Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рузилә Мөхәммәтова: «Хатын-кызның фикере үзгәрергә дә мөмкин»

Язучы, драматург Айгөл Әхмәтгалиеваның Рузилә Мөхәммәтова белән «Мәйдан» журналында басылып чыккан әңгәмәсе.

news_top_970_100
Рузилә Мөхәммәтова: «Хатын-кызның фикере үзгәрергә дә мөмкин»
фото: Рамил Гали

«Ике хатын-кыз очрашса – базар, өч хатын-кыз күрешсә – ярминкә», – ди халык. Рузилә Мөхәммәтова белән күрешеп сөйләштек, дисәм, сүзебезнең тырнак буявы хакында да, ябыгу рецепты турында да бармаганын күпләр төшенер. Кемдер аңа туры сүзле журналист дип бәяләмә бирә, кемдер язмаларын пыран-заран китереп сүгә, шул ук вакытта интернет челтәрендә яңа язмасын күз текәп көтеп тора. Әнә бит, күренекле шагыйребез Равил абый Фәйзуллин да, Рузиләнең әңгәмә турында соравына: «Мин хатын-кызлар алдында бер генә мәсьәләдә чишенә алам, ә син бөтенләй стриптиз биергә мәҗбүр итәсең», – дип, елмая-елмая, яныбыздан үтеп китте. Еш кына әңгәмәдәшен «чишендерергә» яраткан журналистның үз күңел төпкелендә ниләр ятканын ачыклап булырмы?..

Рузилә, көзгегә карауга, син анда иң тәүдә кемне күрәсең ул: журналистнымы, әни кешенеме?

Беренче чиратта минем әни буласым килә. Тик белмим, мин яхшы әни булдыммы... Әле беркөн сеңлем дә искә алып утыра. «Сәгать 10да Сәлимә елап шалтырата иде, әни кайтмады, мин өйдә үзем генә куркам, дип... Син шуңа, яхшы әни булдым, дип бик мактанма», – ди. Мин берәр җирдә спектакльдә булдым микән инде... Әле бала садикка йөргәндә, без Ирек мәйданы аша үтә идек. Бервакыт анда горзеленхоз хатыннары чәчәк түтәлендә чүп утап ята. «И әни, син шунда эшләсәң, мин синең белән чүп утап йөрер идем. Ә син китеп барасың да, мин үзем генә калам», – ди бу. Менә шундый претензиясе булган иде. Бик риза булмагандыр инде, өйдә гел үзе генә калып үскәч.

Ялгышмасам, гомереңнең күп өлеше журналистикага багышланган.

Мин 20 ел диярлек «Сабантуй»да эшләдем. Анда Роберт Миңнуллин, Госман Садә, шагыйрь Зөлфәт абыйның хатыны Фирая апалар белән эшләдем. Ул вакыт редакцияләр Рәдиф Гаташ, Мөдәррис Әгъләм, Илдар Юзеев һәм башка язучылар белән кайнап тора иде. Ничектер шундый рәхәт, балалар газетасында гына эшлим, дигән бер уйлану да юк иде. Күп яза идем. Анда күбрәк мәктәпләрне язасың бит. Менә хәзер аңладым: мин анда балаларны яратканга түгел, редакцияне һәм андагы кешеләре яратканга эшләгәнмен икән. Роберт Миңнуллин депутатлыкка киткәннән соң редакцияне алып калган Ләлә апа Гыймадиева белән дә эшләү рәхәт иде. Аннан ул буын китә башладымы, газета үзе заманны тоймый башладымы – ниндидер дискомфорт сиздем. Тираж да төшә башлады, мин, матбугат үзәге җитәкчесе булып, минкультка киттем. Айрат Сибагатуллин министр чагында шунда 5 ел эшләдем. Ул эш үзенә күрә бер университет булды, кысаларга кертте, информация табарга өйрәтте. Информацияне рәсми юл белән, законлы юллар белән табарга өйрәндем. «Между строк» укырга да өйрәнәсең: түрә бертөрле әйтсә, аның сүзләреннән икенче әйберләр табарга була. Яңа бер дөнья булды ул – мәдәният өлкәсендә яңа танышлар таптым, шулкадәр рәхәт чор итеп искә алам.

Билгеле бер кысаларны, ирексезлекне рәхәт диюеңме?

Ну, без хәзер иреклемени инде, Айгөл? Син иреклеме, журналистикада мин иреклеме? Шушы ирексезлек эчендә ниндидер бер ирек табабыз бит. Менә сәгать кысасы авыррак. Китү сәбәбе дә шул булды: сәгатьтән сәгатькә эшкә йөрү арытты мине. Ә болай нәрсә яраган, нәрсә ярамаганны без бит инде чамалыйбыз, дурак түгел, анысын беләбез. Һәм шушы чикләр эчендә яшибез. Анда мин әдәби телне югалта башладым. Хәзер китмәсәм, аннан китә алмаячакмын, яза алмаячакмын, дип уйладым. Тагын бер сәбәп – кызым «художка»да укый башлады. Менә, әнилек беренче, дигәнгә җавап бу. Мин аны атнага 3 көн такси белән йөртә идем, чөнки өйдән мәктәпкә кадәр җәмәгать транспорты йөрми. Бераз качып китеп маташтым эштән, тик көн саен качып булмый бит. Министрлыктагы җыелышларга соңга кала башладым, мине әрли башладылар. Кызның «художка»да укуы беренче урынга чыкты. Күп сәбәпләр булды инде...

Журналист буларак үзеңә хыянәт иткәнең булдымы синең?

Дөрес аңладыммы: кайбер темаларны язмый калу хыянәткә керсә, дип сорасаң... Мин аның белән, язмыйча калган темалар белән, киресенчә, горурланам. Чөнки журналистиканың беренче принцибы бит инде аның – зыян китермә. Бәлки, нәрсәнедер язып, күпмедер дәрәҗәдә гаделлек урнаштырган булыр идең, ди. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында – әйтик, ни өчен шулай килеп чыкканын аңлап, мин аңа күз йомып калганмындыр. Булды андый очраклар. Бу – хыянәт итүме? Түгел дә кебек... Кайбер очракта кемнәр беләндер киңәшәм, һәм ниндидер мәгълүмат кайчак чыкмый калырга мөмкин. Минем әйткәнем дә бар: мин – информация каберлеге, дим. Кайбер очракта ул зыян китерә икән, чыгармый калам.

