Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рузилә Хәертдинованың күзенә Яңа ел күренмәгән: «Әле хәзер генә үз хәлемә киләм...»

news_top_970_100
Рузилә Хәертдинованың күзенә Яңа ел күренмәгән: «Әле хәзер генә үз хәлемә киләм...»
Владимир Васильев

Быел Яңа ел төнендә югары температура белән интегеп ятучылар, күзләренә бәйрәм күренмәүчеләр шактый булган булса кирәк. Җырчы Рузилә Хәертдинова да шулар исәбеннән. Яңа ел төнендә аның тән температурасы 40ка җиткән.

«2023 елның беренче фотолары... Барыгызга да сәлам! Йокы режимыннан уянып, әкренләп, элемтәгә чыгып киләм.

Инде бик күп еллар минем болай каты чирләгәнем юк иде. Соңгы тапкыр кайчан шушы рәвешле авырганымны, хәтта, хәтерләмим дә.

Әле тагын үз гомеремдә беренче тапкыр Яңа елны дә бәйрәм итмәдем. Чөнки ул төнне 40 градус температура белән йокладым. «Полет нормальный»...

Менә-менә үз хәлемә килә башладым», – дип язган Рузилә социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Исән булыгыз», «Үзегезне саклагыз», «Яңа еллар белән сезне», – дип, җылы комментарийлар калдырганнар җырчының виртуаль дуслары.

«Теге елны да каты авырдыгыз. Бер концерттан икенчесенә киенмичә йөгереп йөреп, чирләгән идегез...» – дип язып куйган бик игътибарлы берәү.

Фото: Рузилә Хәертдинованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100