Рузилә Мөхәммәтовага «Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре» исеме бирелде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге хезмәтләре һәм күпьеллык нәтиҗәле эше өчен бер төркем журналистларга «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән исем бирелде.
Бүләкләнүчеләр арасында: «ТАТМЕДИА» АҖ «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы» филиалының татар редакциясе күзәтүчесе Рузилә Мөхәммәтова, «ТАТМЕДИА» АҖ «Мәгариф» журналы редакциясе» филиалы баш редакторы Гөлүсә Закирова, «ТНГ-Групп» ҖЧҖ матбугат хезмәте җитәкчесе Светлана Лукашова, «ТАТМЕДИА» АҖ «Мамадыш-информ» филиалы хәбәрчесе Николай Михайлов, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ телевидениесенең мәгълүмати һәм иҗтимагый-сәяси программалар дирекциясе баш редакторы Сәрия Хәбибуллина бар. Тиешле Указга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган.