news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сәбәпсез тән күгәрү нинди авыру билгесе?

Тик торганда гына кара янган урыннар килеп чыкса, кан анализы биреп карарга кирәк.

news_top
Сәбәпсез тән күгәрү нинди авыру билгесе?
https://pixabay.com/

Әгәр кеше тәнендә бер сәбәпсез генә күгәргән урыннар барлыкка килсә, бу җитди авырулар билгесе булуы ихтимал. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итә.

Шуларның берсе — кан авырулары. Гемофилия яки тромбоцитопения кебек кеше үзе белән торган тумыштан килгән авырулар булса, кеше үз проблемалары аңлый.

Ләкин иң куркынычы — канда яман шеш булу. Ул башлангыч чорында нәкъ менә канның начар оешуы, тән тиресендә күгәргән урыннар барлыкка килү белән беленә.

Тәндә кара янган урыннар сәбәпсез барлыкка килүгә, кан начар оешуга кайсыбер даруларны эчү, бавыр авырулары да сәбәп булырга мөмкин.

Күгәргән урыннар кисәк кенә барлыкка килү канда кальций, К, В12, P, С витаминнары җитешмәсә дә була.

Шулай ук шикәр авыруы вакытында да тән күгәрергә мөмкин. Шикәр авыруы булганда беренче чиратта кан тамырларына зыян килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар