Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рязань өлкәсендә 60 тонналы тимер юл күперен урлаганнар

news_top_970_100
Рязань өлкәсендә 60 тонналы тимер юл күперен урлаганнар

Рязань өлкәсендә яшәүчеләр 60 тонналы тимер юл күперен законсыз рәвештә сүткәннәр, дип хәбәр итә җирле матбугат чаралары. Полиция тикшерү үткәрә. Бу хакта «РБК» басмасы яза.

Фото: © rbc.ru/Светлана Коновалова / «Рязанские новости»

«Гамәлдә булмаган күперне сүтү эше буенча полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә. Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре ачыклана», – дип хәбәр иттеләр «РБК» басмасына Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсе матбугат хезмәтендә.

Рязань өлкәсендәге Скопинода тимер юл күпере урлануы турында кичә билгеле булды, дип, хокук яклаучы Светлана Коноваловага сылтама белән «Рязанские новости» хәбәр итә.

Фото: © rbc.ru/Светлана Коновалова / «Рязанские новости»

Басма мәгълүматларына караганда, күпер «Скопинское ППЖТ» АҖ предприятиесе тарафыннан хосусыйлаштырылган булган. Әмма күперне кискән һәм сүткән кешеләр күпер беркемнеке дә түгел дигән документлар табуын белдерделәр.

Коновалова әйтүенчә, каршы яклар бер-берсе белән таныш һәм килешергә тырышканнар, ләкин барып чыкмаган. Предприятие хуҗасы полициягә гариза язган инде.

«Baza» телеграм-каналы хәбәр итүенчә, күпернең берникадәр өлешен Рязаньдагы металл кабул итү пунктларында тапканнар. Коновалова Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга күперне кисүчеләрне табып, җәза бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

«Mash» телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, күпер катнаш азык заводыныкы булган. Милекче зыянны 300 млн сум дип бәяләгән. Хәзер «Аеруча зур күләмдә урлау» һәм «Ваемсызлык» маддәләре буенча җинаять эшләре ачу мәсьәләсе хәл ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100