Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рязань өлкәсендә хәрби арсеналда снарядлар шартлый, ун авыл халкын эвакуациялиләр

Биредә 5-10 секунд саен снаряд шартлап тора, дип сөйли экстрен хезмәтләр вәкиле.

news_top_970_100
Рязань өлкәсендә хәрби арсеналда снарядлар шартлый, ун авыл халкын эвакуациялиләр

Рязань өлкәсендә хәрби арсеналда припаслар шартлый башлаган. Биредәге ун авылдан халыкны эвакуациялиләр. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

«Якын-тирәдә 5 км радиустагы мәйданда урнашкан уннан артык авылда яшәүчеләрне эвакуацияләү бара», — дип сөйләгән агентлык чыганагы.

Бирегә янгын сүндерү поезды, Ил-76 самолет-танкер килә.

«Шартлау 5-10 секунд саен булып тора. Яна торган чирәмнән ут артиллерия припаслары саклана торган мәйданга күчкән», — дип сөйләгән агентлыкның экстрен хезмәтләрдәге үз чыганагы.

«Каспий» федераль трассасында хәрәктне туктатып торганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100