Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рязань өлкәсендә Яңа ел фейерверкы подполковникның башын өзгән

Салют ир-атның чигәсенә һәм теш казнасына тигән.

news_top_970_100
Рязань өлкәсендә Яңа ел фейерверкы подполковникның башын өзгән
"Татар-информ" архивы

Яңа елны каршылап, 10 минут узгач, Мәскәүдән 37 яшьлек полиция подполковнигы Рязань өлкәсендә фейерверк җибәргәндә һәлак булган. 

«Зебра-медиа» агентлыгы хәбәр итүенчә, ир-ат фейерверкны Федоровское авылындагы шәхси йорт ишегалдында үзе урнаштырган. Тик очып киткәндә салют өскә түгел, ә туп-туры ир кешенең башына таба юнәлгән. Фейерверк вакытыннан алда шартлаган, ир-атның теш казнасына һәм чигәсенә тигән. Полиция хезмәткәренең башы өзелгән, алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук һәлак булган.

ТАСС хәбәр итүенчә, фейерверк атылганда һәлак булган ир-ат Мәскәүнең Көнчыгыш административ округы буенча Эчке эшләр идарәсенең Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәре булган. Ул полициядә 2003 елдан бирле эшләгән.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100