news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рузилә Хәйретдинова үткәне турында: «Картлар йортында эшләдем»

news_top
Рузилә Хәйретдинова үткәне турында: «Картлар йортында эшләдем»
Фото социаль челтәрдән алынды

Җырчы Рузилә Хәйретдинованың хәзерге көндә кибете бар. «Кием-салым булмаса, нәрсә белән шөгыльләнер идегез?» – дип сораган язылучылары. Шул уңайдан Рузилә «элеккеге» шөгыльләрен дә искә алган.

«Мин бервакытта да бернинди эштән дә курыкмадым. Мин балалар бакчасында да, гомуми белем бирү һәм музыка мәктәпләрендә дә, ТР Мәдәният министрлыгында да эшләдем. Картлар йортында «хозчасть» буенча урынбасар булып эшләргә дә туры килде.

Кием-салым булмаса, башка әйбер уйлап табар идем, һичшиксез», – дип яза ул.

Бу җавабы белән Рузилә кайберәүләрне шаккатырган. «Абау, сез үзегез турындагы мифны тараттыгыз. Мин шаккаттым», – дип язганнар.

«Минем хакта төрле гайбәт йөри. Бик әз кеше генә дөресен белә. Мин – исән калу өчен «җир кимергән» кеше», – дип язган Рузилә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар