news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рузил Минекаев шатлыклы хәбәр җиткерде

news_top

Танылган актер Рузил Минекаев һәм аның тормыш иптәше Азиза икенче тапкыр әти-әни булачак. Бу хакта пар социаль челтәрләрендә матур видео белән хәбәр итте. «+1», – дип яза алар, Азизаның йөкле булган видеосын күрсәтеп.

Актерлар гаиләсе Рэмил исемле малай тәрбияли. Ә туачак сабыйның кызмы, малаймы икәнлеген сер итеп калдырганнар.

Рузил Минекаев төрле әңгәмәләрдә үзенең бик бәхетле ир һәм әти булуын кат-кат ассызыклый, тормыш юлында нәкъ менә Азизаны очратуына шат булуын да әйтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар