Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рузилә Сафина кайнатасы турында:«Беркайчан да мал дип яшәмәде»

news_top_970_100
Рузилә Сафина кайнатасы турында:«Беркайчан да мал дип яшәмәде»
Салават Камалетдинов

«Акчарлак» газетасының шеф-мөхәррире, автор башкаручы, продюсер Рузилә Сафина Җиңү көнендә үзенең кайнатасы турында яза. Быел Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман ага үзенең 100 яшен тутырды, олы улы Габделбәр һәм килене Гүзәл тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. 

«Җиңү көне белән барыгызны да тәбрик итәм!

Әтинең истәлекләрен тыңлыйбыз. Ул үзенең тормышын, үткәнен әзләп кенә ишеттерде безгә. Беркайчан да ашыгып, нәфес белән, дан, мал өчен яшәмәде. Бу фото 100 яшьлек юбилей мәшәкатьләреннән соң. Әтинең канәгатьлелеген түбәтәй киюеннән беләм мин... Габдрахман Сафинны 34 ел беләм...

Өй юганда бер айлык пенсия акчасын якканда да: "Ярар, борчылма, киләсе айда тагын бирәләр аны", - диде. Колхоз әтигә эшкә йөрергә мотоцикл биргәч тә алмаган кеше ул. Ат белән йөрүне кулай күргән!

Сугыштан исән-сау кайтып, күп газаплар күрсә дә, беркемгә ачу сакламый яшәүче солдат ул», – дип яза Рузилә Сафина кайнатасы турында. 

«Габдрахман абый турында тапшыру карадык. Бик кызганыч. Исән-сау булсын әтиегез. Безнең әтинең язмышына ошаган язмышы. Елап-елап карадык. Безнең әтиебез дә әсирдә булган, шулай ук исән-сау әйләнеп кайтты»;

«Габдрахман абый кебек каһарманнар бик аз калды. Хөрмәтем зур, әтиегезне Җиңү көне белән»; 

«Нинди зур сөөенеч әтиегез белән сайрашып утыру. Аллаһы Тәгалә озын гомерләрен бирсен әле», – дип яза Руилә Сафинаның ВКонтакте челтәрендәге дуслары. 

  • Габделфәт Сафинның әтисе Габдрахманга 100 яшь: «Сугыштан соң егерме елга хөкем иттеләр»
  • Рузилә Сафина: «Татарда хатынның иреннән алда сикерүе матур күренеш түгел»

 

Фото: © https://vk.com/id448070251

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100