Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рязань өлкәсендә автобус бәрелеп 5 кеше үлгән

Мәскәү — Әстерхан рейсы автобусында 56 кеше булган.

news_top_970_100
Рязань өлкәсендә автобус бәрелеп 5 кеше үлгән
РФ Тикшерү комитетының Рязань өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе

Рязань өлкәсендә автобус катнашындагы юл һәлакәтендә 5 кеше үлгән, 22 кеше зыян күргән.

Хастаханәгә салынучылар саны уникегә җиткән, реанимациядә булган өч кешене Рязаньга санавиация вертолеты белән китерәчәкләр. Хастаханәгә салынучылар арасында 2007 һәм 2011 елларда туган балалар да бар. Икесе дә канәгатьләнерлек хәлдә, дип яза РИА Новости

Мәскәү — Әстерхан юнәлешендә хәрәкәт итә торган автобусы пассажирлар белән бүген 05.45 сәгатьтә Рязань өлкәсендәге тимер юл күперенең терәгенә бәрелгән. Беренчел мәгълүматларга караганда, биш кеше, шул исәптән машина йөртүче, үлгән, 22 кеше зыян күргән.

Саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында җинаять эше кузгатылган.

Зыян күрмәгән кешеләрне икенче автобус Әстерханга китерәчәк. Хәзерге вакытта 19 кеше вакытлыча урнаштыру пунктында тора, аларга кайнар ризык бирелгән. Автобуста барлыгы 56 кеше булган.

«Правда-ТВ» әлеге автобуста зыян күргән кешеләрнең исемлеген урнаштырган:

Муксимова З.,

Тамарян Р.,

Кочсников И.,

Кулакова М.,

Шаманова С.,

Шаманов Б.,

Шаманова А.,

Яровая Т.,

Кусманов Ш.,

Маркелова А.,

Комыхайло А.,

Тарануха А.,

Анмачева Н.

Башкаларның шәхесе ачыклана.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100