news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рузилә Хәйретдинованың үз кибетендә ялгыш аның кыйммәтле шәхси әйберен сатып җибәргәннәр

news_top
Рузилә Хәйретдинованың үз кибетендә ялгыш аның кыйммәтле шәхси әйберен сатып җибәргәннәр
Фото социаль челтәрдән алынды

Җырчы Рузилә Хәйретдинова хәзерге көндә кибет тота. Кичә генә кибетендә, үзе сөйләвенчә, «көл дә, ела да» диярлек бер хәл булган.

«Мин шундый стресс кичердем. «Көл дә, ела да» инде. Мин Дубайда үземә «брендлы» күзлек сатып алган идем. Күзлек бик кыйммәт тора. Кичә кибеткә дә гади күзлекләр китердем. Без әйбәт күзлекләр сатабыз, 2100 сум торалар. Ни уйлыйсыз?! Кичә минем кыйммәтле күзлекне 2100 сумнан сатып җибәргәнбез. Сатучы бутаган, мин 2 сәгатьтән соң гына моны сиздем. Эшне тәмамлагач, кибеттән чыгам, ә күзлек юк. Кире кердем – анда да юк. Мин аларны гадәттә ресепшенда куеп калдыра идем.

Сатучыга фотосын күрсәтәм. «Мин аларны саттым бугай», – ди. Миңа кайнар су сипкән кебек булды. Мин ул кызга «сдача»ны картага күчергән идем. Банк кушымтасыннан номерын таптым. Елый-елый шалтыраттым. «Фотога төшереп җибәрегез, зинһар», – дип сорадым. Чыннан да, минем күзлек булып чыкты. Күзлек Чаллыга киткән. Барысы да әйбәт кенә тәмамланды, күзлекне иртәгә алып килергә тиешләр, Аллаһка шөкер. Тик мин шундый стресс кичердем», – дип уртаклаша ул язылучылары белән.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 28 март 2025
    Исемсез
    Эсьэгфирулла.Галэмэт.Саулыкны югалтмагыз,бу проблемамы инде???
  • 27 март 2025
    Исемсез
    Менә проблема кайда ул
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар