news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рузилә Хәйретдинова кызын ни өчен үзендә түгел, әби-бабасында тәрбияләнүен аңлаткан

news_top
Рузилә Хәйретдинова кызын ни өчен үзендә түгел, әби-бабасында тәрбияләнүен аңлаткан
социаль челтәрләр

Җырчы Рузилә Хәйретдинованың социаль челтәрләрдә кызы Ясминәнең әти-әнисе янында Минзәләдә яшәве хакында әйткәне бар иде инде. Бер язылучысының: «Үз балаңны әти-әнигә калдырып, эшкә чыгып китмиләр инде», – дигән усал комментариеннан соң, җырчы ни өчен кызын үзе тәрбияләмәве хакында әйтергә булган.

Ясминә турында аерып беркемгә дә, берни дә аңлатасым килми. Вакытлар узгач, үзегез барысын да төшенерсез. Миңа мондый смслар язарга кирәкми, үз фикерегезне үзегездә калдырыгыз.

Иң мөһиме – аңа минем әти-әнием янында рәхәт. Кызымның тәүлегенә 24 сәгать буе минем белән эштә утырасы килми. Чит кеше – няня белән утырасы яки өйдә үзе генә каласы да килми.

Минем әти-әниләремдә кызым өчен җылы, тәмле ризык, балалар бакчасы янәшәдә генә, бу салкыннарда «бөке»ләрдә утырырга кирәкми. Тагын бик күп «плюс»ләрен санап үтәр идем, үземнең энергиямне сарыф итәсем килми. Акыллы кешеләр болай да моның кызым өчен иң әйбәт вариант булуын аңлый.

Мин һәрвакыт кызымның балачагы яхшы булсын дип тырыштым һәм тырышачакмын», – дигән ул.

Рузилә әйтүенчә, Ясминәнең үзләре белән яшәве – әти-әнисе өчен куаныч кына. «Мин – әти-әниемнең бердәнбер кызы. Алар мине сөеп тә туймадылар, чөнки 16 яшемдә Казанга китеп, укырга кердем, мөстәкыйль яши башладым», – дип сөйләгән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар