Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рязаньдагы юл һәлакәтендә исән калучы авариядән соң беренче минутлар турында сөйләде

«Башым бәрелүдән уянып киттем, аңымны югалттым», — ди зыян күрүче.

news_top_970_100
Рязаньдагы юл һәлакәтендә исән калучы авариядән соң беренче минутлар турында сөйләде
Россия Эчке эшләр министрлыгының Рязань өлкәсе буенча Идарәсе

Рязань өлкәсендәге юл һәлакәтендә исән калган пассажир Жумабай Кусманов бәрелештән соң беренче минутлары турында сөйләде.

«Авария вакытында мин йоклый идем. Башым бәрелүдән уянып киттем, аягым кысылган иде. Йөземә ниндидер кайнар әйбер түгелгән иде. Кан дип уйладым. Башта аңымны югалттым, берни дә хәтерләмәдем. Ике минутлап утырып тордым, аңыма килдем. Электр җиһазлары сүнгән иде, караңгы, паника», — дип сөйләгән ир-ат РЕН ТВтелеканалына.

Зыян күрүче сүзләренчә, ул Мәскәүдәге эшеннән Волгоградка өенә кайта торган булган. Юлда ул автобус йөртүченең тизлекне арттырмавына игътибар иткән — автобус сәгатенә 60-70 километр тизлектә барган.

«Әкрен генә бара иде. Мин әле: „Молодец, акрын бара“, — дип уйлап куйдым», — дип искә ала Жумабай Кусманов.

Аның әйтүенчә, автобусның юл буе дворниклары эшләгән, кар яуган. «Юл начар күренгәндер, мөгаен», — ди ул.

Бүген 05.45 сәгатьтә Мәскәү — Әстерхан юнәлешендә хәрәкәт итә торган автобус пассажирлар белән Рязань өлкәсендәге тимер юл күперенең терәгенә бәрелгән. Биш кеше, шул исәптән машина йөртүче, үлгән, 22 кеше зыян күргән.

Саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында җинаять эше кузгатылган. Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин юл һәлакәте сәбәпләрен тикшерү барышын контрольгә алды.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100