Ә ялгышкан чакларың бармы? Һәм беркадәр вакыт узганнан соң шул ялгышыңны таныган чакларың?

Бик каты үкенгән бер әйберем бар. «Татар-информ»да эшли башлаган чагым иде. Бер кешенең бер фикерен русча саксызрак тәрҗемә иткәнмен. Ул вакыйганың барлык катнашучылары исән дә түгел инде. Шуңа яңадан искә төшерәсем килми. Минкульттан журналистикага кайткан чорым иде – тәҗрибә җитмәгән.

«Нигә моны яздың?» – дип, килеп дулап йөрүчеләр булгалыймы?

«Синең барлыгыңны да онытачаклар», – дигән «угроза»ны да ишеткәнем бар минем, ярым шаяртып булса да, ярым чын әйттеләр, һәрхәлдә.

Маяковский әйткән бит әле: «Мы говорим – Ленин, подразумеваем – партия...» – дип. Шуның шикелле, «Рузилә» дисәләр, шунда ук «театр» диясе килә. Кайчак кич сиңа шалтыратырга җыенсам, «тукта, өйдә түгелдер, берәр театрдадыр» дигән уй йөгерә миңа.

Театрны мин бик яратам. Без хәтта авылда элек күрше кызлары белән җыелып, театр куеп йөри идек. Театр юлыннан китмәдем, чөнки мин җырлый да белмим, уйный да белмим, андый талантым юк, дип саныйм. Театрны яратам, театр тирәсендә йөрүем шул яратуым белән генә бәйле. Театрда гына мине бөтенесе ярата, дип мактана алмыйм.

Син дә сайлап кына яратасыңдыр.

Юк, мин театрларның бөтенесен дә яратам. Һәм бөтен театрларга ярдәм итәсем килә.

Ярдәм дигәнең нидән гыйбарәт?

Аларга тамашачы күбрәк йөрсен өчен ниндидер пиар белән ярдәм итү. Аларның спектакльләре, артистлары турында күбрәк хәбәр тарату.

Бүген сәхнәдә нәрсә беренчел: формамы, эчтәлекме? Без әле кая барабыз, дигән сорауга җавабың бармы?

Рафил абый (ТРның атказанган артисты Р.Сәгъдуллин) әйбәт итеп әйтте миңа биргән интервьюда. Үз сүзләре түгел, Фидан абый Гафаровның: «Хәзер режиссерларга художниклар спектакль куеп бирә», – дигән фикерен кабатлады. Бу – форма дигән сүз бит инде, матур итеп форма ясау. Бер карыйсың форманы, ике карыйсың... әмма режиссерның текстны аңламыйча, шул аңламавын режиссер «фишкаларына» төреп куюы ачуны китерә башлый. Һәрхәлдә, алтын урталык кирәк. Режиссерда «милли код» дигән әйбер – анысы «модный» сүз инде – булырга тиештер. Яки бар ул, яки юк. Бер интервьюда Рамил Төхфәтуллин әйбәт сүз әйтте: «Вроде татарча, ә миллиятле түгел», – диде. Аның сүзен кабатлыйм әле, журналист шулай кеше сүзләре белән сөйли инде. Соңгы арада Әлмәт театрында 2 спектакль карадым. Берсе – «Ат карагы» (Т.Миңнуллин), берсе – «Алтынчәч. Мирас». Икесе дә безнең татар әйбере, татар драматургларыннан. «Ат карагы»н 2 карадым, тагын 5 карарга да риза. Бик ошады. Ә «Алтынчәч. Мирас»ны кабул итеп бетерә алмадым. Аны Муса Җәлил либреттосы буенча, казах режиссеры Мурат Абулкатинов белән киңәшеп, Илгиз Зәйниев язган – үзендә милли код булган шәхес. Спектакль формага корылган, мин аны аңладым да, тик никтер кабул итә алмадым. Сәбәбен үзем дә аңламадым... Бәлки, аны режиссер үзе дә аңламаган, дисәм инде – режиссер фишкалары белән үзенчә куеп киткән.

Хәзер театрга килгән яшь артистларда тел тәмен тоемлау ни дәрәҗәдә? Татарча сөйләсә дә, тәмен, аһәңен тоямы алар?

Юк. Тоймыйлар. Һәм без моны кабул итәргә тиеш, чөнки башкача булмый. Бу проблема бар, һәм без аның белән яшәргә тиеш булабыз. Бу процессны бераз тоткарлый һәм киметә генә алабыз. Беркөнне «Идел-йорт» халык театрлары фестивалендә гран-при алган «Шулай булды шул» комедиясен карадым. Туфан абый Миңнуллин комедиясен Баулы халык театры чыгарган. Төп рольне башкарган артист чыкты, күреп торам – шәһәр малае, шәһәр теле колакка тия. Ярар, бераз утырам да чыгып китәрмен, дим. Ләкин мин аңа тиз ияләштем, профессиональ түгел, ә үз дәрәҗәсендә шундый әйбәт уйный. Миңа ул пьеса бик гади әсәр булып тоела иде, ниндидер катлам-катлам түгел, диюем. Татарның бөтен менталитетын күрсәткән, ләкин беркатлы әсәр. Мин ул әсәрне шундый яраттым, ахырга кадәр карап бетердем, ахырдан егет янына барып рәхмәт әйттем, комментарийлар алдым. Баулыда туган, Әлмәттә яши икән. «Әбием янына авылга кайтып, шунда бераз өйрәндем», – ди. Ул – русча укыган, русча уйлый торган егет. Ләкин бит татар телле халык театрына килгән һәм шушы теле белән тамашачыны тотып кала алды. Бу мисал – мондый телгә ияләшәчәкбез, диюем. Бу – бик начар прогноз, ну, без шул телгә ияләшәчәкбез, кызганыч.

Минемчә, бүген театр – татар телен яңгыратучы, ишеттерүче, саклап торучы төп мөнбәр вазыйфасын үтәми микән әле...

– Әйе, үти. Театр телне саклый, әлбәттә. Наушник белән тыңлаган кеше дә театрга килеп, татар атмосферасын тоеп кайта. Гаҗәеп бер дөнья инде ул театр.

Туфан абыйның әсәре турында «беркатлы» диюең белән килешеп бетәсем килми. Аның феноменына без «халыкчанлык» дип кенә дә җавап бирә алмыйбыз. Кыз баланың йөз аклыгы, гаилә йөзе кебек нинди зур темалар күтәрелә.

Әйе, Туфан абый менталитетны бирә. Тамашачы аны аң дәрәҗәсендә түгел, йөрәк белән тоядыр. Үзаң, «подсознание»да керәдер ул. Анда һәрберсе чын татар персонажы, анда – гел татар менталитеты. Татар кешеләренең энциклопедиясе кебек.

Татар театрында син бүген журналист буларак +5 куя алырлык режиссерлар бармы?

Илгиз Зәйниев. Айдар Җаббаров. Алар куйган бөтен әйберне карап барам. Туфан Имаметдиновны бик ярата идем, әмма ялкау ул, шулай дип яз. Олег Кинҗәгуловны аз карыйм, ни кызганыч. Трансферы көйләп куелган театраль туризм юк бит – тиз генә Чаллыга чыгып киттең түгел транспортсыз кешегә. Ул куйган «Шәһәр.нокта.Брежнев»ны (Шамил Идиатуллинның «Город Брежнев» романы буенча) яраттым, «Капка»ны 2 тапкыр рәхәтләнеп карадым. Бөтенесе шул дәрәҗәдә булса – бик әйбәт. Бу режиссерларның барысының яшь чагы, куя торган чаклары!

Уйлап куям – 90нчы елларда яшь Фәрит Бикчәнтәевның «Җирән чичән белән Карачәч сылу» спектакле (Нәкый Исәнбәт пьесасы) миңа татар театрының иң әйбәт спектакле шикелле иде. Искәндәр Хәйруллин белән Люция Хәмитова уйный иде анда. Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем»е әле дә бара, «Шәҗәрә»се искә төшә, «Кара чикмән» гаҗәеп иде. Аннан Рәшит Заһидуллин куйган, Исламия апа Мәхмүтова уйнаган «Кураж ана»ны бик ярата идем, «Тол хатыннар көймәсе», «Итил суы ака торур»... Чаллыда Ренат Әюповның «Йосыф»ы... Нинди спектакльләре бар иде режиссерларыбызның! Иҗат кешесе бит гомер буе бер тигезлектә була алмый. Уйлап карасаң, нинди «мощный» чагы булган Казандагы татар театрларының!

Шунысы да бар: ул вакытта без үзебез өчен куя идек, төп критерий – тамашачы иде. Хәзер бит театрлар критиклар өчен куя башлады. Ягъни, бик актив рәвештә критикларыбызның «бизнес-проектына» кушылып киттек – аларны чакырып күрсәтеп канәгатьлек алабыз. Сүз уңаеннан, быел да «Тантана» премиясе комиссиясендә өч Мәскәү-Питер белгече.

Спектакльләребезнең зур бюджетлысы – фестиваль өчен, эконом-варианты тамашачы өчен булып чыга әле. Аннары, тамашачы начарга йөри, диләр. Яхшы итеп куегыз – яхшыга йөрер. Әнә, Әлмәт театрының «Җил артыннан» һәм «Ул әле өйләнмәгән иде» кебек спектакльләре тәнкыйтьчеләрне дә, тамашачыны да канәгатьләндерә алырлык. Критик өчен куеп, тамашачы икенче планда калмасын иде.

Синең өчен узган елның «иң-иң» дигән спектакле?

Минем өчен татар театрындагы иң яхшы спектакль – Айдар Җаббаров Гаяз Исхакый әсәре буенча куйган «Ул әле өйләнмәгән иде». Әлмәт театрыныкы.

Гаяз Исхакый әсәрендә дә, сәхнәдә дә татар иренең шулай чагылуы күңелне тырнамадымы?

Ник, ул шундый ич. Шулай булгач, нәрсәгә үпкәләргә? Татар ире шундый. Айдар Җаббаров бик оста күрсәтә белде аны. Әгәр сез, безнең татар хатын-кызлары, шундый ирләр арасыннан яхшыракларын эләктереп калгансыз икән – сез бәхетле. Әгәр кемгәдер андый яхшысы җитмәгән икән – без начарына риза түгел, шуңа без аларсыз. Яхшысын эләктереп калалмадым, ә начарына мин риза түгел...

Бервакыт син, театр турында язудан туктап, язучылар янына «күчәм», дигәнрәк фикер әйткән идең. Шулай да театр дөньясыннан барыбер китә алмадың, шулай бит?

Юк. Теге, иреннән гел зарланып, китәлмәгән хатын шикелле инде.

Соңгы елларда әдәби барышны да бик оператив яктыртып барасың. Янә шагыйрьләрчә сорыйм әле: сез беләмсез кая барганны?...

Әдәби процесс дисеңме? Монда – Ркаил Зәйдулла, сездә, Чаллыда Факил абый Сафин булгач, бераз әдәби тормышның кайнаганын сизә башладым. Барыбер яхшы лидер кирәк инде әдәби тормыш кайнасын өчен. Минем өлешем дә булды бугай инде Данил абый Салиховның Берлек рәислегеннән китүендә. Миңа үпкәләп калдылар бугай, һәрхәлдә.

Усал язмаларың байтак чыкты. Ни канәгатьләндермәде сине?

Әдәби торыш канәгатьләндермәде. Әдәби тормыш бармый иде бит инде.

Бәлки, театр даирәсендә кайнап, син аны сизми генә калгансыңдыр? Әдәби тормышны күзәтеп барырга әзер булмагансыңдыр, бәлки?

Мин ул чорда берлек һәм әдәбият торышы турында күп материал яздым – нәрсәдер дөрес булмаган әйбер яздыммы? Бөтенесен фактлар белән яздым, һәрхәлдә, «син моны дөрес язмыйсың» дигән претензия булмады. Претензия булды – ник аңа бәйләнәсең, дигән. Мин аңа, әйе, бәйләнгәнмендер, ләкин һәрбер сүзем – фактлар буенча бәйләнү. Миңа, әдәби торыш һаман шулай барса, үлеп бетәсе идегез кебек тоела башлаган иде.

Син жюри члены буларак та актив эшлисең икән. Ябык бәйгегә килгән әсәрләр турында ни әйтерсең? Сан ягыннан гына артамы алар, әллә сыйфат ягыннан да артамы? Бермәлне «хәзер китап укымыйлар» дип чаң суга башлаганнар иде...

Сез, өлкәннәр өчен язучылар, әле нормальрәк яшисез, сезне әле татарча укучы кешеләр бар. Ә менә балалар язучыларына «вообще» кыен бит. Чөнки татарча укый алучы балалар аз. Мин жюрида балалар әсәрләрен укыйм, «Сабантуй» газетасында эшләгән кеше өчен бу – табигый. Минем өйдә 19 яшьлек бала. Әдәби конкурс беренче мәртәбә үткәндә 17-18 яшь иде. Мин аңа укыган бөтен әсәрләрнең эчтәлеген сөйләп чыктым, кыскача гына, менә шулай-шулай дип. Ул миңа «бу әйбәт» дип мактап, «бу начар» дип «браковать» итеп барды. Лилия Гыйбадуллинаның әсәрен «крутой әсәр» диде. Ул конкурс – шулкадәр шәп проект, менә ул булмаса, Лилия тик торганнан балалар өчен язарга тотыныр идеме әле?

Килешәм, бу бәйге үзенең булуы белән дә, стимул бирүе белән дә бик әйбәт.

Әйе, ул стимул бирде. Балалар әсәрләре яза башладыгыз бит менә. Син дә язасың, башкалар да яза. Ркаил Зәйдулла әйтмешли, акча – бик зур стимул ул. Язасыз, җиңәсез, аласыз. Сан сыйфатка күчә, диләр бит инде. Сан арткач, сыйфат та арта. Быел, мәсәлән, үсмерләр өчен повестьлар бик көчле. Бервакыт Роберт Миңнуллинга: «Роберт абый, хәзер балалар өчен язмыйсыз», – дигәч, «Балалар өчен хәзер нәрсә язарга кирәген белмим», – дигәне булды. Балалар өчен нинди шигырьләр язган Роберт абый иде бит ул! Минем хәтта, балалар әдәбияты комикс теленә күчә, дип тә әйткәнем булды.

Бу – куркыныч диагноз түгелме?

– Куркыныч диагноз дип... Без хәзер ковид белән яшәргә өйрәнәбез, диделәр бит, шуның шикелле, без бу диагноз белән яшәргә өйрәнергә тиеш. Безнең өйдә байтак комикс китаплары (график новеллалар) ята: минем кыз дуслары белән бер-берсенә туган көннәренә бүләк итешкәннәр. Алар – инглиз теленнән русчага тәрҗемәләр. Сүз аз инде анда.

Бүген балаларның күбесе, катлаулы татарча җөмлә әйтсәң, аңламый. Китап уку турында сүз дә юк. Болай һаман да почмакка кысрыклап кертмибезме аны: рәсем һәм сүзсез әсәр, дисең син.

Син баланы бүлмәгә бикләп куеп Әмирхан Еникине укыта алам дисеңме? Укыта алачаксыңмы?

Ә башка юл?

Башка юлмы? Мәктәптә татарча укыта алмыйбыз бит инде, ни кызганыч. Югыйсә, иң дөрес юлы – милли мәгариф, диләр инде акыллы кешеләр. Мин башка юл күрмим. Безгә хәзер күбрәк итеп комикслар чыгарырга кирәк. Ну ладно, бераз укый белгәне, фэнтези дип, Лилия Гыйбадуллинаның «Бишенче гомер»ен укыр. Синең «Без андый малай түгел»не укыр. Ну аны укый алмаучылар да бар, без аларга хет менә татарча комиксларны бирсәк... Безнең татар балалар әдәбиятында әйбәт әсәрләр бар бит, элекке язучыларны: Ләбибә Ихсанова, Адлер Тимергалин, Роза Хафизоваларны дип әйтимме... Рус әдәбиятындагы бөтен классик әсәрнең кыскартылган варианты бар – интернеттан җыябыз да тиз генә укып чыгабыз. Шуның белән экзамен бирәләр. Нишлисең, менә шулай. Без моңа күз йома алабыз, яки күзне ачып, үзебезнең татар классикасын комикс вариантына күчерә алабыз. Ә тегеләй Еникинең «Матурлык» әсәрен укыта алмыйбыз.

Синең кызың рус мәктәбендә укыгандыр бит. Менә ул хәзер, әйтик, Роза Хафизованың әсәрен, синең ярдәмнән башка гына укып, аны комикс теленә күчерә аламы?

Гонорар түләүчесе булса, максат куелса, ул аны эшли алыр иде. Әмма рәссам аны үзе генә түгел, язучы белән бергә эшләргә тиештер – алар бергә утырып, нәрсә ясалачагын хәл итәләр. Ә кызым, кирәк булса, татарча әсәрне укып чыга ала һәм эчтәлеген аңлый. Тик, мәсәлән, Әмирхан Еники аңа авыррак булыр иде барыбер. Эчке моңын аңлап бетерә алмаячак. Мине гаепләсәгез гаепләгез, тик аңламаячак.

Дөреслекнең күзенә туры карарга кирәк: хәзерге буынның күбесе шулай.

Ну сценограф буларак, мәсәлән, синең пьесаларыңның эчке моңын аңлаячак ул. Прозаңны – юк. Бәлки, менә синең берәр әсәреңне, эксперимент буларак, комикс форматына күчереп караргадыр? Шул ук «Туташ»ны, мәсәлән.

Яшьләр комикс булса гына укыячак, диюеңме? Син дә «халык китап укымый» дигән фикердәме?

Юк, безнең буын укый. Синең әле куркырлыгың юк, тагын 30 ел иҗат итеп, хөрмәтле язучы булып яши алачаксың. Безнең буын яшәгәндә, 30 ел укучың булачак.

Ә укучыны тотып торыр өчен нинди теманы калку итеп чагылдырырга соң, нинди ризык бирергә бүген?

Беләсеңме, быел ябык әдәби конкурска 23 роман килгән. Аның җидесе кыска исемлеккә кергән. Иң кызыгы һәм кызганычы – алар арасында бер генә дә бүгенге көн әсәре юк, ди. Бүгенге көн әсәре булса да, ул теге заманнарга, колхозлашу, сөрелүләргә тоташа. Ул сөрелү турында бөтен дөньяга танылган әсәрне, без теләсәк-теләмәсәк тә, Гүзәл Яхина язды бит инде.

Тарихи әсәрләр кирәк, дияр идем, хәзер язучылар википедиядән күчереп, шуңа фантазия кушып кына композиция кора башладылар. Шәхсән мин күпмедер дәрәҗәдә документальлек булган әсәрләрне яратам – язучы архивларда казынып, аягы белән йөреп язсын. Синең «Туташ» кебек.

Тегесе язылсын, монысын укыйсы килә, дияр идем, хәзер «острый» темаларны яза торган вакыт түгел бугай, кайчакта башны комга тыгып торасы килә. Шуңа бүген, бик кискен темаларны укыячаклар, дип әйтәлмим. Була бит шулай: өйдә, тотасың да, совет вакытында чыккан иске, таныш киноларны карап утырасың. Аларда – кеше язмышлары, мәхәббәт лирикасы... Алар да кирәк халыкка. Алар бит вакыт сынавын узган, сыйфатлы итеп эшләнгән, коры һәм тупас итеп, ямьсез итеп түгел. Бүген дә шундый җиңел әйберне дә профессионаллар язса иде. Болай дию әйбәт тә түгелдер инде, әйеме... Җитди проблемалар язылырга тиештер. Ләкин хәзер әле вакыты ул түгел, диимме соң. Халыкка кыен.

Аңа кайчак җиңел булган соң? Кайсы чорны алып карама...

Да, кстати...

Үземдә җавапсыз сорау бар: ни өчен без опера, симфоник оркестр тыңлауны, җитди музыка, җитди әдәбият белән танышуны «авыр» дип санап, җиңеллек эзлибез соң ул?

Заманында халык профессиональ музыканы тыңлаган бит, шулай тәрбияләнгән иде. Опера театрында «Алтынчәч»ләр куелган, кешеләр Яхинны тыңлаган... 90 нчы елларда тәрбия эше тукталды. Музыка мәсьәләсендә дилбегәне ычкындырдык та, профессиональ булмаган эстрада ташкын булып бәреп керде. Шул ук вакытта татарның элитасы, өске катлам дигәне урыслашты. Без хәзер гади халыктан ниндидер югары сәнгатьне аңлавын көтәбез. Аңларга тиеш тә түгелдер, мөгаен.

Тиеш түгелме, әллә әзер түгелме?

Бервакыт Колшәриф мәчетендәге Ислам музеенда I Мөселман хатын-кызлар съезды турында күргәзмә оештырган иделәр. Шул съездда катнашучылар матур калфаклар белән фотога төшкәннәр – күргәнең бардыр синең дә ул фотоны. Бер галимәдән сорадым, боларның дәвамчылары бармы, дим. Бар, дип әйтә алмады. Алар безнең милләтнең иң алдынгы ханымнары булган. Нинди зур съездга җыелганнар, ниндидер проблемаларны хәл иткәннәр бит инде. Кая аларның нәсел дәвамчылары? Нигә алар бүген татарның элитасы түгел?

Дәвам дисең. Утыз җиденче еллар «иләген» кая куясың?

Әйе шул. Иләктән үткәне дә яки читкә киткән яки урыслашкан. Без бит менә интервьюларны татарча язабыз, кайчагында әйбәт интервьюны русчага тәрҗемә итәләр. Иң ачуым килгәне – татарча белгән кешеләр дә үзләренең аккаунтына минем интервьюның русчасын элеп куялар. Татарчасын укымаган була ул, русчасы барып җиткән. «Обидно» булып китә. Менә ул алдынгы укымышлы татар! Без хәзер массалардан югары сәнгатьне аңлавын көтәбез. Русларда да, башка халыкларда да, театрга йөрүче катлам бар – анда күбрәк интеллигенция йөри бит, массалар түгел. Һәм бер халыкта да массалар югары сәнгатькә йөрми, алар эстрадага бара. Ә без массалардан югары сәнгатьне аңлавын һәм аңа мөкиббән китеп утыруын көтәбез. Бу була торган хәл түгел. Берәмтекләп, бәлки, сөйрәп чыгара алабыздыр. Мәсәлән, халыкка якынрак язучылар була. Бар бит халыктан ераграк торганнары да. Менә шул якынрак тору белән берәм-берәм тартып чыгарырга, күтәрергә була. Кеше башта гади генә бер әйберне укып, аннан соң театрга килергә мөмкин. Комедия генә, уйландыра торган җитдирәк әсәр карарга мөмкин. «Точечно» эшлибез. Хәзер инде массаларны общий күтәреп булмый. Начар прогноз бу, әлбәттә.

Син күпләрдән интервью аласың. «Менә татарның күз текәп торган, төпле фикерле шәхесе» дип, кемгә дә булса сокланганың булдымы?

Ркаил Зәйдулла. Илгиз Зәйниев... Әдәбият буенча Әлфәт Закирҗановка. Чөнки ул бик күп белә, прәме энциклопедия. Рүзәл Мөхәммәтшинны бик яратам. Акыллы фикерләр чыккан яшьләр тагын бар ул.

