», «Руд Каттенфабрик» «Кейбл» «Гмейндер» кебек атаклы герман фирмаларының филиалларын Төркиядә ачарга төкъдим иткән.
Яхшы хәтерлим — 1948 елның 31 маенда, ягъни мина 21 яшь тулган көнне «Мерседес-Бенц» фирмасыннан Беккер һәм «Роберт Бош» фирмасыннан Карл Зехендер әфәнделәр безгә ашка килде. Бу очрашуда мин тәржемәче 6улдым. Ул кичне яратып йөргән кешем Иззәт әфәнде белән күрешеп, ниндидер кичәгә барырга вәгъдәләшкән идек. Әмма әтием катгый рәвештә «Утыр утырган урыныңда», - дип әйткәч, тыңламый 6улдыра алмадым. Шул ук елның җәендә бу ике фирманың да Төркиядәге филиалларын без алдык».
Сафия ханым әтисенең сугыш елларында бомбага тотылган Европа илләрендә сәүдә белән шөгыльләнүен, әнисе белән аның Истанбулга кайтканын айлар дәвамында көтеп яшәүләрен, немецлар кулына төшкән төрки әсирләргә, 50-60 елларда Кытайдан китәргә мәҗбүр булган мөһаҗирләргә ярдәм кулы сузу ниятеннән шактый эшләр башкаруын яза.
Сафия Имренең «Әтием Әхмәт Вәли Ибраһим Мәңгәр» дип аталган китабында тарихи фотолар да урнаштырылган. Инкыйлабка кадәр түбәтәй кигән, бик күркәм күренгән татар яшьләренең, еллар узгач, чит илләрдә югалып калмыйча алга китүләре, Европа кыяфәтле байларга әйләнүе игътибарны җәлеп итә. Шулай ук Сафия ханымның соңгы җөмләләре күп нәрсә хакында сөйли:
«Бу китапчыкны укыган бер кемсә бабамның сәүдә казанышларының максаты, ни үзенең, ни гаиләсенең иминлеген-байлыгын арттыру өчен түгел, беренче чиратта халкының мәдәнияте танылу, эреп юкка чыкмавы һәм ерак бер ихтималда, перспективада булса да бәйсезлеге өчен тырышканын аңлар».
Милләт вә җәмгыять эшләрендә зуры яки кечесе юк…
Әхмәтвәли Мәңгәрнең нинди шәхес булуын, аның матди ярдәме белән Төркиядә дөнья күргән «Казан» журналындагы язмалардан укып та күзалларга мөмкин. Берничә сан аның фотосы, аңа багышланган язмалар белән ачыла. Болардан тыш, журнал битләрендә аның үзе язган хатирәләрен дә укырга мөмкин.
Басманың 1972 елда дөнья күргән 6нчы санында беренче биттә үк, 80 яшен билгеләп үтүче Әхмәтвәли Мәңгәрнең хатыны Айшә ханым белән бергә төшкән фотосы урын алган. Һәм аның хакында язма шундый сүзләр белән башлана: «Танылган һәм билгеле бизнесменнардан Әхмәтвәли Мәңгәр әфәнде, 1971 елның 8 декабрендә 80 яшен билгеләп узды. Бу уңайдан дөньяның һәр тарафыннан котлау хатлары һәм телеграммалар килгән кебек, шәхсән үзләре килеп котлаучылар да бик күп иде. Алар арасында якын туганнары, эш дуслары, төрле ширкәт һәм җәмгыять вәкилләре, танышлары, „Мәңгәрләр“ ширкәтенең төрле юнәлешләрендә эшләүчеләр бар.
Озын еллар дәвамында Mercedes-Benz һәм Bosch компанияләренең Төркиядә вәкиле булган Әхмәтвәли Мәңгәр әфәндене туган көне белән котлап Алманиягә чакырдылар, хезмәтләре өчен алтын медаль белән бүләкләделәр. Әхмәтвәли Мәңгәр бер эш адәме булып кына калмыйча, вакытының зур өлешен яшьлегеннән бирле милләт, җәмгыять эшләре өчен аерды, мәдәни чараларда актив катнашты, рухи һәм матди ярдәм күрсәтте. Аның өчен милләт вә җәмгыять эшләрендә зуры яки кечесе, әһәмиятлесе яки әһәмиятсезе юк иде.
1978 елда чыккан 22 нче санда, шулай ук беренче биттә, эшкуарның фотосы куелган, бу юлы аның мәрхүм булуы турында игълан урнаштырылган. Бишенче биттә исә, киләсе санның аңа багышланачагы, укучылардан язмалар көтелгәне әйтелгән.
1980 елда чыккан 23 санда эшкуар турында шактый язылган. Беренчедән, бизнесменның рухи мирасын барлаучыларга бер чыганак булырлык мәгълүмат урнаштырылган: «Казан» журналында басылган мәкаләләре исемлеге һәм аның матди ярдәме белән 70 елларда нәшер ителгән журналлар һәм китаплар исемлеге бирелгән. Мәсәлән, алар арасында Муса Җаруллаһ Бигиевнең, «Озын көннәрдә ураза» китабының Йосыф Уралгәрәй тарафыннан гадиләштереп язылган нөсхәсе бар.
Бөек джентельмен Әхмәтвәли Мәңгәр
23 санда Төркиянең беренче хатын-кыз дипломанты Адилә Айданың хатирә язмасы аерым бер игътибарга лаек. Белгәнебезчә, Адилә — танылган татар сәясәтчесе, хокукчы Садри Максудиның кызы.
«Икенче бөтендөнья сугышы башланганчы, Вәли Мәңгәрнең әтием янына килгәнен хәтерлим. Әтием янына килүчеләр бик күп иде. Әгәр дә ул көнне кичке аш вакытында әтием кунагын телгә алмаган булса, бәлки Мәңгәрне исемдә тотмас та идем. Әтием аның турында болай диде:
— Һәр эшнең даһие була. Бу адәм дә сәүдә даһие. Кайсы илгә җирләшсә дә, анда миллионер булган.
Соңрак әтием белән күрештеләрме? Мөнәсәбәтләре нинди иде? Белмим. Бары тик 1957 елда әтиемнең вафатыннан соң әниемнең, бәлки ялгызлыктандыр, Казан төрекләренә якынаюын, Мәңгәрләр белән күрешкәнен һәм Мәңгәрнең хатыны әниемә зур хөрмәт күрсәткәнен белә идем. Ерактан гына эшләре, баюы турында ишеткәләдем. Казан төрекләренең дә Вәһби Кочы булганы ушыма китә иде», — дип яза Садри Максудиның кызы.
- (Әхмәт Вәһби Коч (1901-1996) — Төркиянең иң бай кешеләренең берсе).
Адилә ханым сүзләренә караганда, 1973 елның соңында яки 1974 елның башында Мәңгәр компаниясенең Анкарадагы бүлегеннән шалтырату була. Генераль директорның аны күрергә теләвен җиткерәләр. Шуннан Әхмәт әфәнде билгеләнгән вакытта 30 данә розадан торган букет һәм тәм-том салынган тартма белән Адилә ханымның өенә кунак булып килә. Шул рәвешле ул 1978 елга кадәр Анкарада булган саен Адилә ханымнарга килеп йөргән.
Садри Максудиның кызы үзенең язмасында бу очрашулар вакытында кулына каләм алып, бөек шәхеснең сөйләгәннәрен язып бармавы өчен үкенүен әйткән. Еллар узгач аларның онытылуы, бик аз гына истә калуы турында искәртә.
Үзенең тәүге китабы Әхмәтвәли Мәңгәрнең матди ярдәме белән басылуы, эшкуарның Адилә ханым белән дә шул китап сәбәпле танышырга килүен ассызыклый. Беренче очрашудан соң ук Казан татарлары турында Америкада басылган китаплар, Русиядәге төркиләр яшәгән урыннарны күрсәткән карталар, Казан шәһәренең туристик альбомнары, брошюларын һәм башка төр басмалар җибәрүен яза.
Олыгаеп барган милләтпәрвәр сәүдәгәр үзенең татарларга кагылышлы китаплар туплавын, бер китапханә булдырырга, вакыф ачарга ниятләгәнен, һәм башка шундый милләткә файдалы эш планнары белән уртаклаша. Шул ук вакытта Төркиядә яшәүче Казан татарлары турында сөйли, үткән вакыйгалар белән таныштыра. Сөйләшеп утырганда: «Кызганыч, Русия тышында артык Садри Максудилар, Гаяз Исхакыйлар, Рәшит Рәхмәтлеләр юк, яңалары да җитешми», — ди. Һәм яңадан инкыйлабка кадәргеләрне аңлатырга керешә, алар турында бик аз язуына борчылуын әйтә.
Күп серияле сериал төшерерлек даһи татар сәүдәгәре язмышына багышланган кыскача күзәтүемне Адилә ханымның сүзләре белән тәмамлыйм:
«Бу таза гәүдәле инсан акылымда соң дәрәҗәдә мәдәни, игелекле, джентельмен бер адәм буларак яшәячәк… Ишеткәннәремнән һәм укыганнарымнан беләм, татар байлары байлыкларының мөһим бер өлешен „җәмгыять эшләре“ өчен тотудан ләззәт алганнар һәм хөрмәт күргәннәр. Хәтта бу гамәлләре кайвакыт милләт өчен зур файда китерердәй ярыш хәленә килгән. Фәләннәр бер мәчет төзеткәннәр һәм биш бала укытканнар, фәләннәр ике мәчет салдырганнар һәм ун бала укытканнар…
Унтугызынчы йөздә Казан төрекләре арасында бер фикер уянышы мәйданга килүдә, тиз вакытта үсешендә Хөсәен (ев)ләрнең, Рами (ев)ләрнең, Агиш (ев)ләрнең, Ягуш (ев)ләрнең һәм башкаларның мәктәпләр ачу ярышына керүе, нәшриятлар коруы, газета чыгару, китап бастыру, сораганнарга ярдәм итү кебек эшләренең роле зур. Әхмәтвәли Мәңгәр бу хәйриячеләрнең соңгы вәкиле булу белән бергә, дөньяга карашы, мәдәниятне яратуы, әдәбе белән аларны да уздырган инсан иде. Казан төрекләре үзләре арасында мондый бер инсанның җитешүенә һәрзаман горурланырлар. Әхмәтвәли Мәңгәр исеме онытылмаячак».
Мәңгәр Әхмәтвәли бин Ибраһим (1891-1978) — сәүдәгәр, эшкуар, җәмәгать эшлеклесе. Россиядә (1909-25), Кытайда (1925-38) сәүдә эшчәнлеге белән шөгыльләнгән. 1939 елдан Төркиядә яши. Ике сәүдә-сәнәгать фирмасы хуҗасы, төрек автомобиль сәнәгатенә нигез салучыларның берсе. Төркиядә беренче тапкыр «Мерседес Бенц» филиалын ачучы һәм аның җитәкчесе. Төркиядә татар диаспорасының социаль һәм мәдәни тормышы өчен шактый акчалар бүлгән хәйриәче, Төркиядә «Казан» журналын чыгаруга ярдәм итүче. Әхмәтвәли Менгерның ата-бабалары Идел буеннан Себергә күченгәннәр, бәлки Казан артындагы Олы Мәңгәр авылын булганнар дигән фараз бар.