Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рузилә Сафина авырган: «Исән-сау булганга, йокыдан рәхмәт хисе белән уянабыз»

«Авырып алганнан соң элек борчыган вакыйгаларга тыныч карарга, кыскасы, күп әйберләргә өйрәндек», — дип яза ул.

news_top_970_100
Рузилә Сафина авырган: «Исән-сау булганга, йокыдан рәхмәт хисе белән уянабыз»
https://www.instagram.com/ruzilya_safina/

«Акчарлак» газетасының шеф-мөхәррире, автор башкаручы, продюсер Рузилә Сафина авырып алганнан соң, инстаграм сәхифәсенә фәлсәфи уйларын язып куйган.

«Хәерле төннәр, дуслар! Исәннәрме, таза-саулармы сез?

Бүген редакциядән кызлар фото җибәрде. Чыршы бизәгәннәр, рәхмәт төшкерләре! Кечкенә генә булса да, төш кенә! Яңа ел рухы биреп утыра бүлмәдә! Күңелләр күтәрелеп китте. Алдагы елларда урман чыршысы бизи идек, заманага яраклашабыз. Ярар, иң мөһиме - исәнлек!

«Сүнгән йолдызлар» спектаклендә «Сугыш башланды» дигәнне ишеткәч, Мәгъдүм: «Мин сугышка бармыйм, мин бөкре», дип шатлана бит әле. Шуның кебек, без дә авырып алгач, исән-сау булгач, йокыдан рәхмәт хисе белән уянабыз. Элек борчылган вакыйгаларга тыныч карарга өйрәндем. Кыскасы, бик күп әйберләргә өйрәндек… Мәсәлән, өйдә торырга. Моңа кадәр озак вакыт өйдә тора алмам кебек тоела иде… Озаклап аш бүлмәсендә пешеренергә яратканымны да белдем.

Сүзем чыршы турында иде. Әллә кайларга кереп киттем. Чыршы куйдыгызмы әле сез? Без өйгә дә куйдык. Ирем подвалдан алып менде, кызым белән оныгым бизәделәр. Ә мин рәхәтләнеп аш бүлмәсендә аларны шатландырдым. Әлеге юлларны язганда да йөземдә елмаю. Авырмагыз. Елмаеп, шатланып яшәргә язсын! Хәерле Яңа еллар килсен», — дип язган ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100