Акыллы фикер дигәнең...

Алар тормышка аек караш белән карыйлар, бөтенесен ватып җимермиләр. «Әлдермештән Әлмәндәр»дә: «Син үзеңнең кайда йөргәнеңне, ни эшләп утырганыңны беләсеңме соң?» – диләр бит әле, шуның шикелле, алар – кайда яшәгәннәрен, ничек яшәгәннәрен аек акыл белән бәяли торган кешеләр. Кылыч та болгамыйлар, адекват кешеләр. Алар белән дә килешеп бетмәскә мөмкин. Ләкин мин ярата торган кешеләр болар. Йолдыз Миңнуллинаны бик яратам, Нурбәк Батулланы. Берничә дистә кеше саный алам мин. Күбрәк ир кешеләр.

Ничек уйлыйсың, журналист буларак сине хөрмәт итүчеләр күбрәкме, яратмаучылар да бармы?

Яратмаучыларның миңа зыяны тимәсә, мин гомумән аларны уйламыйм. Үземне сүккән кешеләрне дошманга санамыйм. «Не жарко, не холодно».

Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар белән бер очрашуда, «һәр язган сүз өчен җавап бирәсе була» дип, Коръәннән аять мисал итеп китергән иде. Курку хисе дип әйтмим инде, синдә андый җаваплылык хисе бармы?

Ой, һәрбер сүз өчен җавап бирдерә башласалар... куркыныч, канишны. Һәрхәлдә, мин менә язган моментта кемгәдер явызлык эшлим дип язмыйм. Язган мәлдә ничек уйлыйм – шулай язам. Тагын шундый әйбер бар – соңыннан кешенең фикере үзгәрергә мөмкин. «Егет сүзе бер булыр» диләр, хатын-кызның сүзе бер булыр, димиләр. Хатын-кызның фикере үзгәрергә дә мөмкин. Былтыр шулай язганмын икән, димәк, былтыр шулай дип ышанганмын, әгәр быел алай уйламыйм икән – бу да нормаль хәлдер.

Ә һәр язган сүз өчен... да, җавап бирәсе булса, әйбәт булмый бит... Ул моментта мин чын күңелдән шулай уйлап әйткәнмен икән, гаепле булам микәнни?.. Менә хәзер дә комментарийлар алабыз: бер үк ситуациягә берәү бертөсле, икенчесе икенче төрле әйтә. Кайбер кеше, мин аның белән килешмәсәм дә, ихластан әйтә. Кемдер, «допустим», «маска киеп» әйтә. Маскалы кешегә караганда ихластан әйткәненә хөрмәтем зуррак. Кайсыдыр моментта мин уйлаганымны язып, кешегә зыян китермәгәнмен икән һәм хәзер башка төрле уйласам да, ул вакытта әйткәнем гөнаһ түгелдер ул.

Буа театры директоры Раил Садриев белән әңгәмәңнең баш исеме шактый ыгы-зыгы тудырган иде.

Ул ихластан әйткәндер дип уйлыйм. Аптырыйм инде: әйтәләр дә, мин сиңа гына әйттем, диләр. Нәрсәгә миңа гына әйтәләр соң алар? Алар бит журналистка сөйләгәнен белеп сөйләп утыра. Илгиз Зәйниевның «Өйләнәм.tat.» комедиясе бар бит әле. Анда Илдар абый Хәйруллин уйнаган персонаж: «Авызың ни сөйләгәнне ишетмисеңме әллә?» – ди. Кстати, интервью чыккач та икенче көне Раил миңа аудио җибәрде: «Син дә үсәсең, мин дә үсәм, әйбәт булган», – диде. Халыкның бер өлеше башкача уйлаган икән, ну и что? Әйткән икән – әйткән.

Хәтерлисеңме, без синең белән әрепләшеп танышкан идек? «Татмедиа»да лифтта менеп барганда, син миннән грант буенча романнар турында сораша башладың.

...Шуннан?

Телефонга яздырганыңны күреп алдым да, ник әйтмичә яздырасың, дип ачуландым...

Дөрес эшләмәгәнмен.

Журналист бит инде ул бөтен җирдән «җим эләктерергә» тели... Хәзер дә әңгәмәдәшеңә сиздерми-әйтми генә яздыра торган гадәтең бармы?

Әйе, чир инде. Яздырырга могу, тик диктофонны күрсәтеп яздырам, кесәгә яшереп яздырганым юк, чыгарганда, мин моны язар идем дип, рөхсәт сорыйм. Хәзер мин дә яши-яши камилләшә барамдыр инде.

Бәйләнгәннәре бармы? Мин сиңа болай гына әйттем, дип...

Журналистка болай гына әйтү буламы инде ул?..

Син бик оператив эшлисең. Залда чара бара, карыйсың – интернетта шул хакта инде синең язмаң да пәйда була. Бу – күңел таләбеме, әллә редакция кушуымы?

Юк, анысы бер дә күңел таләбе түгел, редакция кушуы, зарплатамны «отрабатовать» итү. Болай мин айпадтан күз бетереп эшләп утырырга яратмыйм. Кайткач «Интертат»ка язу – менә анысы күңел кушуы, җан рәхәте.

Кеше башта исем өчен эшли, аннан исем аңа эшли, диләр. Рузилә Мөхәммәтова дигән исем сиңа ничегрәк эшли? Сине коткарган чагы бармы?

Күптән түгел генә булган бер кызыклы очракны сөйлимме? Редакциягә хат язып «Мир» кинотеатрындагы бер мероприятиегә журналист чакырганнар. Шимбә көн бу, баш мөхәррир шалтыратып: «Пажалысты, барып кына кил инде», – ди. Бардым мин монда. Кереп киләм. «Исәнмесез, сез кем?» – дип каршы алдылар. Мин әйтәм: «Мин Рузилә Мөхәммәтова», – дим. «Әйдәгез, өскә менеп чишенегез. Гафу итегез, мин сезне танымадым, белмәдем», – дип гөр-гөр килә инде шунда эшләүче ханым, чәй бүлмәсенә чакыра. «Бөтен журналистларны белү мәҗбүри дә түгел инде», – дип моны тынычландырам. «Ә, сез журналистмыни? Алайса, әнә, аста чишенегез», – диде дә китте дә барды. Менә, журналистка шундый мөнәсәбәт... Артистларны да танып бетермиләр, каян мине танысыннар.

