Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рузилә Мөхәммәтова: «Тантана» театр премиясе үзен үзе юк итте

Автор театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен ел саен бирелә торган «Тантана» республика премиясенең компетентлы театр белгечләре булмавы аркасында юкка чыкканлыгына борчыла.

news_top_970_100
Рузилә Мөхәммәтова: «Тантана» театр премиясе үзен үзе юк итте

Татарстан театрларына һәм артистларына ниндидер бер маяк булып торган «Тантана» республика театр премиясе тугызынчы елында үзен үзе юк итте. Быел халыкара театр көнендә – 27 мартта үткән тантанада без бу премиянең юкка чыгу күренешенең шаһитлары булдык. Күрми калган булсагыз – видеосын тагын бер кат карап чыгыгыз – үзегез инанырсыз.

  • «Тантана» - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен ел саен бирелә торган профессиональ премия.
<~>

«Тантана» - Татарстан мәдәният министрлыгының театраль конкурсы һәм премиясе. Быел «Тантана» республика театр премиясен оештыру эшләре Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлегенә тапшырылды. Ә Берлек рәисе бу эшне Марсель Сәлимҗанов исемен йөрткән Актерлар йортына йөкләгән иде булса кирәк.

  • «Тантана» республика театр премиясен бирү буенча тугыз кешелек комиссия төзелгән. Алар - театр тәнкыйтьчесе, «Страстной бульвар» театр журналы редакторы Елена Глебова; сәнгать фәннәре докторы, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Вадим Дулат-Алеев; театр тәнкыйтьчесе, Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов; театр белгече, Казан мәдәният институты педагогы Гөлшат Фәттахова; кино белгече, ТР Театр әһелләре берлеге белгече, Казан театр училищесы педагогы Әдилә Хәйбуллина; ГИТИС студенты, Камал театрының маркетинг бүлеге белгече Гөлназ Хәсәнова; язучы, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр; Казан федераль университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Елена Шевченко; «Живой город» заманча сәнгатьне үстерү фонды һәм «Угол» иҗат лабораториясе директоры Елена Яркова.
<~>

Премия нигезләмәсендә комиссия театр тәнкыйтьчеләр, театр белгечләре, сәнгать белгечләре, әдәбият белгечләре, театр сәнгате турында язучы журналистлардан формалаштырыла диелсә дә, комиссиядә әдәбият белгечләре дә, милли сәнгать белгечләре дә, журналистлар да юк иде.

«Тантана»га кадәр бер атна элек

Татарстан мәдәният министрлыгында «Нәүрүз» театр фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә экспертлар проблемасы күтәрелде.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова милли театрлар буенча экспертлар булмавын милли театр сәнгатенә бәйле иң кискен проблемаларның берсе буларак күрсәтте.

«Мәдәният белән идарә итү системасында нинди генә яхшы белгечләр эшләмәсен, аларның карарлары экспертлар фикеренә таянып чыгарылырга тиеш. Бүген иң кыены – экспертлар табу. Алар юк дәрәҗәсендә», - диде ул.

«Милли театрлар буенча экспертлар юк, - дип министр сүзен куәтләде Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. - Башкаладан эксперт килә дә, өч минут эчендә безнең йөз ел дәвамында барлыкка китерелгәнне бәяләп куя. Ул контекстны белми».

Татарстанга төрле театр форумнары, фестивальләре һәм лабораторияләренә чакырылган белгечләрнең милли драматургияне һәм спектакльләрне аңламау күренешләре булгалады. Бу хәл аеруча TAT CULT LAB театр лабораториясендә ачык чагылды.

«Тантана»да

Тантана матур гына башланып китте. Оештырудагы иң зур казанышларның берсе – комиссия әгъзаларының сер саклый белүе. Татарстанның 15 дәүләт театрыннан Камал театры залына җыелган театр әһелләре конверт ачылганчыга кадәр лауреат исемен белмәделәр. Бәлки, кемнәрдер белгәндер дә, әмма нигездә сер сакланды.

Алып баручылар - әлеге дә баягы Камал театры артисты Рамил Вәҗиев һәм Искәндәр Хәйруллин. Рамилгә пар итеп ТЮЗ актрисасы Эльвина Булатова сайланган. Былтыр Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылышында Марат Башаровны кызыл келәмнән озатып барган актриса ул. Социаль челтәрләрдә кызны "эчке күлмәктән чыккан", дип тәнкыйтьләгәннәр иде. Әлбәттә, эчке күлмәк түгел иде инде ул. Европа тренды булган затлы күлмәк иде. Эльвина «Тантана»га озын күлмәктән килгән иде - Камал театрының ике йолдызы арасында үзен артык тыйнак тотты.

Кичә барышы турында язып тормыйм, «Татар-информ» онлайн трансляция алып барды һәм текст вариантында лауреатлар турында мәгълүмат биреп барды. Шулай да бер иң шәп номердан юллар китерәм. Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талиповның Татарстан Президентын сурәтләве иде ул. Текст авторы Илгиз Зәйниевтыр инде – «Тантана» сценариесен ул әзерләгән дигән мәгълүмат булды.

«- Фәридә Багисовна - ул «Фигаро в юбке» - «Фәридә тут, Фәридә там». Молодец, яхшы эшли.

- Буа мишәрләре мондамы? Бик яхшы эшли. Кысылмаган җире юк. 10 ел элек театр ачты, былтыр театрының 100 еллыгын үткәрде. Бик яхшы эшли. Буаны ил башкаласы итәргә дә мөмкин әле.

- Славутский мондамы? Юкмы? Начар! Ул минем приемныйда калгандыр. Мин, аннан качып, арт ишектән йөрим. Яхшы эшли. Тәҗрибәле. Карт бүре! Ә бүрене аяклары туендыра.

- Камал театры. Якупов мондамы? Сез кем, яшь егет! Мин якутларны түгел, Якуповны сорадым. Сез кая барып кайттыгыз әле? Һиндстанга? Анда татарлар бик күпмени?

- Килгәннәргә – молодцы! Килмәгәннәргә миннән сәлам! Монда бөтенесе театр әһелләреме? Нигә мактаулы исемнәрне һәм премияләрне гел бер үк кешеләр ала? Мин аларның бөтенесен таныйм. Күкрәкләрендә медаль тагар урын калмады.

- Бикчәнтәев мондамы? Театр елында бер артист та игътибарсыз калмасын! Үзегезгә белгечләр алыгыз? Бөтенесен белүче мондамы ул? Кая безнең бөдрә башлы Игъламов? Кемнәрнең атказанган артисты исеме юк – кулларыгызны күтәрегез! Аллага шөкер – кулларыгыз исән-сау, шул куллары белән эшләп алырга кирәк!

- Банкет буламы? Рәүфәл Сабирович! Опера театры безнең валюта белән эш итә – банкетның яртысын ул күтәрсен! Икенче яртысын Түбән Кама театрына тапшырам. Рөстәм исемен йөрткәч – булдырырсың! Театрлар безнең байлыгыбыз! Яхшы уйнагыз

Кичәнең гомумкүңелле өлеше шунда бетә. Алга таба – номинантлар арасыннан сайланган лауреатлар. Алкышлар, котлаулар... Лауреат булмаган номинантларның бер өлешенә махсус премияләр өләшенде.

Ниһаять – финал! Ни кызганыч, ул быелгы «Тантана»ның гына түгел, гомумән, «Тантана» театр премиясенең финалы – баешы иде.

Соңгы сүзне Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова әйтте: «Сезнең кәефегезне кырырга мәҗбүрмен. Без фикер алышканда «иң-иң» булган бер генә спектакльне аерып ала алмадык. Бу очраклы түгелдер. Бу премияне башлап җибәргәндә безнең төп максатыбыз театр вакыйгаларын күбрәк итү иде. Безнең хәзер дәүләти булмаган театрлар да барлыкка килде. Театр тормышы күп төрлеләнде», - дип дәвам итте ул.

«Ел вакыйгасы» дип номинантларның барысы да - Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының «Сөембикә» операсы, Казан дәүләт яшь тамашачылар театрының «Бал. Бесы» спектакле, Камал театрының «Тормышмы бу?» спектакле, «Живой город» заман сәнгатен үстерү фондының «Анна Каренина» иммерсив спектакле игълан ителде.

Безнең ел вакыйгасы булырдай спектакльләрнең күплеге бик яхшы. Әмма комиссия әгъзалары шушы спектакльләрнең сәнгати кыйммәтен, театраль яңалыгын бәяләп, берсен аерып ала алмаганнар.

«Тантана» республика тетар премиясенең нигезләмәсендә: «Ел вакыйгасы» һәм «Иң яхшы балалар спектакльләре» номинацияләрендә сәнгати бөтенлек, иҗади эзләнү һәм тамашачы уңышын берләштергән резонанслы куелышлар катнаша», диелгән. «Резонанслы» - ягъни, «иҗтимагый яңгыраш алган», дигән сүз.

Димәк, безнең экспертлар шушы дүрт спектакльне сәнгати бөтенлек һәм иҗади эзләнү ягыннан бәяли белмәде, резонанслы куелышны сайлап ала алмады.

Былтыргы «Тантана» экспертлары да «Ел вакыйгасы» итеп ике спектакльне билгеләгән иде – Минзәлә театрының «Иблис»е һәм Камал театрының «Әтәч менгән читәнгә» спектакльләре. «Әлиф» хореографик спектакле бераз читтәрәк калды - «Тантана» жюриы аның потенциалын күрмәде. Ә «Алтын битлек» милли театр премиясе жюриы шушы татар спектаклен югары бәяләде. Хәзер республикада конкрет роле өчен «Алтын битлек» премиясе алган бердәнбер артист – Нурбәк Батулла.

Былтыргы "Тантана" жюриы "Әлиф" спектакленең потенциалын күрмичә, аның "Алтын битлек"кә лаеклы булуын чамалый алмыйча, аңа төп премияне бирмәве аркасында театраль тамашачыдан һәм журналистлардан шактый тәнкыйть сүзләре ишетте. 

Быелгы жюри (аның әгъзаларының яртысы былтыргы затлар) тагын шул проблема алдында калды. Дүрт спектакльнең берсе - Камал театрының "Тормышмы бу?"спектакле алты номинациядә "Алтын битлек" номинанты. Тагын берсе - Казан өчен вакыйга булган иммерсив спектакль, режиссеры - Диана Сафарова. Тагын берсе - беренче тамашачысы Татарстан Президенты үзе булган "Сөембикә" операсы... Кыен сайлау. Кыен сайлау булу сәбәпле, ялгышырбыз дип куркып булса кирәк, жюри проблеманы бик җайлы гына хәл итте: берсен дә сайламады. Югарыдагылар сайласын! Бәласеннән башаяк.

Татар театры Язучылар берлеге юлыннан китте. Язучылар берлеге дә, Тукай премиясенә кандидатлар арасында бер кешене сайлый алмыйча, кеше белән сүзгә керәсе килмичә, өч кандидатны тәкъдим иткән иде бит. Югарыдагылар уйласын!  

Әйе, республика мәдәният министрлыгының спектакльнең сәнгати ягын һәм резонанслы куелышын дөрес бәяләп, аргументлар китереп дәлилләп бирә алган экспертлары - театр белгечләре юк. Мәдәният министрының таяныр милли театр белгечләре җитми. Аларны бит читтән дә китереп булмый. Алар милли театр үзенчәлекләрен аңламый. Үзебезнекеләр юу. Булганнары да... татар театрын Татарстанда яшәп тә татарча белергә омтылмаган кеше бәяли аламыни?! Артист сөйләшкән телне тоемламыйча аның эшенә балл куеп буламыни?!

Ирада Әюпова киләсе елда «Тантана» театр премиясенә бәйле ике яңалыкны җиткерде. Беренчедән, «Ел вакыйгасы» номинациясе булмаячак. Икенчедән, конкрет кеше хезмәте бәяләнәчәк – мәсәлән, сценографлар, гримерларны һәм театрның күп хезмәткәрләре билгеләп үтеләчәк.

Гример эшен бәяләү өчен тел кирәкми. Аны бәяләү эшен «глянцевый» туташлар да булдыра ала. Хуш, «Тантана»! Яхшы бәйге идең.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100