Артистка үзен таныту өчен хәзер мөмкинлекләр җитәрлек.

Артист үзе дә эшләргә тиеш «личный» бренды өчен, журналист та. Фәнис Җиһанша ничек актив эшли: аның социаль челтәр алып баруын кара әле, молодец! Ник бөтен артистлар да үз брендлары өчен шулай эшләмиләр, дип әйтүем. Артист өчен театр пиарщигы гына эшләп утырырга тиеш түгел. Һәр артист үзе өчен үзе эшләргә тиеш. Аннан, нишләп кайберәүләр соц.челтәрне ике телдә алып бармый? Татар артистларының да күбесе русча алып бара. Социаль челтәрләрегезне татарча алып барыгыз, дип, театр җитәкчелегеннән дә рәсми булмаган таләп куяр идем мин. Менә Гүзәл Сәгыйтова ике телдә дә куя постларын, мин язылганнардан ул – шундый бердәнбер кеше. Русча алып барган артистларның «башына сугар идем» мин, театр җитәкчелеге булсам. Аларның төп тамашачысы – татар тамашачысы бит.

Журналист еш кына күпләр өчен баскыч булып тора. Аның җилкәсенә басып күтәрелүчеләр бик күп...

Яхшылык эшлә дә суга сал, диләр. Оныта белү – бәхет ул. Бала тапканда «кесарево» ясаткач, наркоздан соң хәтерең начараерга мөмкин, дигәч, борчылган идем, «оказывается», бик әйбәт икән. Кайчакта «килеп терәлсә» искә төшергә мөмкин, анысы... Ә болай... кемгәдер яхшылык эшләгәнмен икән, ярар, бәхетле булсын. «Тегендә» языла ич инде ул, уң яктагы фәрештә язып куядыр. Мин кемгәдер яхшылык эшләсәм, икенче кеше миңа эшли. Кайберәүләргә начарлык та эшләгән булырга мөмкин бит әле мин. Яхшылыкларым белән бер-берсенә яраклашып тигезләшсен.

Татар милләтеннән булган бар халык бер мәйданга җыелган чакта сиңа мөнбәрдә чыгыш ясау мөмкинлеге бирсәләр, ни дип әйтер идең?

Әйтергә... Башыма сукмыйлармы соң? Газинур абыйның (халык шагыйре Г.Морат) әйткәне бар: «Без әтәч булсак та, пычак астына керәсе килми бит, җәмәгать», – дип... Шул искә төшеп китте. Беренчедән, мин импровизация ясый алмыйм. Тиз генә башыма да килмәс иде. Мин, гомумән, чыгыш ясый белмим. Яза гына алам. Ә мәйданда... Бер-берегезне сатмагыз, бер-берегез өстеннән язмагыз, дип әйтер идем. Кешеләр, әләк язып, бер-берсенә зыян китермәсен иде. Бөтен бәхәсләр ачык мәйданда барсын иде. Әйтик, мин кемнедер тәнкыйтьләп язам, ул мине тәнкыйтьләргә мөмкин. Ә болай «бу» «тегеңә» барып, чышылдап-пышылдап, кем өстеннән кем язганын да белмичә, шул рәвешле бармасын иде тормыш.

Теге чордагыча?

Менә! Бөтен әйбер барыбер калкып чыга бит ул: теге чорныкы да, бусыныкы да.

Алма агачыннан ерак төшми. Кызың да иҗат белән җенләнгән икән. Гади генә рәссам түгел, театр рәссамы һөнәрен сайлаган. Син этәргеч бирдеңме?

Юк, бу – очраклы булды. Ләкин бөтен очраклылык – закончалык бит инде ул. Ходай шулай язгандыр, дим. Ул 9ны тәмамлаган елны ковид аркасында ОГЭ бирмичә мәктәптән котылу мөмкинлеге булды. Ипләп кенә бу әйтә: «Әни, мин художественныйга (Фешин исеменедәге Казан сынлы сәнгать училищесы) барып карыйм әле», – ди. Мин әйтәм, анда бер урынга 11 кеше, син анда керәлмәссең, дим. Чөнки аның художканы бетерергә 1 елы бар иде. Чөнки, яхшы укытучының төркем җыйганын көтеп, художкага соңрак кергән идек. Шулай да белештем: ул елны Фешин училищесында сценография буенча Сергей Скоморохов үзе курс җыя икән! «Давай, тырышып кара, кермәсәң, унынчыга барасың», – дим. Август ахырына кадәр, имтиханнар беткәнче, мәктәптә урынын тотып тордык. Кыз керде, Аллага шөкер. Аларның группаларында махсус «сценография өчен» дип кергән бердәнбер кеше бер Сәлимә булгандыр инде, бәлки, тагын берәрсе... Башкалары – «живопись» дип керүчеләр. Быел менә училищены тәмамлый, әле кая барырга икәнен белми.

Синең театрлар белән дуслыгың аңа таяныч булачакмы? Юнәлеш, мөмкинлек бирүдә... Бу сорауны сиңа барыбер бирәчәкләр.

Ул аңа зыянга булырга да мөмкин. Театр дөньясында ул бит инде әлегә Рузиләнең кызы итеп кабул ителә. Ул аңа бик риза түгел. Аның Сәлимә Әскәрова буласы килә. Ләкин театрлар аны Сәлимә Әскәрова итеп кабул итәчәкме соң әле?.. Һәрхәлдә, минем имиджым минем кызыма зыян китермәсен, дип курку, борчылу бар. Театр тирәсендә йөргән кеше буларак, мин кызымны булдыра алыр дип күрәм. Булдыра алмаслык булса, мин аны, киресенчә, яшерергә тырышыр идем, уңайсыз булыр иде.

Бер әйбер белән мактаныйм әле, кемдер киңәш итеп тә кабул итә ала: кечкенә вакытта бөтен бала рәсем ясарга яратадыр, яңа квартирага күчкәч, мин аңа бөтен обойларны буярга рөхсәт иттем. Безнең бөтен стеналарга рәсем ясалган иде. Рәсемгә мөнәсәбәте минем аңа ирек бирүемнән дә килгәндер, дип уйлыйм.

Хатын-кыз бәхете турында сорыйсым килә.

Балаңның әтисе кем, дип сорыйсыңмы?

Анысын белү мәҗбүри түгел.

Хатын-кыз бәхете ул – минем ачылмый калган тема. Юк, мин ир кешегә «гаилә уюты» тудыра ала торган кеше түгел.

Бәлки, син ялгыш уйлыйсыңдыр.

Мин «даже» ашарга пешерергә, өй эшләре эшләргә яратмыйм, гомумән, гаилә кешесе түгел. Белмим, ул минем ачылмый калган инде...

Мәхәббәт барлыгына ышанасыңмы соң, әллә «шагыйранә ялган» дип уйлыйсыңмы?

Мәхәббәт бар инде ул, ялган хис түгел. Ул хис бала тудыруга китерә икән, димәк, мәхәббәт бар. Ләкин аны үстереп, гаилә төзүгә кадәр җиткерү – анысы бит талант. Нәкъ артистлык, язучылык таланты шикелле үк бер талант, һәм ул бөтен кешегә дә бирелми.

Элек гаиләне һәм иҗатны бергә тота алган хатын-кызлар әзрәк булган, ахры. Ничектер, иҗат кешесе ялгыз булырга тиеш, дигән нәрсәме ул, ниндидер шундый образ иде. Иҗади хатын-кыз – үзе генә... Ә хәзер сез – син, Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Батталовалар – «нормаль иҗат кешесе – ул гаиләле кеше» дигән икенче үрнәк тудырдыгыз. Хәзер хатын-кыз иҗатчының төп образы шундый бугай, бу – нык әйбәт. Ну мин андый була алмадым – язучы булмасам да, үземчә иҗат кешесе бит инде. Белмим, бәлки, дөрес эшләмәгәнмендер, үкенмим, никтер. Бәлки, мин әлегә үз кешемне тапмаганмындыр. Тормыш дәвам итә бит.

Пиар өчен яз әле, дип мөрәҗәгать итүчеләр бармы сиңа? Заказ буенча яза торган гадәтең бармы?

Чакыралар, тик миңа бит акчаны «Татар-информ» түли – шуңа да кешеләрне редакция максатларыннан чыгып сайлыйм. Яздырасы килгән кешеләр бар. Кайсы ачыктан-ачык та әйтә. Заказ дип әйтеп буламы андыйны? Үз ихтыярымда: телим – алам, теләмим – алмыйм. Әгәр ул кеше миңа кызык икән – мин аның белән эшлим, кызык түгел икән... Мактану була иде, әйеме: минем интервью алырга шактый озын исемлегем бар.

Һәркем җир йөзенә ниндидер миссия үтәр өчен килә...

Беренче миссияне барыбер әни итеп күрәм. Бу миссиямнең төп өлешен үтәдем кебек, чөнки баланы балигъ булу яшенә җиткердем. Балам үсеп беткән икән, мин аңа комачауларга тиеш түгел, шуңа мин хәзер миссияне журналистикага күчерәм. Ә журналистикада миссия... гаделлек урнаштыру дип әйтеп булмый инде, алай гына гаделлек урнаштыра алмыйбыз. Бәлки, күпмедер бер дәрәҗәдә, татар милләтенә хезмәт итүдер инде бу. Өч тиен зарплатага эшлибез икән, без бит инде хезмәт итәбез. Образлы итеп әйткәндә, базарга китсәк, күбрәк эшли алабыз. Китмәгәнбез икән, димәк, халыкка хезмәт итәбез, милләткә хезмәт итәбез. Төп миссиябез шул. Фанатизмдыр инде.

Беләсеңме, мин нишләргә телим?.. Театрның рәсми тарихы бар бит, ә мин рәсми булмаган тарихын язарга хыялланам. Һәрхәлдә, театрның соңгы 10-20-30 елдагы рәсми булмаган тарихын яза алам. Бәлки, аны кызык китап итеп эшләп булыр киләчәктә. Ничек бар – шулай итеп. Чөнки театр дөньясындагы бик күп вакыйгалар мәкаләләр буларак кереп киткән. Ләкин алар шулар эчендә югалырга да мөмкин. Ә бергә җыелса...

Минем үземә, мәсәлән, «Туташ» романын язганда, ХХ гасыр башы матбугаты, анда театр турында чыккан уч төбе кадәр генә язма да искиткеч зур хәзинә, энциклопедия булды. Синең язмаларың 21 гасыр татар театры тормышын елъязма кебек теркәп бара, аларның иң кыйммәтле ягы шулдыр.

Белмим инде, интернетта сакланып калырмы бу язмалар... Китап итеп җыя алырмынмы... Хыял бар.

Соңгы соравым сәеррәк: синең үзеңне кемнеңдер «җылы канаты астында» дип тойганың бармы?

«Җылы канат» дигәндә, кемнәндер материаль файда күрү күздә тотылса, беркемнең «кормушкасыннан» да ашаганым юк, хәтта «әйдә, интервьюларыңны җыеп чыгарыйк» дигән, спонсор булырдай кешеләрем дә юк. Һәрбер журналистның ниндидер мәгълүмат табуда ярдәм итүчеләре, киңәш бирүчеләре, дуслары була. Минем дә дусларым бар. Дусларым – җылы канат.

Әңгәмәдәш – Айгөл Әхмәтгалиева

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 27 март 2024
    Сирень
    Рэхмэт сезгэ.Икегезне дэ хормэт итэм.
  • 27 март 2024
    Исемсез
    Рузилә, маладис! Бик хезмәтчән, үз фикерле, профи, театр турында башка беркем дә шул хәтле белми!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100